Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярату күрсәтегез

Ярату күрсәтегез

Авырлык

Тискәре караштан тиз генә арынып булмый. Вирустан савыгыр өчен вакыт һәм тырышлыклар кирәк булган кебек, тискәре карашны җиңәр өчен дә вакыт һәм тырышлыклар таләп ителә. Нинди тырышлыклар?

Изге Язмалардагы принцип

«Мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:14).

Бу нәрсәне аңлата? Игелекле эшләр кешеләрне берләштерә. Башкаларга ярату күрсәткәндә, бездә тискәре мөнәсәбәт юкка чыга. Башкаларны яратырга өйрәнгәндә, йөрәгебездә нәфрәт һәм тискәре хисләр өчен урын калмый.

Нәрсә эшләп була?

Ниндидер төркем кешеләренә тискәре караш белән карасагыз, алар өчен нинди игелекле эшләр кылып булганы турында уйланыгыз. Бу эшләр әллә ни зур булмаска да мөмкин. Мәсәлән, болай эшләп карагыз:

Ярату күрсәткән саен, тискәре карашыгыз бетә барыр

  • Ишекне тотып я җәмәгать транспортында урын биреп, ул кешеләргә хөрмәт күрсәтегез.

  • Алар сезнең телегездә яхшы сөйләшмәсә дә, алар белән бераз аралашып алыгыз.

  • Алар үзләрен сәер тота кебек күренсә, аларга карата сабыр булыгыз.

  • Алар үз проблемалары турында сөйләсә, аларның хәленә керергә тырышыгыз.