Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Периодик цикадаларның тормыш циклы

Периодик цикадаларның тормыш циклы

ЦИКАДАЛАР — саранчага охшаш бөҗәкләр — Антарктикадан тыш бар континентларда яши. Периодик цикадалар исә Американың төньяк-көнчыгышында гына яши, һәм бу төр биологларны инде күптән гаҗәпкә калдыра.

Игътибар итегез. Миллионлаган периодик цикада яз көнне кинәт чыга да берничә атна гына күренә. Шул кыска вакыт эчендә алар кабыкларын сала, колак тондыргыч итеп чыркылдый, очып йөри, ишәя, ә аннары үлә. Шунысы кызык: киләсе буын, төренә карап, я 13, я 17 елдан соң гына чыга. Шул еллар дәвамында алар белән нәрсә була?

Бу сорауга җавап бирер өчен, безгә периодик цикадаларның үзенчәлекле тормыш циклын аңларга кирәк. Чыкканнан соң бер атна узгач, олы цикадалар кушыла, һәм ана җенестәгеләре агач ботакларында 400—600 күкәй сала. Күп тә үтми, олы цикадалар үлә. Берничә атнадан соң күкәйләрдән яшь кортлар (нимфалар), чыгып, җиргә төшә, туфрак эченә күмелә һәм җир асты тормышларын башлый. Анда алар еллар буе агач-куакларның тамырларыннан сок эчеп ята. 13 я 17 елдан соң алар чыга һәм яңа цикл башлана.

«Табигать» журналының бер мәкаләсендә әйтелгәнчә, бу цикадаларның катлаулы тормыш циклы «галимнәрне гасырлар буе аптырашта калдырган... Хәтта бүген дә энтомологлар бу бөҗәкләрнең гадәти булмаган тормыш циклының эволюциясен аңлата алмый» («Nature»). Бу күренеш хайваннар дөньясында гаҗәеп сер булып кала.

Сез ничек уйлыйсыз? Периодик цикадаларның тормыш циклы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?