Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эшне югалту. Изге Язмалардагы нинди принциплар булыша ала?

Эшне югалту. Изге Язмалардагы нинди принциплар булыша ала?

 Эшне югалту акчасыз калу дигәнне генә аңлатмый. Бу гаиләңә дә тәэсир итәчәк. Үзеңә бу борчылу китерер, җан тынычлыгы югалыр. Әмма Изге Язмалардагы принциплар сиңа булыша ала. Аста аларның кайберләре китерелә.

  •   Башкаларга үз күңелеңне бушат

     Изге Язмаларда болай диелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

     Эшсез калу сине боектырыр, ачу хисе туар. Син, бәлки, нәрсә эшләргә белмәссең я үзеңне булдыксыз бер кеше итеп санарсың. Гаиләдәгеләргә һәм якын дусларыңа үз күңелеңне бушаткач, син үзеңне яхшырак хис итә башларсың. Алар сиңа гамәли киңәшләр бирер һәм бу сиңа чиктән тыш борчылмаска булышыр.

  •   Чиктән тыш борчылмаска тырыш

     Изге Язмаларда болай диелә: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак» (Маттай 6:34).

     Изге Язмалар безне барысын алдан планлаштырырга киңәш итә (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Ләкин анда киләчәк турында чиктән тыш борчылмагыз дигән киңәш тә язылган. Кешеләрнең һичкайчан да булмаячак нәрсәләр турында борчылу гадәте бар. Бүген нәрсә башкара аласың, шуның турында уйларга тырыш.

     Эшсез калганга стресс кичерсәң, сиңа Изге Язмалар булыша ала. Күбрәк белер өчен, «Стрессны ничек кичереп чыгарга?» дигән мәкаләне кара.

  •   Акчаларны саграк куллан

     Изге Язмаларда болай диелә: «Мин ярлылыкның да, муллыкның да нәрсә икәнен беләм» (Филипиялеләргә 4:12).

     Юрганыңа карап аягыңны суз. Бәлки, акча акыллырак тотылсын өчен кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк булыр. Кирәкмәгән бурычларга кермә (Гыйбрәтле сүзләр 22:7).

     Булган акчаны акыл белән кулланырга өйрәнер өчен, «Әзрәк акчага ничек яшәп була?» дигән мәкаләне кара.

  •   Вакытны яхшырак кулланырга өйрән

     Изге Язмаларда болай диелә: «Үзегезне зирәк тотыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Көләсәйлеләргә 4:5).

     Хәзер эшкә бару графигың инде булмаса да, вакытыңны дөрес кулланыр өчен план төзе. Шулай итеп тормышыңда ниндидер тәртип булачак һәм син үзеңне хөрмәт итеп торырсың.

  •   Җайлашырга тырыш.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

     Сиңа тәкъдим ителгән эшләр, элеккесеннән аерылып торса да, аларга ризалаш. Бәлки, алар әллә ни престижлы түгелдер, я аларны башкарганың өчен, сиңа әзрәк түләрләрдер. Моңа әллә ни игътибар итеп торма.

  •   Бирешмә

     Изге Язмаларда болай диелә: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә, чөнки кайсысы — монысымы, тегесеме үсеп чыгачагын белмисең» (Вәгазьче 11:6).

     Эш эзләвеңне дәвам ит. Моның турында башкаларга «чәчеп» тор. Туганнарың, танышларың, элекке эштәшләрең һәм күршеләрең моның турында белсен. Эш тәкъдим итә торган һәр чыганакны һәм сайтны куллан. Эшкә урнашу алдыннан үткәрелә торган һәр сөйләшүгә ризалаш. Эш табылганчыга кадәр гаризар тутырыр.