Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Марсело, Йомара һәм Ивер (сулдан уңга). Аларның һәрберсенең кулларында Брайль шрифтында бастырылган испан телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең томы.

Алар яратуны гамәлдә күргән

Алар яратуны гамәлдә күргән

ЙОМАРА һәм аның энеләре, Марсело белән Ивер, Гватемаланың бер кечкенә авылында яши. Изге Язмаларны беренче булып Йомара өйрәнә башлаган, һәм вакыт узу белән аңа энеләре дә кушылган. Әмма бер проблема булган: аларның өчесе дә сукыр һәм берсе дә Брайль шрифтында укый белмәгән. Шуңа күрә алар белән өйрәнү үткәргән абый-кардәш аларга өйрәнү материалын һәм Изге Язмалардагы шигырьләрне кычкырып укый торган булган.

Авырлыкларның тагын берсе җыелышларга йөрү белән бәйле булган. Алар якынча 40 минут ераклыкта урнашкан Патшалык Залына үзләре генә барып җитә алмаган. Әмма кардәшләр Йомара һәм аның энеләре бар очрашуларга килә алсын өчен кайгырткан. Ә аларга уку йөкләмәләре бирелә башлагач, абый һәм апа-кардәшләр аларга үз йөкләмәләрен яттан сөйләргә өйрәнергә ярдәм иткән.

2019 елның май аеннан җыелыш очрашулары аларның авылларында үтә башлаган. Шул вакытка анда пионерлар булып хезмәт иткән бер ирле-хатынлы пар күченгән. Алар Йомара, Марсело һәм Иверны Брайль шрифты буенча укырга өйрәтергә теләгән, хәтта үзләре аны белмәсәләр дә. Алар Брайль системасына өйрәнер өчен һәм бу системага өйрәтер өчен китапханәгә барган.

Марсело очрашуда комментарий бирә

Инде берничә айдан соң аларның өчесе дә җиңел генә Брайль шрифты буенча укый алган. Ә бу үз чиратында аларга рухи яктан тизрәк үсәргә ярдәм иткән a. Хәзер Йомара, Марсело һәм Ивер гомуми пионерлар булып хезмәт итә, ә Марсело — хезмәттәш ярдәмче. Алар рухи эшләр белән бик мәшгуль. Аларның күтәренке рухлары башкаларга да уңай йогынты ясый.

Йомара, Марсело һәм Ивер кардәшләргә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Йомара болай дип әйтә: «Йәһвә Шаһитләре инде беренче очрашудан ук безгә мәсихчеләрчә ярату күрсәтте». Марсело болай дип өсти: «Җыелышта безнең искиткеч дусларыбыз бар һәм без — ярату белән берләштерелгән халыкара кардәшлекнең өлеше». Йомара һәм аның энеләре Йәһвә бар җирне оҗмахка әйләндерәчәк көнне бик көтә (Зәб. 37:10, 11; Ишаг. 35:5).

a Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен «Брайль шрифтында укырга өйрәнәбез» дигән махсус басма чыгарылган. Аның максаты — сукырларга Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәнергә ярдәм итү.