Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борынгы төргәк «ачыла»

Борынгы төргәк «ачыла»

1970 елда Эйн-Гедидә табылган төргәкне уку мөмкин булмаган. 3-D сканер ярдәмендә бу төргәктә Левилеләр китабы язылганы һәм тетраграмматон очраганы ачыкланган

1970 елда археологлар Израильдә, Үле диңгезнең көнбатыш ярында урнашкан Эйн-Геди дигән борынгы авылда, археологик казулар алып барган. Анда алар бер синагогада төргәк тапкан. Күрәсең, Эйн-Геди һәм бу синагога б. э. VI гасырында яндырылып юк ителгән булган. Шуңа күрә бу төргәк көйгән хәлдә булган, һәм моның аркасында аны хәтта ачып та булмаган. Югыйсә ул таралып бетәр иде. Ләкин күптән түгел генә 3-D сканер һәм электрон рәсемнәр булдыру программасы ярдәмендә галимнәр, бу төргәкне ачмыйча, аны укый алган.

Бу төргәк Изге Язмалар өзеге булып чыккан. Анда Левилеләр китабының беренче шигырьләре язылган булган. Текстта Аллаһының шәхси исеме очрый. Күрәсең, бу кулъязма б. э. 50 елы белән б. э. 400 елы арасында язылган булган. Шулай итеп, бу төргәк, Кумран манускриптлары табылган вакыттан бирле, галимнәр тапкан төргәкләр арасында иң борынгысы. «Джерузалем пост» газетасында китерелгән Джил Зохарның сүзләре буенча, якынча б. э. к. 100 елларда Үле диңгез манускриптлары барлыкка килгән, ә б. э. X гасырында Алеппо кодексы барлыкка килгән; шулай итеп, бу ике борынгы язмалар арасында — якынча 1000 ел; Эйн-Гедидә Левилеләр китабының кисәге табылганнан соң, бу ике борынгы язма арасында «күпер» салынган булган. Экспертлар әйткәнчә, Эйн-Гедидә табылган төргәк шуны күрсәтә: Тәүратның масорет тексты, «мең ел үтсә дә, үзгәрми калган, һәм күчереп язучыларның хаталары текстны бозмаган».