Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Баланы ничек тәрбияләргә?

Баланы ничек тәрбияләргә?

 Нәрсә белергә кирәк?

 Бүген кайбер культураларда балалар үз ата-аналары белән бик якын мөнәсәбәттә тора һәм алардан җитәкчелек эзли. Башка культураларда исә балалар ешрак үз яшьтәшләре белән киңәшләшә.

 Соңгы очракта балалар үз ата-аналарының хакимлеген әллә ни хөрмәт итми. Андый балалар яшүсмерләр булып киткәндә, ата-аналары алар өстеннән бөтенләй хакимлекләрен югалткан дип сизә ала. Һәм бу гаҗәпләндерми. Балалар үз яшьтәшләре белән күп вакыт үткәргәндә, алар бер-берсен тәрбияли дип әйтеп була.

 Ни өчен еш кына балалар ата-аналарына караганда үз яшьтәшләренә якынрак булып китә? Кайбер сәбәпләргә игътибар итик.

  •   Мәктәп. Балалар күпчелек вакытны башка балалар белән үткәргәндә, бер-берсенә якын булып китә һәм алар өчен бер-берсенең хуплавы ата-аналарының хуплавына караганда мөһимрәк булып китә. Алар яшүсмерләр булып киткәч, бу караш тагы да ныграк булып китә ала.

    Балалар өчен ата-аналарының хуплавы яшьтәшләренең хуплавына караганда мөһимрәк булырга тиеш.

  •   Бергә аз вакыт үткәрү. Күп кенә гаиләләрдә балалар мәктәптән кайтканда, өйләрендә беркем булмый, чөнки ата-аналары эштә була.

  •   Яшүсмерләрнең тормыш рәвеше. Яшүсмер чакларында балаларга яшьтәшләренең фикер йөртү рәвеше нык тәэсир итә. Алар, бер-берсенә охшарга тырышып, бер төрле киенә, сөйләшә һәм эш итә. Яшьтәшләренең алар турында нәрсә уйлавы ата-аналарының фикереннән еш кына өстенрәк була.

  •   Сәүдә. Күп кенә товарлар һәм күңел ачу төрләре нәкъ яшьләр өчен уйлап чыгарыла. Моның аркасында ата-аналарга һәм балаларга бер-берсен аңлау тагы да авыррак була. Психолог Роберт Эпстин әйтүенчә, «яшүсмерләрнең үз тормыш рәвеше булмаган булса, күп кенә мультимиллиардер компанияләр юк булыр иде» a.

 Нәрсә эшләп була?

  •   Балагыз белән якын мөнәсәбәттә булыгыз.

     Изге Язмаларда әйтелә: «Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бу сүзләр синең йөрәгеңдә булырга тиеш, һәм син аларны балаларыңның күңеленә салырга һәм алар турында өеңдә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләргә тиеш» (Канун 6:6, 7).

     Балаларның яшьтәшләре аларга дус була алса да, аларга ата-аналары бирә алган җитәкчелекне бирә алмый. Ләкин яхшы хәбәр дә бар: белгечләр әйтүенчә, күпчелек балалар үз ата-аналарын хөрмәт итә һәм аларның хуплавын алырга тели. Балаларыгыз белән якын мөнәсәбәттә булсагыз, сез аларга яшьтәшләренә караганда ныграк тәэсир итәрсез.

     «Балаларыгыз белән вакыт үткәрегез. Алар белән көндәлек эшләр башкарыгыз: ашарга пешерегез, өйне җыештырыгыз һәм хәтта өй эшен әзерләгез. Бергә күңел ачыгыз: уйнагыз, фильмнар я телевизор карагыз. Бергә үткәргән вакыт һәрвакыт эчтәлекле булырга тиеш дип уйламагыз. Балалар белән җитәрлек вакыт үткәрмәсәгез, мөнәсәбәтләрегез якын булмас» (Лорейн).

  •   Балагыз яшьтәшләре белән генә дуслашмасын.

     Изге Язмаларда әйтелә: «Бала күңеленә акылсызлык сеңгән» (Гыйбрәтле сүзләр 22:15).

     Кайбер ата-аналар үз балаларының күп дуслары бар икәнен күргәндә, моңа шатлана. Ләкин онытмагыз: яшьтәшләре белән дуслашу балага башкалар белән тату булырга өйрәнергә булышса да, җитлеккән булыр өчен, аңа төрле яшьтәге кешеләр белән дуслашу кирәк. Яшьтәшләре балага кирәкле җитәкчелек бирә алмый. Яратучан ата-анасы исә аңа иң яхшы җитәкчелек бирер.

     «Баланың яшьтәшләре кайбер нәрсәләрне белсә дә, аларның әле тормыш тәҗрибәләре һәм зирәклеге юк. Шуңа күрә алар бер-берсенә яхшы карарлар кабул итәргә булыша алмый. Балалар, киңәшләрне үз ата-аналарыннан эзләгәндә, тиешенчә җитлегә» (Надя).

  •   Акыллы җитәкчелек бирегез.

     Изге Язмаларда әйтелә: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

     Олыгая барганда да, балаларыгыз, сезнең белән вакыт үткәреп, күп файда ала ала. Аларга яхшы үрнәк күрсәтегез.

     «Ата-аналар үз балалары өчен иң мөһим үрнәк булып тора. Балалар үз ата-аналарын кадерләргә һәм хөрмәт итәргә өйрәтелгәндә, үскәч алар кебек булырга теләр» (Кэтрин).

a «Teen 2.0—Saving Our Children and Families From the Torment of Adolescence» китабыннан.