Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда косметика һәм бизәкләр турында нәрсә дә булса әйтеләме?

Изге Язмаларда косметика һәм бизәкләр турында нәрсә дә булса әйтеләме?

Рухи сорауларга җавап

 Изге Язмаларда моның турында бик күп әйтелмәсә дә, Аллаһы косметика, бизәкләр һәм ямь бирә торган башка матур әйберләр кулланудан тыймый. Шулай да Инҗилдән күренгәнчә, иң беренче чиратта «эчке матурлык — тыныч һәм юаш рухның мәңге сулмас матурлыгы» турында кайгыртырга кирәк (1 Петер 3:3, 4).

Матур булу тыелмый

  •   Изге Язмаларда телгә алынган хатын-кызлар үзләрен бизи торган булганнар. Ибраһимның улына — Исхакка кияүә чыккан Рабига алтын борын алка, алтын беләзәкләр һәм башка кыйбат бизәкләр тагып йөргән, боларның барысын аңа каенатасы (кияүгә чыкканчы әле) бүләк итеп тапшырган булган (Яратылыш 24:22, 30, 53). Шулай ук Әсфирә дә бизәнү-ясану әйберләрен Һәгәйдән алып, Фарсы империясенең патшабикәсе булуга әзерләнгән (Әсфирә 2:7, 9, 12). Күрәсең, бу әйберләр арасында төрле-төрле «косметика» да булган (Изге Язмаларның «New International Version», «Easy-to-Read Version» дигән тәрҗемәләре).

  •   Изге Язмалардагы кинаяле хикәяләрендә бизәкләр еш кына чагыштырма ясау өчен кулланыла. Мисал өчен: яхшы киңәш бирүче «игътибарлы колак өчен... алтын алка» белән чагыштырыла (Гыйбрәтле сүзләр 25:12). Ир кеше үз кәләшенең кулларына — беләзәкләр, муенына — муенса, борынына һәм колакларына алкалар таккан сыман, Аллаһы да Исраил халкын «алтын-көмеш белән бизәкләп торган». Нәтиҗәдә, халык «бик-бик гүзәл булып үскән» (Йәзәкил 16:11—13).

Косметика һәм бизәкләр турындагы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. Инҗил китабында — 1 Петер 3:3 тә «үрелгән чәч, алтын бизәкләр» тыела.

 Факт. Контексттан шунысы ачык: Изге Язмаларда эчке матурлык тышкы матурлыктан һәм бизәнү-ясану әйберләреннән өстен куела (1 Петер 3:3—6). Изге Язмаларда еш кына бу ике нәрсә капма-каршы куела (1 Ишмуил 16:7; Гыйбрәтле сүзләр 11:22; 31:30; 1 Тимутигә 2:9, 10).

 Ялгыш караш. Изәбәл патшабикәнең каш-күзләренә сөрмә сөрткәне — косметика кулланырга ярамауның бер дәлиле (2 Патшалар 9:30).

 Факт. Изәбәл үз-үзен матурлаганы өчен түгел, ә явыз эшләр кылганы, мәсәлән, сихерчелек белән шөгыльләнгәне һәм кеше үтергәне өчен хөкемгә дучар булган (2 Патшалар 9:7, 22, 36, 37).