Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ирмия 11:11: «Мин аларның башларына... бәла-каза төшерермен»

Ирмия 11:11: «Мин аларның башларына... бәла-каза төшерермен»

«Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин аларның башларына котыла алмаслык бәла-каза төшерермен. Алар миннән ярдәм сораганда, мин аларны тыңламаячакмын» (Ирмия 11:11, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

«Шуңа күрә Раббы болай ди: „Мин аларга котыла алмаслык бәла-каза җибәрәм! Алар Мине ярдәмгә чакырачак, ләкин Мин аларны тыңламаячакмын» (Ирмия 11:11, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Ирмия 11:11 нең мәгънәсе

 Аллаһы Ирмия пәйгамбәрнең көннәрендә яшәгән яһүдләргә мөрәҗәгать иткән. Алар Йәһвәнең a тәкъва нормаларын санга сукмаган һәм аның пәйгамбәрләренең кайгыртучан төзәтүләрен кире каккан. Шуңа күрә ул аларны явыз юлларының ачы җимешләреннән яклап тормас иде (Гыйбрәтле сүзләр 1:24—32).

 «Шуңа күрә Йәһвә болай ди». «Шуңа күрә» сүзтезмәсе моннан алдагы шигырьләрне аннан соңгылары белән бәйли. Ирмия 11:1—10 да Йәһвә яһүдләрнең ата-бабалары белән килешү төзегәне, ләкин үз халкының бу килешүне бозганы турында әйтә (Чыгыш 24:7). Алар, үзләренең Барлыкка Китерүчесенә гыйбадәт кылу урынына, потларга табына башлаган. Бу мөртәтлек аркасында яһүдләр күп явыз эшләр кылган, шул исәптән балаларын корбанга китергән (Ирмия 7:31).

 «Мин аларның башларына... бәла-каза төшерермен». Еш кына Изге Язмаларда Аллаһы нәрсәдер эшли дип әйтелсә, ул моны рөхсәт итә дигәнне аңлата. Бу очракта да шулай булганмы? Йәһвәнең халкы, ялган аллаларга табынып һәм аның файдалы нормаларын санга сукмыйча, үз-үзләрен түзә алмаслык газапларга дучар иткән. Алар Аллаһының яклавын да югалткан. Нәтиҗәдә, куәтле дошман — Бабыл патшасы — Иерусалимны яулап, анда яшәүчеләрне әсирлеккә алып китә алган. Яһүдләр үзләре таянган илаһлардан ярдәм сораса да, бу илаһлар аларны коткара алмаган (Ирмия 11:12; 25:8, 9).

 Бу фаҗигаларның үз халкына дучар булуын рөхсәт итеп, Аллаһы гаделсез я явыз эш итмәгән. «Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми»,— дип әйтелә Ягъкуб 1:13 тә. Әлбәттә, кайбер тәрҗемәләрдә Ирмия 11:11 дә Аллаһы яһүдләргә «явызлык җибәрер» дип әйтелә. Әмма бу шигырьдә «явызлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук «бәла-каза» я «фаҗига» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу сүзләр яһүдләрнең дучар булган газапларын төгәл сурәтли.

 «Алар миннән ярдәм сораганда, мин аларны тыңламаячакмын». Йәһвә «куллары канга баткан» я ялган аллаларга таянган кешеләрнең догаларын тыңламый (Ишагыя 1:15; 42:17). Әмма, яман юлларын калдырып, тәүбә иткән һәм, басынкылык күрсәтеп, үзенә кайткан кешеләрне ул тыңлый (Ишагыя 1:16—19; 55:6, 7).

Ирмия 11:11 нең контексты

 Б. э. к. 647 елда Йәһвә Ирмияне үзенең пәйгамбәре итеп билгеләгән. 40 ел буе Ирмия Яһүд халкын Аллаһының киләчәк хөкеме турында кисәткән. Ләкин алар тыңларга теләмәгән. Шул вакытта пәйгамбәр Ирмия 11:11 дәге сүзләрне язган. Ахыр чиктә, б. э. к. 607 елда пәйгамбәрлек кисәтүләр үтәлгән булган: бабыллылар Иерусалимны яндырып җимергән (Ирмия 6:6—8; 39:1, 2, 8, 9).

 Ирмия китабында өмет хәбәре дә бар. Йәһвә болай дигән: «Сез Бабылда 70 ел үткәргәч, мин... сезне бу урынга [яһүдләрнең туган иленә] кире кайтарып, вәгъдәмне тормышка ашырырмын» (Ирмия 29:10). Йәһвә үз вәгъдәсен б. э. к. 537 елда, мидиялеләр белән фарсылар Бабылны яулап алгач, тормышка ашырган. Йәһвә бөтен империя буйлап таратылган үз халкына туган илләренә кайтырга һәм хак гыйбадәтне торгызырга рөхсәт иткән (2 Елъязма 36:22, 23; Ирмия 29:14).

 Ирмия китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Аллаһының дүрт еврей хәрефеннән торган шәхси исеменең татарча язылышы. Ни өчен соң күп кенә тәрҗемәчеләр, еврей кулъязмасында Аллаһының шәхси исеме очраганда, аны «Раббы» дип тәрҗемә иткән? Моны белер өчен, «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне укыгыз.