Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Тормыш дилбегәсе кулымнан ычкынган иде

Тормыш дилбегәсе кулымнан ычкынган иде
  • Туу елы: 1971

  • Туган иле: Тонга

  • Үткәндә: наркотиклар кулланган, төрмәдә утырган

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Минем гаиләм Тонгадан. Бу ил Тын океанның көньяк-көнбатышында урнашкан якынча 170 утраудан тора. Анда без гади тормыш алып бардык. Ут та, машинабыз да булмады. Шулай да өебезгә су кертелгән иде һәм безнең берничә тавыгыбыз бар иде. Каникул вакытларында без абыем һәм энем белән әтиебезгә фермадагы эшләрне алып барырга булыша идек. Анда безнең бананнар, ямс, таро һәм маниок үсте. Әтием, төрле эшләр башкарып, бик аз акча ала иде. Шуңа күрә ул, гаилә турында кайгыртыр өчен, фермада үстергәнне сата иде. Тонгада яшәгән башка кешеләр кебек, безнең гаиләбез дә Изге Язмаларга зур хөрмәт белән карады һәм чиркәүгә йөрде. Шулай да без, яхшы тормыш алып барыр өчен, баерак илгә күчәргә кирәк дип ышана идек.

 Миңа 16 яшь булганда, әниемнең энесе безгә Калифорниягә (АКШ) күченергә булышты. Анда безгә күп нәрсәгә ияләшергә туры килде. Экономик яктан хәлебез яхшырса да, без ярлылар кварталында яшәдек. Анда җинаятьчелек һәм наркотиклар куллану чәчәк атты. Төнлә без еш кына аткан тавышлар ишеттек, һәм күршеләребезнең күбесе группировкалардан куркып яшәде. Күпләр, үзләрен яклар өчен я бәхәсләрне җайга салыр өчен, үзләре белән пистолет йөртте. Бер андый атыштан калган пуля әле дә минем күкрәгемдә.

 Мәктәптә минем башкалар кебек буласым килә иде. Тора-бара мин тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнаша, җинаять кыла һәм наркотиклар куллана башладым. Вакыт узу белән мин кокаинга ияләштем. Наркотикларны сатып алыр өчен, мин урлаша башладым. Гаиләдәгеләрем һәрдаим чиркәүгә йөрсә дә, алар мине беркайчан да яшьтәшләремнең начар тәэсиренә каршы торырга өйрәтмәде. Мине еш кына җинаятьчелек өчен кулга ала иделәр. Тормыш дилбегәсе кулымнан ычкынган иде. Ахыр чиктә мин төрмәгә эләктем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Көннәрдән бер көнне, 1997 елда, төрмәдә утырганда, башка бер тоткын кулымда Изге Язмаларны тотканымны күрде. Раштуа бәйрәме иде. Тонгада яшәүчеләрнең күбесе аны изге бәйрәм дип саный. Теге тоткын мин Изге Язмаларда Мәсихнең тууы турында нәрсә әйтелгәнен беләмме дип сорады. Мин «юк» дидем. Ул миңа Изге Язмалардан Гайсәнең тууы белән бәйле өзекне укып бирде. Шунда мин Раштуа белән бәйле күп кенә нәрсәләр Изге Язмаларда хәтта искә дә алынмый икәнен аңладым (Маттай 2:1—12; Лүк 2:5—14). Мин бик гаҗәпләндем һәм Изге Язмаларда тагын нәрсә әйтелгәнен белергә теләдем. Теге кеше Йәһвә Шаһитләре төрмәдә һәр атна үткәргән очрашуларга йөрде, мин дә барырга булдым. Анда Изге Язмаларның Ачылыш китабы карала иде. Күп нәрсә аңлашылмаса да, шунысы ачык иде: аларның бар өйрәткәннәре Изге Язмаларга нигезләнгән.

 Йәһвә Шаһитләре миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткәч, мин шатланып ризалаштым. Башта мин киләчәктә җирдә булачак оҗмах турында белдем (Ишагыя 35:5—8). Мин аңладым: Аллаһыны шатландырыр өчен, миңа тормышымда зур үзгәрешләр ясарга кирәк. Яман эшләремне калдырмасам, Йәһвә Аллаһы мине вәгъдә ителгән оҗмахка кертмәячәк (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Шуңа күрә мин холкымны тыярга, тәмәке, күп эчү һәм наркотикларны ташларга булдым.

 1999 елда, срогым бетә барганда, мине бүтән төрмәгә күчерделәр. Елдан артык вакыт дәвамында минем Йәһвә Шаһитләре белән аралашырга мөмкинлегем булмады. Шулай да мин үз тормышымда үзгәрешләр ясарга тәвәккәл идем. 2000 елда хөкүмәт миңа Кушма Штатларда калырга бүтән рөхсәт итмәде, һәм мине кире Тонгага җибәрделәр.

 Тонгада мин Йәһвә Шаһитләрен эзләп таптым һәм Изге Язмаларны өйрәнүемне дәвам иттем. Миңа өйрәнү бик ошый иде. Тонгадагы Йәһвә Шаһитләре, Кушма Штатлардагы Шаһитләр кебек үк, үз өйрәткәннәрен Изге Язмаларга нигезләде, һәм бу мине бик сокландырды.

 Минем әтием, чиркәүдә җаваплы вазифа башкарганга, күренекле кеше иде. Шуңа күрә мин Йәһвә Шаһитләре белән аралаша башлагач, гаиләдәгеләрем башта моңа аптырады һәм хәтта моңа ачулары чыкты. Ләкин соңрак әти-әнием, Изге Язмалардагы принциплар тормышыма яхшы яктан тәэсир итә икәнен күреп, шатланды.

Күп кенә Тонга кешеләре кебек, мин һәр атна сәгатьләр буе кава эчтем

 Минем өчен иң зур авырлыкларның берсе культурабызда киң таралган бер эчемлек белән бәйле булды. Күп кенә Тонга кешеләре һәр атна сәгатьләр буе кава эчемлеге эчә. Бу — борыч үсемлегенең тамырларыннан ясалган тынычландыручы эчемлек. Туган илемә кайткач, мин һәр кич диярлек, кава клубына йөреп, шунда аңымны югалтканчы кава эчә идем. Өлешчә бу Изге Язмалардагы принципларны санга сукмаган дусларым аркасында иде. Ләкин миңа кылганнарым Аллаһыны рәнҗетә икәнен күрергә булыштылар. Мин үзгәрешләр ясадым һәм Аллаһының фатихаларына һәм хуплавына ия булдым.

 Мин Йәһвә Шаһитләренең бар очрашуларына йөри башладым. Аллаһыга хезмәт иткән кешеләр белән аралашу миңа вәсвәсәләргә каршы торырга булышты. 2002 елда мин, суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Изге Язмаларда Аллаһының сабырлыгы турында болай диелгән: «Йәһвә... сезнең белән үзен сабыр тота. Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Әйе, Аллаһы сабыр булмаса, мин нишләр идем? Ул шушы дөнья төзелешен инде күптән юк итә алыр иде, ләкин ул минем кебекләргә аның белән дуслашырга мөмкинлек бирә. Йәһвә мине кулланып башкаларга үзенә килергә булыша, һәм мин моңа бик шат!

 Йәһвә ярдәме белән мин тормыш дилбегәсен үз кулыма алдым. Хәзер мин, үлемгә китерүче гадәтләремне ташлап, бүтән урлашмыйм. Мин күршеләремә Йәһвәнең дуслары булып китәргә булышам. Йәһвә Шаһитләре арасында мин яраткан хатыным Теа белән таныштым. Безнең кечкенә улыбыз бар. Без бик бәхетле гаилә. Бергәләп без башкаларга киләчәктә оҗмахта булачак мәңгелек тормыш турында сөйлибез.