Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның нинди тәрҗемәсен куллана?

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның нинди тәрҗемәсен куллана?

 Изге Язмаларны өйрәнү өчен Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Сүзенең төрле-төрле тәрҗемәләрен куллана. Ләкин берәр телдә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» булса, без аны кулланырга тырышабыз. Ни өчен? Чөнки анда Аллаһы исеме бар, ул төгәл һәм аңлаешлы.

  •   Аллаһы исемен куллану. Изге Язмаларны бастырып чыгарган кайбер кешеләр аның Авторына тиешле хөрмәт күрсәтми. Мәсәлән, Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә аны әзерләүдә катнашкан 70 кешенең исеме китерелә, ә аның Авторы Йәһвә Аллаһының исеме юк!

     Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Аллаһы исеме якынча 7 000 тапкыр очрый. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем шул урыннарда торгызылган, ә тәрҗемәчеләрнең исемнәре китерелми.

  •   Төгәллек. Кайбер тәрҗемәләрдә төп нөсхәдәге фикерләр дөрес бирелмәгән. Мәсәлән, бер тәрҗемәдә Маттай 16:24 тә Гайсә пәйгамбәрнең мондый сүзләре китерелә: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Минем арттан барсын». Гайсә Мәсихкә кадәр күп гасырлар элек мәҗүсиләр хачны дини символ итеп кулланганнар. Б. э. III гасыр урталарында чиркәүләр бу символны Гайсә үлеменең символы иткән. Һәм тәрҗемәчеләр, күрәсең, Гайсә хачта үлгән дип уйлап, Аллаһы Сүзенә «хач» төшенчәсен керткән. Ләкин төп нөсхәдә кулланылган сүз «хач» түгел, ә «багана» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьдә: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын»,— дип язылган.

  •   Аңлаешлылык. Яхшы тәрҗемә төгәл дә, аңлаешлы да, гади телдә дә язылган булырга тиеш. Бер мисал карап чыгыйк. Римлыларга 12:11 дә кулланылган сүзтезмә сүзгә-сүз «рухта кайнау» дип тәрҗемә ителә. Бу сүзтезмә татар телендә аңлашылмаганга күрә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ул «рух ярдәмендә ялкынланып торыгыз» дип тәрҗемә ителгән.

 Шулай итеп, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» — төгәл, аңлаешлы тәрҗемә, һәм анда Аллаһы исеме торгызылган. Әмма аның тагын бер үзенчәлеге бар: ул бушлай таратыла. Моның ярдәмендә миллионлаган кеше, хәтта ярлылар да, Изге Язмаларны үз туган телендә укый ала.