Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА

Үз гадәтләреңә ничек хуҗа булырга?

Үз гадәтләреңә ничек хуҗа булырга?
  • АЙДАРНЫҢ будильнигы шалтырый. Аның әле йоклыйсы килә, әмма ул шунда ук тора, кичтән әзерләгән спорт киемен кия дә бераз йөгереп алыр өчен өйдән чыга. Соңгы елны ул атнага өч тапкыр шулай эшли.

  • Алия әле генә ире белән бәхәсләшкән. Ачуы чыгып һәм күңелсезләнеп, ул кухняга йөгереп чыга, шоколадлы конфетлар салынган пакетны ала да барысын ашап бетерә. Кәефе кырылганда, ул һәрвакыт шулай эшли.

Айдар белән Алиянең нинди уртак ягы бар? Алар моны абайлыймы, юкмы, икесенә дә гадәт тәэсир итә, ә гадәт, белгәнебезчә, зур көчкә ия.

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сезнең файдалы гадәтләр үстерәсегез киләме? Бәлки, сез регуляр рәвештә физик күнегүләр ясарга, йокларга иртәрәк ятарга я туганнар белән ешрак аралашырга телисездер.

Икенче яктан, бәлки, сезнең начар гадәтләрдән арынасы, мәсәлән, тәмәке тартуны ташлыйсы, файдасыз ризык азрак ашыйсы я интернетка азрак вакыт сарыф итәсе килә торгандыр.

Әйе, начар гадәтне җиңү авыр булырга мөмкин. Аны салкын көндәге җылы карават белән чагыштырып була: андый караватка кереп яту җиңел, торуы исә авыр!

Сез үз гадәтләрегезгә ничек хуҗа була аласыз? Алар сезгә зыян түгел, ә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә? Киләсе мәкаләләрдәге Изге Язмаларга нигезләнгән өч киңәшкә игътибар итегез.