Төп мәгълуматка күчү

Алар пандемия вакытында да вәгазьләүләрен дәвам иткәннәр

Алар пандемия вакытында да вәгазьләүләрен дәвам иткәннәр

 Пандемия вакытында кешеләргә юату хәбәрен җиткерер өчен кардәшләр үз вәгазьләү ысулларына үзгәрешләр керткән. Кеше күп булган җирләрдә я өйдән өйгә вәгазьләр урынына алар яхшы хәбәрне күбрәк телефон я хатлар ярдәмендә тараткан. a Күп кенә кеше аларга моның өчен рәхмәтле булган. Йәһвәнең бу тырышлыкларны фатихалаганы ачык күренеп торды (Гыйбрәтле сүзләр 16:3, 4). Утрауларда урнашкан бер илдәге очракларны карап чыгыйк.

 Әле пандемия башланганчы, Хелен бер яшь хатынга регуляр рәвештә кергәләп торган һәм Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иткән. Әмма теге хатын бу тәкъдимне кире кага торган булган. Шулай да, пандемия аркасында локдаун башлануына бер көн калганда Хелен аңа Изге Язмалар китабын һәм «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китап калдырган. Пандемия вакытында ул аңа кабат өйрәнергә тәкъдим иткән һәм телефон аша өйрәнеп була дигән. Теге хатын ризалашкан. Өйрәнү аңа бик ошаган һәм ул һәр көн өйрәнү үткәрүен сораган! Шулай ук телефон аша ул җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә тоташа башлаган. Ул белгәннәрен үз тормышында кулланып, башкаларга да сөйли башлаган!

 Бер җыелыштагы кардәшләр полиция хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп хат язарга булган. Полициядә хатларны алгач бик гаҗәпләнгәннәр. Офицерларның берсе җыелыш өлкәне Джефферсонга болай дигән: «Мин Йәһвә Шаһитләре полициягә каршы тора дип уйлаган идем». Өлкән аңа андый карашның дөрес түгеллеген аңлаткан. Полиция хезмәткәрләренә хатларның берсендәге уңай караш шулкадәр ошаган ки, алар аны хәтта полициягә керү ишеге янына элеп куйганнар. «Бу хат башкаларга полициягә уңай караш белән карарга булышыр»,— дигән башка бер офицер.

 Эдна һәм Эдналин гомуми пионер булып хезмәт итәләр. b Аларның өйләрендә интернет юк, шуңа алар үз өйләреннән җыелыш очрашуларына тоташа алмаган. Шунда алар күршеләренә шалтыратып аның интернетын кулланып буламы дип сораганнар. Күршеләре Йәһвә Шаһите түгел. Алар кулланганнары өчен аңа акча тәкъдим иткәннәр, әмма күршеләре аларга бушлай кулланырга рөхсәт иткән. Эдна белән Эдналин шул күршеләрен җыелыш очрашуын карарга чакырганнар һәм ул ризалашкан. Хәзер шул күрше, аның бер баласы һәм ике оныгы Изге Язмаларны өйрәнә һәм регуляр рәвештә очрашуларга килә.

 Кардәшләр үз күршеләрен, эштәшләрен һәм башкаларны видеоконференция аша ачык нотыкны тыңларга чакырган булган. Хастаханәдә эшләүче Эллейн эштәге кешеләрне нотыкка чакырыргамы юкмы дип башта икеләнеп торган. Ул табиплар Йәһвә Шаһитләрен яратмыйлар дип санаса да, аларны чакырырга булган. Эллейн аеруча ике табипны — бер ир белән хатынны чакырырга микән дип икеләнеп йөргән. Алар турында уйланып дога кылганнан соң, ул аларга чакыру җибәргән. Теге табиб хатын: «Әллә минем дә Йәһвә Шаһите булып китүемне телисеңме?» — дип сораган. Эллейн җыелыш очрашуларына һәр кеше килә ала дип әйткән. Киләсе көнне теге пар очрашуга инде алдан ук тоташкан булган. Эллейн шаккаткан! Ул болай ди: «Очрашу тәмамланып барганда миңа теге табиб хатын мондый хәбәр җибәрде: „Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына әле барганым булмаган иде. Шәп булды. Рәхәтләнеп тыңладым. Рәхмәт чакырганың өчен“».

Эллейн

 Эллейн очрашуга 20 табипны чакырган булган һәм аларның 16 сы килгәч, бик шатланган. Рәсүл Паулның сүзләрен өземтә итеп китереп ул болай ди: «Мин бик шатмын, чөнки „Аллаһыбызның ярдәме белән кыюланып“ эштәге кешеләргә „Аллаһының яхшы хәбәрен“ җиткерә алдым» (1 Тисалуникәлеләргә 2:2).

 Пандемия чоры һәркем өчен авыр вакыт булды. Ләкин утрауларда урнашкан бу илдәге кардәшләр һәм башка илләрдә яшәүче кардәшләр шатлыклы булып калган. Алар башкаларны юатыр өчен көчләреннән килгәнне эшләгән һәм уңай караш саклый алганнар (Рәсүлләр 20:35).

a Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгәндә кешенең шәхси мәгълүматын саклау турында законны исәпкә ала.

b Гомуми пионер булып хезмәт итүче мәсихчеләр вакытларының зур өлешен вәгазь өчен багышлый.