Төп мәгълуматка күчү

Хезмәте шундый уңышлы булыр дип ул уйламаган да!

Хезмәте шундый уңышлы булыр дип ул уйламаган да!

 Дэсика исемле апа-кардәш үз гаиләсе турында үзе генә кайгыртып тора. Ул үз хезмәтен киңәйтергә булган һәм гомуми пионер хезмәтенә керешкән. Ул экономик яктан күп кенә проблемалар кичергән Венесуэла илендә яши. Шулай да ул пионер хезмәтен башларга булган. Хезмәте аңа күп шатлык китергән, ләкин бер көн КОВИД-19 пандемиясе башланган.

 Пандемия башлангач, Дэсика яңа шартларга ияләшә-ияләшә арып беткән. Хатлар язып вәгазьләү аңа бик авыр бирелгән. Ә интернет бик кыйбат булганга, ул хезмәттә видеоконференцияне куллана алмаган. «Мин өметсезлеккә бирелдем,— дип әйтә ул.— Вәгазьгә ияләшеп кенә киткән идем, бер мизгелдә барысы челпәрәмә килде. Гомуми пионер булып хезмәт итүемнән бер файда да юк дип уйлый башладым».

 2021 елның гыйнвар аенда, Венесуэла иленең филиалы махсус кампания үткәрергә булды. Шул айның 5 атнасының ялларында 60 радиостанция һәм 7 телевизион канал сайлап алынган Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларны тапшырырга тиеш булган. Йәһвә Шаһитләренә кызыксынган кешеләрне шул программаларны тыңларга я карарга чакырырга кушканнар. Филиал шулай ук һәрбер нотык өчен сораулар һәм Изге Язмалардан өзекләр әзерләп биргән булган. Кардәшләр шул сораулар белән шигырьләрне хатлар язганда һәм кешеләргә шалтыратканда куллана алган. Филиал шулай ук хезмәттә электрон җайланмалар аша СМСлар һәм мессенджерлар аша кыска хатлар җибәрергә дәртләндергән. Венесуэладагы кардәшләр өчен бу вәгазьнең төре яңа булган.

 Дэсика шул кампаниядә катнашырга шат булган. Аның СМСлар җибәреп я төрле мессенджерлар аша кыска хатлар язып вәгазьләгәне булмаса да, ул тырышып карарга булган. Ләкин аны өйрәтергә кирәк булган. «Мин андый нәрсәләр белән әллә ни дус түгел»,— дип әйтә Дэсика. Шуңа ул үз кызыннан ярдәм сораган. Берничә «дәрес» үткәннән соң, Дэсика кампаниядә катнашырга инде әзер булган.

Дэсика

 Үз телефоныннан СМСлар җибәреп Дэсика үзенең күп кенә танышларын яздырылган нотыкны тыңларга чакырган. Һәм күп кенә кеше аның чакыруын кабул иткән! Алар нотыкларны тыңлаган һәм сораулар биргән. Кайберләре нотыкны тыңлый алмаган, шуңа шул нотыкта нәрсә турында әйтелә дип сораганнар. «Мин нотыкларны тыңлаганда кыска язулар алып бардым һәм шул кешеләргә язганнарымны сөйләп бирдем»,— дип әйтә Дэсика. «Минем моңа кадәр аена 5 кабат килеп китү булса, кампания азагына инде 112 иде!» a

 Дэсиканың якында гына яшәгән Аллаһыга ышанмаучы апасы бар һәм ул аны да радиодан нотыкны тыңларга чакырган булган. «Гаҗәеп, әмма апам да килергә ризалашты,— дип әйтә Дэсика.— Һәр якшәмбе, иртәнге 8 дә мин аның фатирына керә идем дә, без безгә радио тыңлый идек. Ул миңа нотыкны тыңлаганда да, нотык тәмамланганнан соң да күп кенә сораулар бирде». Аның апасы шулай ук видеоконференция аша Гайсә үлемен искә алу кичәсенә дә тоташкан булган. Ул шулай ук Дэсикага хезмәттә кулланыр өчен үз интернетын кулланырга рөхсәт иткән.

 «Мин Йәһвәгә бик рәхмәтлемен,— дип әйтә Дэсика.— Җыелыштагы өлкәннәргә дә рәхмәтләр әйтәсем килә, чөнки алар миңа көч өстәп торды һәм хезмәттә шатлыклы булырга булышты» (Ирмия 15:16). Дэсика әле дә пионер булып хезмәт итә һәм телефон аша җибәргән кыска хатлары аша тапкан кешеләрнең кызыксынуын үстерер өчен тырышлыклар куя.

a Йәһвә Шаһитләре кешеләргә кагылышлы шәхси мәгълүматны саклау буенча законны үтәп тора.