Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Чыгыш 20:12: «Әти-әниеңне хөрмәт ит»

Чыгыш 20:12: «Әти-әниеңне хөрмәт ит»

 «Әти-әниеңне хөрмәт ит, шулчак Аллаһың Йәһвә сиңа бирәчәк җирдә озак яшәрсең» (Чыгыш 20:12, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, Раббы Аллаң сиңа биргән ошбу җирдәге гомерең озын булыр» (Чыгыш 20:12, Изге Китапны тәрҗемә итү институтының тәрҗемәсе).

Чыгыш 20:12 нең мәгънәсе

 Аллаһы борынгы исраиллеләргә ата-аналарын хөрмәт итәргә әмер биргән. Бу әмердән соң әйтелгән вәгъдә аны үтәр өчен өстәмә сәбәп булып тора. Бүген Муса кануны буенча яшәү таләп ителми. Алай да, исраиллеләргә бирелгән Канун нигезендәге принциплар үзгәрмәгән, шуңа күрә алар бүген дә Аллаһы хезмәтчеләре өчен мөһим булып кала (Көләсәйлеләргә 3:20).

 Балалар, нинди яшьтә генә булмасын, үз ата-аналарын тыңлап, аларны хәрмәт итә (Левилеләр 19:3; Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Балалар, үскәч һәм үз гаиләләрен коргач та, ата-аналарын яратырга һәм аларга ярдәм итәргә дәвам итә. Мәсәлән, алар ата-аналарының ихтыяҗларын кайгырта, һәм, кирәк булса, материаль ярдәм күрсәтә (Маттай 15:4—6; 1 Тимутигә 5:4, 8).

 Игътибар итегез: исраиллеләргә әтисен дә, әнисен дә хөрмәт итәргә диелгән. Шулай итеп алар әни кешенең гаиләдәге мөһим ролен таныган (Гыйбрәтле сүзләр 6:20; 19:26). Бүген дә балалар шулай эшләргә тиеш.

 Ата-ананы хөрмәт итү әмеренең чикләре булган. Ата-аналарын я башка кешене тыңлау Аллаһы әмерләрен бозуны аңлатса, исраиллеләр моны эшләмәскә тиеш булган (Канун 13:6—8). Бүгенге көндә дә Аллаһы хезмәтчеләре «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсына» (Рәсүлләр 5:29).

 Аллаһы Исраилгә биргән Канунында ата-анасын ихтирам итүче балаларга «җирдә озак һәм рәхәтләнеп яшәүне» вәгъдә иткән (Канун 5:16). Шулай итеп алар Аллаһының канунын санга сукмаган һәм үз ата-аналарына каршы чыккан кешеләргә бирелгән җәзадан качар иде (Канун 21:18—21). Бу законнарның нигезендә яткан принциплар вакыт узу белән үзгәрмәгән (Эфеслеләргә 6:1—3). Яшебезгә карамастан, барыбыз да Барлыкка Китерүчебез алдында җаваплы. Аллаһының вәгъдәсе буенча, аны һәм ата-аналарын тыңлаучы кешеләр озак яшәячәк. Аларның мәңгелек тормышка өметләре бар (1 Тимутигә 4:8; 6:18, 19).

Чыгыш 20:12 нең контексты

 Чыгыш 20:12 дә язылган әмер Ун әмер исемлегендә ничәнче булып торганыннан кызыклы фикер күренә (Чыгыш 20:1—17). Бу әмергә кадәрге әмерләр исраиллеләрнең Аллаһы алдындагы бурычларын күрсәткән. Мәсәлән, анда аңа гына гыйбадәт кылырга язылган. Бу әмердән соңгы әмерләр исә кешеләр алдындагы бурычларын күрсәткән. Мәсәлән, алар тормыш иптәшләренә тугрылык сакларга һәм урламаска тиеш булган. Шулай итеп, «әти-әниеңне хөрмәт ит» дигән әмер ике төр таләпләр арасында күпер булып тора.

Чыгыш китабының 20 нче бүлеген аңлатучы искәрмәләр һәм кисешкән урыннар белән бергә укыгыз.