Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

2 Көринтлеләргә 12:9: «Сиңа күрсәткән юмарт игелегем җитәр»

2 Көринтлеләргә 12:9: «Сиңа күрсәткән юмарт игелегем җитәр»

 «Сиңа күрсәткән юмарт игелегем җитәр, чөнки кодрәтем, син көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә» (2 Көринтлеләргә 12:9, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Сиңа мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә камилрәк була» (2 Көринтлеләргә 12:9, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

2 Көринтлеләргә 12:9 ның мәгънәсе

 Рәсүл Паул төрле авырлыклар кичереп яшәгән, аның хәлсез яклары булган. Аллаһы аңа моның барысы белән көрәшеп торыр өчен көч бирергә вәгъдә иткән.

 «Сиңа күрсәткән юмарт игелегем җитәр». Паул Аллаһыдан ярдәм сорап кат-кат дога кылган. Аллаһы аңа җавап биргән. Аның җавабын шулай ук «сиңа күрсәткән игелегем җитәрлек» дип тә тәрҗемә итеп була. Башкача әйткәндә, Аллаһының Паулга күрсәткән юмарт игелеге сынауларын кичереп чыга алыр өчен җитәрлек булган. «Юмарт игелек» я «мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән сүзләр Аллаһының бушлай бирелгән юмарт бүләген аңлата, Аллаһы бу бүләкне кеше моңа лаек булмаганда да бирә. Паулның сүзләре буенча, Аллаһының юмарт игелеге аңа файда китергән. Үткәндә Паул мәсихчеләрне эзәрлекләгән, шулай да Аллаһы аңа үз тәртибен үзгәртсен өчен һәм башкаларга мәсихче булып китәргә ярдәм итсен өчен көч биргән (1 Көринтлеләргә 15:9, 10; 1 Тимутигә 1:12—14). Паул тормышында нинди генә проблема я авырлык тумасын ул һич тә шикләнмәгән: Аллаһы аңа булышып торачак.

 «Кодрәтем, син көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә». Йәһвә a Аллаһы Паулның исенә шуны төшергән: аның кодрәте көчсез һәм камилсез кешеләр аша эш иткәндә аеруча ап-ачык күренә (2 Көринтлеләргә 4:7; 12:8). Мәсихче үз көчсез якларын танып Йәһвәдән ярдәм сорап торганда, үзендә Аллаһы кодрәтенең тулысынча эш итүенә юл куя (Эфеслеләргә 3:16; Филипиялеләргә 4:13). Нәкъ шул мәгънәдә Аллаһы кодрәте кешеләрнең көчсезлеге аша күрсәтелә.

2 Көринтлеләргә 12:9 ның контексты

 Паул Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә үз хатын б. э. 55 елында язган булган. Үз хатының соңгы өлешендә ул рәсүл буларак үз хакимлеген яклый. Ул моны эшләргә мәҗбүр булган. Чөнки үзләрен остазлар дип атаган кайбер мәсихчеләр аны тәнкыйтьли башлаганнар. Күрәсең, аларга Паулның тышкы кыяфәте ошамаган я алар аның, оратор буларак, осталыклары юк дип санагандыр (2 Көринтлеләргә 10:7—10; 11:5, 6, 13; 12:11).

 Үзен яклап Паул мондый аргументлар китерә: ул үз хезмәтен үз көче белән генә башкара алмас иде һәм өзлексез туып торган сынауларны үз көче белән генә кичереп чыга алмас иде (2 Көринтлеләргә 6:4; 11:23—27; 12:12). 12 бүлектә ул «тәнемне чәнечке интектереп тора» дип яза, күрәсең, ул авырган һәм бу аңа физик һәм эмоциональ авырту китергән (2 Көринтлеләргә 12:7). Паул үз авыруы турында башка бернәрсә дә ачыкламый, ләкин Аллаһы ярдәме белән ул аны җиңеп яшәргә тәвәккәл булган.

 Мәсихчеләр дә бүген төрле авырлыклар кичерергә һәм эзәрлекләнергә мөмкин. Ләкин алар шуны белә: Аллаһы кодрәте ярдәмендә алар һәркайсы проблеманы җиңеп чыга ала. Паул кебек алар да болай дип әйтә ала: «Мин көчсез вакытта көчле» (2 Көринтлеләргә 12:10).

 Көринтлеләргә язылган хат турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.