Төп мәгълуматка күчү

Сез Америка сектасымы?

Сез Америка сектасымы?

 Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе Америка Кушма Штатларында урнашкан. Шулай да без Америка сектасы түгел. Моңа берничә сәбәп бар:

  •   Мәгънәсе буенча, секта — хакимлек итүче дини оешмадан аерылып чыккан төркем. Йәһвә Шаһитләре бернинди дини оешмадан аерылып чыкмаган. Киресенчә, без беренче гасырдагы мәсихчеләр динен яңадан торгыздык дип уйлыйбыз.

  •   Йәһвә Шаһитләре үз эшен 230 дан артык ил һәм территориядә башкара. Кайда гына яшәсәк тә, без АКШ хөкүмәтенә я бүтән кеше хөкүмәтенә түгел, ә Йәһвә Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә тугры булырга омтылабыз (Яхъя 15:19; 17:15, 16).

  •   Бөтен тәгълиматларыбыз Кушма Штатлардагы берәр җитәкченең сүзләренә түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнгән (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).

  •   Без берәр кешегә түгел, ә Гайсә Мәсихкә иярәбез (Маттай 23:8—10).