Төп мәгълуматка күчү

Магдалалы Мәрьям кем булган?

Магдалалы Мәрьям кем булган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Магдалалы Мәрьям Гайсәнең тугры шәкерте булган. Аның «магдалалы» дигән кушаматы, күрәсең, «Магдала» (бәлки, «Мәгәдән») дип аталган шәһәрдән килгән. Бу шәһәр Гәлиләя диңгезе тирәсендә урнашкан булган. Мәрьям кайчандыр анда яшәгән булса кирәк.

 Магдалалы Мәрьям һәм башка хатыннар Гайсә һәм аның шәкертләре белән йөргән һәм аларга матди яктан булышкан (Лүк 8:1—3). Ул үз күзләре белән Гайсәнең үлемен күргән һәм Гайсә терелгәннән соң аны беренчеләрдән күргән (Марк 15:40; Яхъя 20:11—18).

 Магдалалы Мәрьям фахишә булганмы?

 Изге Язмаларда Мәрьям фахишә булган дип әйтелми. Анда Гайсә аның эченнән җиде җенне куып чыгарган дип кенә әйтелә (Лүк 8:2).

 Ни өчен кайберәүләр ул фахишә булган дип уйлый? Мәрьямнең үлеменнән соң берничә гасыр үткәч, кайбер кешеләр аның Гайсә аякларын күз яшьләре белән юган һәм чәчләре белән сөрткән хатын (бәлки, фахишә) булганын фаразлаган (Лүк 7:36—38). Ләкин Изге Язмаларда моңа ышаныр өчен бернинди нигез юк.

 Магдалалы Мәрьям «рәсүлләр өчен рәсүл» булганмы?

 Юк. Католик чиркәү Мәрьямне «Изге магдалалы Мәрьям» һәм «рәсүлләр өчен рәсүл» дип атый, чөнки ул рәсүлләргә Гайсә үледән терелгән дигән хәбәрне беренчеләрдән җиткергән (Яхъя 20:18). Ләкин бу аны рәсүл итми. Һәм Изге Язмаларда да ул беркайда да шулай дип аталмый (Лүк 6:12—16).

 Изге Язмаларның язылуы б. э. беренче гасырының азагында тәмамланган. Алтынчы гасырда гына чиркәү магдалалы Мәрьямне «изге» дип атый башлаган. Икенче һәм өченче гасырда кайбер язуларда — Изге Язмалар канонына кермәгән язуларда — Гайсәнең кайбер рәсүлләре Мәрьямнән көнләшкән дип әйтелә. Андый уйлап чыгарылган хикәяләрне Изге Язмалар расламый.

 Магдалалы Мәрьям Гайсә Мәсихнең хатыны булганмы?

 Юк. Изге Язмалар ап-ачык күрсәткәнчә, Гайсә беркайчан да өйләнгән булмаган a.