Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Балалар белән расачылык һәм милләтчелек турында сөйләшегез

Балалар белән расачылык һәм милләтчелек турында сөйләшегез

 Әле яшь чагында балагыз шуңа игътибар итәр: кайбер кешеләргә, аларның тәннәре я милләтләре башка булганга, башкарак карыйлар. Аңа да андый караш йокмасын өчен сез нәрсә эшли аласыз? Ә бәлки балагыз, үз тәненең төсе я үз милләте башка кешеләрнекеннән аерылып торганга, зыян күргәндер. Аңа ничек булышып була?

Бу мәкаләдә

 Балага расалар һәм милләтләр турында сөйләгез

 Нәрсә аңлатырга? Төрле илләрдә төрле кешеләр яши һәм алар бер-берсенә охшаш түгел. Аларның культуралары да аерылып тора. Шул төрлелек аркасында кайбер кешеләр башка кешеләрне җәберли башлый. Аларга кайвакыт шул кешеләрнең тышкы кыяфәте ошамый, кайвакыт аларның тотышлары ачуларын чыгара.

 Ләкин Изге Язмалар буенча, бар кешеләр бер үк ата-анадан башлангыч алган. Димәк, без бер-беребезгә, ерак туган булсак да, барыбер туган булып калабыз.

«Ул [Аллаһы] бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26).

 «Без шуңа игътибар иттек: балаларыбыз төрле раса кешеләре белән аралашып һәр кешенең яратуга һәм хөрмәткә лаек булуын күрә» (Карен).

 Расачылык һәм милләтчелек. Балага моны ничек аңлатырга?

 Иртәме-соңмы балагыз яңалыкларда бер раса кешесе икенче раса кешесен гаделсез җәберләгәне я хәтта аңа каршы берәр җинаять кылганы турында ишетер. Сез балага моны ничек аңлатырсыз? Аңлатканда, аның яшен исәпкә алыгыз.

  •   Әле мәктәпкә йөрмәгән бала. «Ата-аналар» дигән журналда Эллисон Бриско-Смит исемле психологның сүзләре китерелә: «Сабыйлар гаделлек, я гаделсезек турында әйткәндә, бик сизгер. Алар белән гаделсез эшләр турында сөйләшегез» («Parents»).

«Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35).

  •   Мәктәптә укый башлаган бала. 6—12 яшьлек бала бик кызыксынучан. Кайвакыт ул авыр сораулар бирә. Булдырганча, җавап бирегез. Баланың мәктәптә һәм масса күләм мәгълүмат чараларында күргәннәре турында сөйләшегез. Шуны аңлатыгыз: башка раса я милләт кешесенә тискәре караш белән карау дөрес түгел.

«Һәммәгез дә уй-фикердә бердәм булып, бер-берегезнең хәленә кереп, бер-берегезне туганнарча яратып, кызганып, басынкы булып яшәгез» (1 Петер 3:8).

  •   Яшүсмерләр. Яшүсмер бала күп нәрсәне аңлап үзләштерә ала. Бу чорны акыллы кулланыгыз һәм, бер раса кешесенең икенче раса кешесен җәберләве турында хәбәр яңгыраганда, аның белән фикер алышыгыз.

«Җитлеккәннәр... үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

 «Иртәме-соңмы балаларыбыз, кайда гына яшәсәләр дә, расизм белән очрашачак. Өйдә моның турында фикер алышмасак, аларның башка кешеләрнең карашларын үзләштерүләре бар. Кешеләр аларга ялган сөйләп, әйткәннәре хак дип әйтергә мөмкин» (Таня).

 Үрнәк күрсәтегез

 Бала башкалардан үрнәк алып үсә. Шуңа күрә, әти-әниләр, нәрсә турында һәм ничек сөйлисез, үзегезне ничек тотасыз — моңа игътибар итегез. Мондый сораулар турында уйланыгыз:

  •   Берәр раса я милләт кешесе турында шаяртырга, аларны мыскыл итәргә гадәтем юкмы? Балалар һәм яшүсмерләр психологиясе академиясе (АКШ) чыгарган басмада болай диелә: «Балагыз сезне күзәтеп һәм тыңлап тора. Алар сезнең үрнәгегез буенча эш итә».

  •   Чит илдә яшәгән, башка милләт кешесе белән бергә вакыт үткәрергә яратабызмы? Педиатр Аланна Нзома болай дип әйтә: «Балагызның башка милләт һәм культура кешесе белән үзен дусларча тотуын теләсәгез, үзегез бу яктан яхшы үрнәк булыгыз».

«Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз» (1 Петер 2:17).

 Гаиләбез төрле илләрдә яшәүче кешеләрне кунак итте. Без аларның яраткан ризыклары, музыкалары һәм милли киемнәре белән таныштык. Балалар белән сөйләшкәндә, без кешенең расасына түгел, ә аның үзенә игътибар итә идек. Без беркайчан да үз культурабыз белән мактанмадык» (Катарина).

 Бала, үз милләте я расасы аркасында, зыян күрсә нәрсә эшләргә?

 Безнең көннәрдә кешеләрне аермау турында күп әйтелсә дә, кешене аның милләтенә һәм расасына карап бәялиләр. Шуңа күрә балагызның моның аркасында гаделсезлек белән очрашуы бар. Аеруча аның милләте башкалар белән чагыштырганда кечерәк булса, аңа мыскыллап карарлар. Бала андый хәлгә эләксә нәрсә эшләргә?

 Барысын тикшерегез. Аны юри рәнҗеткәннәрме, я уйламыйча әйтеп куйганнармы? (Ягъкуб 3:2). Рәнҗеткән кеше белән сөйләшергә кирәкме? Я бу хәлгә игътибар да итеп торасы юкмы?

 Акыл белән эш итәргә кирәк. Изге Язмаларда яхшы киңәш бирелә: «Рәнҗергә ашыкма» (Вәгазьче 7:9). Кешене аның милләтенә я расасына карап берәрсе рәнҗетсә моны болай гына калдыру акыллы булмас иде. Шулай да баланы расасы я милләте аркасында гына рәнҗетәләр дип уйлау дөрес булмас иде.

 Әлбәттә, һәр очрак үзенчәлекле. Шуңа башта барысын белешегез, аннан соң гына эш итегез.

«Сүзне тыңламыйча җавап бирү — ахмаклык һәм хурлык» (Гыйбрәтле сүзләр 18:13).

 Барысын тикшереп чыккач үзегезгә мондый сораулар бирегез:

  •   «Балам кешеләрдән начарны гына көтеп яшәсә һәм һәр мыскыл итү аның милләте я расасы аркасында дип уйласа, бу аңа файда китерерме?»

  •   «Бәлки аңа Изге Язмалардагы мондый киңәш буенча эш итү файда китерер: „Кешеләр сөйләгән һәрбер сүзне йөрәгеңә якын алма“?» (Вәгазьче 7:21).

«Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5).

 Баланы белеп мыскыл итсәләр, нәрсә эшләргә? Балага шуны аңларга булышыгыз: аның үзен тотышына карап хәл я яхшы, я начар якка үзгәрергә мөмкин. Кайвакыт мыскыллаучы я рәнҗетүче кешенең максаты — кешене берәр нәрсә әйтергә я эшләргә мәҗбүр итү. Андый очракларда бала җавап биреп тормасын.

«Утын булмаса, учак сүнә» (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

 Шулай да, әгәр бу куркынычсыз булса, балагыз мыскыллаучы кеше белән сөйләшеп ала ала. Бәлки балагыз тыныч кына болай дип әйтә алыр иде: «Кызганыч, әмма син мине рәнҗетә торган сүзләр әйттең (я рәнҗетә торган эшләр кылдың)».

 Тулган хәлне тиешле кешеләргә җиткерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килсәгез. Әгәр балагызга куркыныч янаса я башка берәр сәбәп аркасында туган хәлне тиешле кешеләргә җиткерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килсәгез, мәктәп администрациясе я хәтта полиция хезмәткәрләренә барысын сөйләп бирегез.