Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда татуировкалар ясау турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда татуировкалар ясау турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда татуировкалар ясау турында бер тапкыр гына әйтелә. Моның турында Левилеләр 19:28 дә язылган: «Үлгән кеше хакына тәнеңдә яра ясама һәм үзеңә тамга салма». Аллаһы бу әмерне Исраил халкына, тәненә татуировка ясаган күрше халыклардан аерылып торсын өчен, биргән. Күрше халыклар татуировка ясап, үз илаһларның символларны я исемнәрен язган (Канун 14:2). Бүген мәсихчеләргә Исраил халкына бирелгән Канунны үтисе юк. Ләкин бу Канун нигезендәге принциплар безнең игътибарга лаек.

Мәсихчеләргә татуировка яки боди-арт ясарга ярыймы?

 Аста китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләр сезгә бу сорау турында уйланырга ярдәм итәр.

  •   «Хатын-кызлар... үзләрен тыйнаклык... белән бизәсеннәр» (1 Тимутигә 2:9, 10). Бу принцип ир-атларга да кагыла. Безгә башкаларның хисләрен исәпкә алырга һәм үзебезгә кирәкмәгән игътибар җәлеп итмәскә кирәк.

  •   Татуировка ясап, кайберәүләр үз-үзеләренә ышаныч үстерергә я үзләренең бәйсез булуларын күрсәтергә тырыша. Башкалары исә, үз тәннәренә үзләре хуҗа икәнен күрсәтергә тырыша. Әмма Изге Язмаларда мәсихчеләр өчен мондый сүзләр язылган: «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып, аңа изге хезмәт башкарырсыз» (Римлыларга 12:1). «Акылыгызны кулланып», үзегезгә мондый сорау бирегез: ни өчен сез татуировка ясарга телисез? Әгәр дә сәбәп мода артыннан иярергә тырышу яки берәр төркемнең әгъзасы булуыгызны күрсәтү булса, шуны истә тотыгыз: татуировкагыз мәңгегә кала, ә карашларыгыз үзгәреп тора. Мотивларыгызны тикшереп чыккач, сез, һичшиксез, акыллы карар кабул итәрсез (Гыйбрәтле сүзләр 4:7).

  •   «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Татуировка ясарга карар еш кына ашыгып кабул ителә. Ләкин бу карарның нәтиҗәләре озак юкка чыкмас. Моннан тыш татуировканы бетерү авырту китерә һәм кыйбатка төшә. Тикшерүләр шуны күрсәтә: үзенә татуировка ясаган күп кенә кешеләр, вакыт узу белән аны ясаганнарына үкенә.