Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Гәләтиялеләргә 6:9: «Игелек эшләп, бирешмик»

Гәләтиялеләргә 6:9: «Игелек эшләп, бирешмик»

 «Игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз» (Гәләтиялеләргә 6:9, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Игелек эшләргә ялыкмыйк, әгәр тукталып калмасак, вакытында уңышны урып алырбыз» (Гәләтиялеләргә 6:9, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Гәләтиялеләргә 6:9 ның мәгънәсе

 Рәсүл Паул мәсихчеләрне Аллаһы карашыннан игелекле дип саналган эшләр кылырга өндәгән. Әгәр шулай эшләсәләр, алар Аллаһының үзләрен бүләкләячәгенә һич шикләнмичә яши алган.

 «Бирешмик». Бу сүзне «хәлсезләнмик» дип тә тәрҗемә итеп була. Төп нөсхәдә кулланылган сүз шулай ук «боекмыйк», «ашкынуыбызны югалтмыйк» дигән мәгънә дә йөртә. Рәсүл Паул «бирешмик» дип яза, һәм шулай итеп вакыт-вакыт үзе дә боега икәнен таныган һәм андый хисләр белән көрәшеп торганын күрсәткән (Римлыларга 7:21—24).

 «Игелек эшләп». Монда сүз яхшы эшләр турында бара. Алар санына мәсихче Аллаһыга хезмәт иткәндә башкарган бар нәрсә керә. Шул исәптән имандашларына һәм башка кешеләргә булышып башкарган эшләр керә (Гәләтиялеләргә 6:10).

 «Хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз». Паул шуны исебезгә төшерә: игелекле эшләребезнең җимешләрен күрер өчен кайвакыт көтәргә туры килә. Игенче дә чәчә һәм вакыт узгач кына уңыш ура. Уруны искә алып, Паул бу шигырьнең 7 шигырьдә язылган төп хакыйкать белән бәйләнешен күрсәтә: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр». Шулай итеп, мәсихче Аллаһы яхшы дип санаганны эшләгәндә, зур әҗер, шул исәптән мәңгелек тормыш, алачак (Римлыларга 2:6, 7; Гәләтиялеләргә 6:8).

Гәләтиялеләргә 6:9 ның контексты

 Бу хатны рәсүл Паул Гәләтиядә яшәүче мәсихчеләргә б. э. якынча 50-52 елларында язган булган. Ул көннәрдә үзләрен мәсихче дип атаган кайберәүләр Гайсә турындагы хакыйкатьне бозып өйрәткәннәр һәм Паул үз хатын чын мәсихчеләрне яклар өчен язган (Гәләтиялеләргә 1:6, 7). Шул ялган өйрәтүчеләр болай дип өйрәткән: мәсихчеләр Аллаһы Муса аша Исраил халкына биргән Канунны үтәргә тиеш (Гәләтиялеләргә 2:15, 16). Әмма Канун, Паул аңлатканча, үз максатын үтәгән булган һәм Аллаһының хезмәтчеләре аны тотарга тиеш түгел (Римлыларга 10:4; Гәләтиялеләргә 3:23—25).

 Паул үз имандашларын «игелек эшләргә» өндәгәндә, аларны Канунга буйсынырга түгел, ә «Мәсих канунын үтәргә» чакырган. Ә Мәсих канунын үтәү — Мәсих игелек кылу турында әйткән бар нәрсәне үтәү дигәнне аңлата (Гәләтиялеләргә 6:2; Маттай 7:12; Яхъя 13:34).

 Гәләтиялеләргә язылган хат турындагы кыска видеороликны карагыз.