Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Җавапларга караганда сорауларым күбрәк иде»

«Җавапларга караганда сорауларым күбрәк иде»
  • Туу елы: 1976

  • Туган иле: Гондурас

  • Үткәндә: Чиркәү пасторы

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШ

 Мин Гондураста, Ла-Сейба шәһәрендә туганмын. Гаиләдә биш баладан мин иң кечесе һәм бердәнбер малай идем. Шулай ук гаиләдә мин генә саңгырау идем. Без куркыныч районда яшәдек. Гаиләбез бик ярлы иде. Дүрт яшемдә әтием эштә, фаҗигале очрак нәтиҗәсендә, вафат булган. Безнең тормышыбыз тагы да авырайды.

 Әнием, апаларымны һәм мине кайгыртыр өчен, көченнән килгәннең барысын эшләде. Әмма аның, миңа киемнәр алыр өчен, кайчак акчасы җитми иде. Яңгыр яуганда җылы киемнәрем булмаганга, мин еш кына өшеп йөрдем.

 Бала чакта мин Гондурас ишарәләр телен өйрәнә башладым һәм башка саңгырау кешеләр белән аралашып үстем. Әмма әнием һәм апаларым ишарәләр телен белми иде. Минем белән аралашыр өчен, алар кайбер ишарәләрне өйрәнде, шулай ук үзләре уйлап чыгарган ишәрәләрне дә кулланды. Әнием мине ярата иде һәм начарлыктан тыярга тырышты. Мәсәлән, белгән ишарәләрне кулланып, әни миңа тәмәке тартуның һәм эчкечелекнең зыян китергәнен аңлатты, шуңа күрә зарарлы гадәтләргә ияләшмәдем. Моның өчен мин әнигә шулкадәр рәхмәтле!

 Кечкенә вакытта әни мине үзе белән католик чиркәвенә алып бара иде. Әмма мин анда бернәрсә аңламый идем, чөнки сөйләгәннәрне ишарәләр теленә тәрҗемә итмәделәр. Анда миңа бик куңелсез булды. Шуңа күрә 10 яшемдә мин чиркәүгә йөрми башладым. Ләкин минем Аллаһы турында беләсем килә иде.

 1999 елда, 23 яшемдә, мин бер кыз белән таныштым. Ул Кушма Штатлардан иде һәм Евангелистлар чиркәвенә йөри иде. Ул мине Америка ишарәләр теленә өйрәтте һәм минем белән Изге Язмалар дәресләрен үткәрде. Изге Язмаларны өйрәнү миңа бик ошады. Мин хәтта чиркәү пасторы булырга булдым. Шуңа күрә мин Пуэрто-Рикода урнашкан саңгыраулар өчен христиан өйрәтү үзәгенә киттем. 2002 елда мин Ла-Сейбага кире кайттым һәм дусларым белән бергә саңгыраулар өчен чиркәү ачтым. Дусларымның берсе Патрисия исемле кыз бар иде. Соңрак без аның белән өйләнештек.

 Пастор буларак, мин саңгырау кешеләрне өйрәтер өчен барысын эшләдем: Гондурас ишарәләр телендә нотыклар белән чыгыш ясадым, Изге Язмалар хикәяләренә нигезләнгән рәсемнәрне күрсәттем һәм аларны сәхнәләштердем. Шулай ук мин, якындагы шәһәрләрдә яшәгән саңгырау кешеләргә килеп китеп, аларны дәртләндерә идем, кирәк булса, ярдәм күрсәтә идем. Мин хәтта АКШка һәм Замбиягә миссионер булып барып кайттым. Әмма, дөресен әйткәндә, Изге Язмаларны мин начар аңлый идем. Мин андагы рәсемнәрдән үзем аңлаганны һәм башкалар мине өйрәткәннәрне кешеләргә кабатлап җиткерергә тырыштым. Чынлыкта җавапларга караганда сорауларым күбрәк иде.

 Вакыт узгач, безнең чиркәүгә йөргән берничә кеше минем турында ялган тарата башлады: имеш, мин эчкече һәм хатыныма хыянәт итәм. Бу имеш-мимешләр мине нык рәнҗетте. Минем ачуым чыкты, шуңа күрә без Патрисия белән, чиркәүдән киттек.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Йәһвә Шаһитләре безгә еш килә иделәр, әмма без аларны тыңлап тормадык. Ләкин чиркәүдән киткәннән соң, Патрисия Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Аның белән ирле-хатынлы Томас белән Ликси өйрәнү үткәрде. Алар, саңгырау булмаса да, ишарәләр телен белә иде. Мин моңа шаккаттым һәм... үзем дә Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым.

 Без Изге Язмаларны Америка ишарәләр телендәге видеолар ярдәмендә берничә ай өйрәндек. Шунда ике дустыбыз безгә Йәһвә Шаһитләре хак Аллаһыга хезмәт итми, ә үз җитәкчеләре әйткәнчә генә яши дип әйтте. Бу сүзләрдән соң без бүтән өйрәнмәскә булдык. Томас дусларыбызның сүзләре ялган икәнен исбатларга тырышты, ләкин мин аңа ышанмадым.

 Берничә айлар узды. Шунда Патрисия көчле депрессия белән авырый башлады һәм Йәһвә Шаһитләре яңадан килсен дип дога кылган булган. Тиздән аның янына күршебез, Йәһвә Шаһите кереп чыккан. Ул безнең белән өйрәнү үткәргән Ликсигә Патрисия янына кереп чыгарга кушкан. Ликси чын дус булып чыкты. Ул һәр атна безгә килеп Патрисияне юатты, рухландырды. Ул, шулай ук, Патрисия белән Изге Язмаларны өйрәнде. Әмма мин Шаһитләргә әле дә ышанып бетми идем.

 2012 елда Йәһвә Шаһитләре саңгыраулар өчен махсус вәгазь кампаниясе оештырды һәм Гондурас ишарәләр телендә «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән DVD-дискларны бушлай таратты. Ликси берсен безгә бүләк итте. Бу видео миңа бик нык тәэсир итте. Мин чиркәү тәгълиматлары, мәсәлән, утлы тәмугъ яисә үлемсез җан турындагы тәгълиматлар, Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен аңладым.

 Мин Томас белән сөйләшергә булдым һәм киләсе атна Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залына бардым. Мин Томаска, Йәһвә Шаһите булырга теләмәсәм дә, саңгырау кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтергә телим дип әйттем. Минем саңгыраулар өчен үз чиркәвемне ачасым килә иде. Томас мине ашкынучанлыгым өчен мактады, аннары Эфеслеләргә 4:5 не күрсәтте. Анда чын мәсихчеләр арасында бердәмлек булырга тиеш дип әйтелә.

 Томас миңа Америка ишарәләр телендә «Йәһвә Шаһитләре. Иман эшләре. Караңгылыктан чыгу» фильмын карарга тәкъдим итте. Анда бер төркемнең, Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлар өчен, Изге Язмаларны җентекләп тикшергәне турында әйтелә. Бу фильм миңа ошады, чөнки мин дә хакыйкатьне эзли идем. Аны карагач, мин Йәһвә Шаһитләренең хакыйкатькә өйрәткәннәренә инандым, чөнки алар бар тәгълиматларын Изге Язмаларга гына нигезлиләр. Мин Изге Язмаларны яңадан өйрәнә башладым. 2014 елда без, Патрисия белән бергә суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киттек.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Йәһвә Шаһитләре югары әхлакый нормалар буенча яши ,чөнки алар изге Аллаһыга гыйбадәт кыла. Аларның сөйләме һәм тәртибе саф. Алар тынычлыкка омтыла һәм башкалар турында кайгырта. Алар арасында бердәмлек хөкем сөрә. Нинди генә илдә яшәсәләр дә, нинди генә телдә сөйләшсәләр дә, алар Изге Язмалардагы бер үк тәгълиматларга өйрәтә.

 Миңа Изге Язмаларның хак тәгълиматларын өйрәнү шатлык китерә. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәһвә ул – Аллаһы Тәгалә һәм Галәмнең Хакиме дип әйтелә. Ул саңгырауларны да, ишеткән кешеләрне дә ярата. Аллаһының мине яратканын белү миңа көч өстәп тора. Тиздән бөтен җир матур оҗмахка әйләнәчәк һәм без анда камил, сәламәт булып мәңге яши алачакбыз. Мин бу көнне зарыгып көтәм!

 Без Патрисия белән саңгырауларга Изге Язмаларда әйтелгәнне сөйләргә яратабыз. Безнең белән кайчандыр чиркәүгә йөргән өч кеше өйрәнүгә ризалашты һәм без алар белән өйрәнү үткәрәбез. Чиркәүдә пастор булып хезмәт иткәндә, минем дә Изге Язмалар тәгълиматлары турында күп сорау туа иде. Әмма хәзер, Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, мин бар сорауларыма җавапны таптым.