Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛУ МӨМКИН

Аллаһы сезгә якынмы? Сез моны сизәсезме?

Аллаһы сезгә якынмы? Сез моны сизәсезме?

«Аллаһы белән мөнәсәбәтләрең якын булса, иминлек, тынычлык һәм ышаныч хис итәсең. Син Аллаһының һәрвакыт яныңда булуын һәм сине кайгыртуын сизәсең» (КРИСТОФЕР ИСЕМЛЕ ГАНАДАН БЕР ЯШЬ КЕШЕ).

«Аллаһы синең бар бәла-казаларыңны белә, ул сине бик кайгырта һәм ярата, син, бәлки, моңа хәтта өметләнмәгәнсеңдер дә» (АЛЯСКАДАН (АКШ) 13 ЯШЬЛЕК ХАННА).

«Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр сиңа юаныч бирә. Алар — шундый кыйммәтле хәзинә!» (ЯМАЙКАДАН 40 ЯШЬЛӘР ТИРӘСЕНДӘГЕ ДЖИНА).

Кристофер, Ханна һәм Джинаның уй-хисләре башка кешеләргә дә хас. Бөтен дөнья буенча кешеләр шикләнми: Аллаһы аларны үз дуслары дип саный. Ә сезне дус дип саныймы? Сез нәрсә әйтер идегез, Аллаһы сезгә якынмы? Ә, бәлки, сезнең аңа якынлашасыгыз киләдер, ә инде якын булсагыз, тагы да якынрак буласыгыз килмиме? Бәлки, сез: «Бу мөмкинме? Ничек инде гади кеше Аллаһы Тәгалә белән дуслашсын ди?» — дип уйлап куярсыз.

АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛУ МӨМКИН

Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы белән дуслашу мөмкин. Ишагыйя китабы буенча, Аллаһы Ибраһимны үз дусты дип атаган (Ишагыйя 41:8). Ягъкуб 4:8 дәге җылы сүзләргә дә игътибар итегез: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр». Шуннан Аллаһы белән дуслашу мөмкин дигән нәтиҗә ясыйбыз. Ләкин күзгә күренми торган Аллаһыга ничек «якынлашырга»?

Бу сорауга җавап табыйк. Кешеләр бер-берсе белән ничек дуслашып китә? Башта алар таныша. Аралашкан саен, үз уйларын һәм хисләрен уртаклаша, нәтиҗәдә, яхшы дуслар булып китә. Бер-берсенә ярарга тырышкан саен, аларның аралары ныгый бара. Нәкъ шулай итеп Аллаһы белән мөнәсәбәтләр үсә. Әйдәгез, монда җентекләбрәк тукталыйк.