Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Аерылышу балаларга ничек тәэсир итә?

Аерылышу балаларга ничек тәэсир итә?

 Бер-берсе белән тату яши алмаган ирле-хатынлылар балалары өчен, этле-мәчеле ата-аналары белән яшәгәнче, аерылышу яхшырак булыр дип әйтә. Ә чынбарлыкта шулаймы?

 Аерылышуның балаларга тәэсире

 Тикшерүләр күрсәткәнчә, аерылышу балага бик начар тәэсир итә. Ата-аналары аерылышкан балалар:

  •   ярсу, борчылу хисләрен кичерә һәм депрессиягә дучар була ала

  •   үзләренә я башкаларга зыян китерә ала

  •   начар укый башларга я мәктәпне ташларга мөмкин

  •   чирләргә бирелүчән булып китә ала

 Өстәвенә, күп балалар үзләрен әти-әнисенең аерылышуында гаепли. Алар үзләрен моның сәбәбе дип саный я моңа юл куймаска тиеш булган дип уйлый.

 Ата-аналары аерылышкан балалар, үскәч тә, моның аяныч нәтиҗәләрен ура ала. Алар үзләрен түбән бәяли һәм аларга башка кешеләргә ышану авыр була. Шулай ук аларның үз гаиләләрендә авырлыклар туса, еш кына алар үзләре дә аерылыша.

 Нәтиҗә. Кайберәүләр балалары өчен аерылышу яхшырак булыр дип әйтсә дә, тикшерүләр моны расламый. «Аерылышу балаларны бәхетсез итә»,— дип яза белгеч Пенелопа Лич a.

 Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

 Аерылышсам, балам бәхетлерәк булырмы?

 Кайберәүләр әйе дип әйтер. Ләкин онытмагыз: гадәттә, ата я ананың хисләре һәм баланың хисләре төрле. Аерылышырга булган кеше яңа тормышны тели. Ә бала андый үзгәрешләрнең булуын теләми, ул үз әти-әнисе белән бергә калырга тели.

 Меңләгән аерылышулар тикшерелгәч, аерылышу тәэсире турындагы бер китапта мондый нәтиҗә ясала: «Шунысы ап-ачык: балалар бәхетлерәк булып китми. Киресенчә, алар турыдан-туры: „Әти-әнием аерылышкан көнне минем балачагым тәмамланды“,— дип әйтә». Китапта өстәлә: балага дөнья инде «куркынычрак һәм ышанычсызрак булып күренә, чөнки аның иң якын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләр какшады» («The Unexpected Legacy of Divorce wrote»).

 Нәтиҗә. Аерылышудан соң балаларның бәхетлерәк булып китүе бик шикле.

 Изге Язмалардагы принцип: «Рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).

 Икебез дә балабызны тәрбияләсәк, миңа моның турында нәрсә белергә кирәк?

 Кайбер аерылышкан ата-аналар баласын тәрбияләүдә элеккегечә, бер гаилә булгандай, катнашырга тырыша. Ләкин хәзер инде бергә тәрбияләү — катлаулы нәрсә. Тикшерүләр буенча, аерылышкан ата-аналар еш кына:

  •   балалары белән азрак вакыт үткәрә

  •   балаларын төрле, бер-берсенә каршы килгән нормаларга өйрәтә

  •   гаеп хисе я арыганлыгы аркасында балаларга барысын рөхсәт итә

 Аерылышудан соң бала әти-әнисенең хакимлеген кире кага башлый ала. Әти-әнисе бергә булу вәгъдәләрен үти алмаганга, бала: «Ник мин аларны тыңларга тиеш?» — дип уйларга мөмкин.

 Нәтиҗә. Аерылышкач баланы бергә тәрбияләү, гадәттә, катлаулы була. Ләкин балаларга бу хәлне кичерү тагы да авыррак.

 Изге Язмалардагы принцип: «Балаларыгыз боегып китмәсен өчен, аларның ачуларын чыгармагыз» (Көләсәйлеләргә 3:21, искәрмә).

 Проблеманы яхшырак чишү юлы юкмы?

 Аерылышудан соң яңа тормышны башлар өчен, күп тырышлык таләп ителергә мөмкин. Ирле-хатынлылар бу тырышлыкларны үз никахларын саклар өчен кулланса, яхшырак булыр иде. «Хәзер никах мөнәсәбәтләрегез начар булса, бу аларны яхшыртып булмый дигән сүз түгел. Вакыт узу белән, бәхетсез парларның күбесе, үз никахларын саклаганга, бәхетлерәк булып киткән» («The Case for Marriage»). Тулаем алганда, балаларга, әти-әниләре бергә булганда, күпкә яхшырак.

 Шулай да бу аерылышырга беркайчан да ярамый дигән сүз түгел. Изге Язмалар буенча, җенси әхлаксызлык аркасында аерылышу рөхсәт ителә (Маттай 19:9). Әмма анда «алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Аерылышырга җыенган ирле-хатынлылар барысын, аеруча аерылышулары балаларына ничек тәэсир итәчәген, исәпкә алырга тиеш.

 Әлбәттә, гаиләне саклар өчен, тырышлыклар таләп ителә. Изге Язмалар ирләргә дә, хатыннарга да, никахлары дәвамлы һәм бәхетле булсын өчен, кирәкле сыйфатларны үстерергә ярдәм итә һәм иң яхшы киңәшләр бирә, чөнки Изге Язмаларның авторы Йәһвә Аллаһы — гаиләнең Барлыкка Китерүчесе (Маттай 19:4—6).

 Изге Язмалардагы принцип: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче» (Ишагыя 48:17).

a «Your Growing Child—From Babyhood Through Adolescence» китабыннан.