Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Филипиялеләргә 4:13: «Мәсих ярдәмендә барысын булдыра алам»

Филипиялеләргә 4:13: «Мәсих ярдәмендә барысын булдыра алам»

 «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»)

 «Мин үземне ныгытучы (Гайсә) Мәсих ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13, «Синодаль тәрҗемә»)

Филипиялеләргә 4:13 нең мәгънәсе

 Бу сүзләрне Паул язган. Алар Аллаһының хезмәтчеләрен шуңа ышандыра: аларга аның ихтыярын үтәр өчен көч биреләчәк.

 Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләрнең кайберләре Паулга Мәсих кодрәт биргән дип саный. Ләкин Грек Язмаларының борынгырак кулъязмаларында бу шигырьдә «Мәсих» дигән сүз кулланылмый. Шуңа күрә күп кенә тәрҗемәчеләр бу урында болай дип яза: «үземә кодрәт бирүче» («Яңа дөнья тәрҗемәсе»), «көч Бирүче» (Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе). Алайса бу шигырьдә Паул кемне исәптә тоткан?

 Контексттан күренгәнчә, Паул монда Аллаһы турында яза (Филипиялеләргә 4:6, 7, 10). Шушы хатта, алдарак, Паул филипиялеләргә болай дип яза: «Аллаһы үзе бит сездә эш итә һәм... сездә теләк уята һәм көч бирә» (Филипиялеләргә 2:13). Ә 2 Көринтлеләргә 4:7 дә Паул, үз хезмәтен башкарыр өчен, кодрәтне аңа Аллаһы бирә дип яза. (2 Тимутигә 1:8 чагыштырыгыз.) Шулай итеп, Паул «үземә кодрәт бирүче» дип язганда Аллаһыны исәптә тоткан булып чыга.

 Ләкин «барысын булдыра алам» дип язганда Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Күрәсең, Паул Аллаһы ихтыярын үтәгәндә төрле хәлләргә эләккәнен искә алган. Материаль яктан аның күп булса да, әз булса да, ул Аллаһының үзе турында кайгыртачагын белгән. Шуңа күрә ул, нинди генә шартлар булмасын, канәгать булырга өйрәнгән (2 Көринтлеләргә 11:23—27; Филипиялеләргә 4:11).

 Паулның сүзләре бүгенге хезмәтчеләргә көч өстәп җибәрә. Алар һич тә шикләнми: сынауларда нык калыр өчен һәм аның ихтыярын үтәр өчен Аллаһы аларга кодрәт бирәчәк. Ул үз изге рухын — үз эш итүче көчен — кулланып аларны көчле итәчәк. Аллаһы мәсихчеләрне үз имандашлары һәм үз Сүзе — Изге Язмалар аша ныгытачак (Лүк 11:13; Рәсүлләр 14:21, 22; Еврейләргә 4:12).

Филипиялеләргә 4:13 нең контексты

 Паул 13 нче шигырьдәге сүзләрне Филипиядәге мәсихчеләргә язган хатын тәмамлаганда яза. Ул бу хатны, беренче тапкыр Римда төрмәдә утырганда, якынча б. э. 60—61 елларда язган. Филипиядәге мәсихчеләр күпмедер вакыт рәсүл Паулга материаль яктан булыша алмаган. Ә хәзер алар Паулга, аның бар кирәклесе булсын өчен, бүләкләр җибәрә алган (Филипиялеләргә 4:10, 14).

 Паул аларны юмартлыклары өчен җылы мактый һәм аның бар кирәклесе бар дип ышандыра (Филипиялеләргә 4:18). Ул, шулай ук, мөмкинлекне кулланып мәсихчеләр тормышына кагылышлы бер мөһим хакыйкать белән уртаклаша: бар мәсихчеләр, бай булсалар да, ярлы булсалар да, Аллаһының ярдәм итүенә өметләнеп торсалар, чын канәгатьлек кичерәчәкләр (Филипиялеләргә 4:12).