Төп мәгълуматка күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ЙОНАФАН

«Аңа һичнәрсә комачаулый алмый»

«Аңа һичнәрсә комачаулый алмый»

Коры, ташлы җирдә урнашкан форпорстны күз алдына китерегез. Шул заставада торучы филисти гаскәриләренең көннәре бертөрле үтә. Әмма бер көнне алар тарлавыкның икенче ягында ике ир кешене күрә. Бу исраиллеләр. Гаскәриләр: «Алардан куркасы юк»,— дип көлеп куядыр. Филистилеләр исраиллеләрне ничәмә еллар инде җәберли. Исраиллеләр хәтта үзләренең тимер авыл хуҗалыгы коралларын да кайрар өчен үз дошманнары филистилеләргә йөрергә мәҗбүр. Шунлыктан исраилле сугышчылары начар коралланган. Алай гына да түгел, алар икәү генә! Яхшы коралланган булсалар да, алар әллә күбрәк зыян китерә алыр идеме? Мыскыллап көлә-көлә, филистилеләр: «Менегез яныбызга, хәзер кирәгегезне бирербез!» — дип әйтте (1 Ишмуил 13:19—23; 14:11, 12).

Чынында теге ике ир кешегә түгел, ә филистилеләрнең үзләренә кирәкләрен бирделәр. Бу ике исраилле тарлавыкның икенче ягына чыгып, югарыга менә башлады. Текә менү булганлыктан, алар үрмәләргә тотынган, ә менеп җиткәч, заставага юнәлгән! (1 Ишмуил 14:13) Хәзер филистилеләр алда баручы кешенең коралланганын күрә; аның артыннан корал йөртүче бара. Ул аның белән әллә бөтен гарнизонга каршы чыгарга җыенганмы? Ул әллә акылсызмы?

Ул акылсыз булмаган; ул нык иманлы кеше булган. Аның исеме Йонафан. Аның белән булган хәлләрне бүгенге мәсихчеләргә белү файдалы булыр. Сугышта катнашмасак та, Йонафан безгә яхшы үрнәк калдырган: чын иман үстерер өчен, кыю, тугры һәм фидакарь булырга кирәк (Ишагыя 2:4; Маттай 26:51, 52).

Тугры угыл һәм кыю гаскәри

Йонафанның застава баруының сәбәбен белгәнче, Йонафанның үзе турында күбрәк белик. Аның әтисе Шаул — Исраилнең беренче патшасы булган. Шаул патша итеп майлангач, Йонафан, бәлки, 20 яшьләрдә я хәтта олырак та булгандыр. Күрәсең, Йонафанның үз әтисе белән яхшы мөнәсәбәтләре булган, әтисе дә улына тулы ышаныч белдергән. Ул вакытта Йонафан үз әтисен озын буйлы, матур ир кеше һәм кыю сугышчы итеп кенә белмәгән, иң мөһиме, ул үз әтисен иманлы һәм басынкы кеше буларак белгән. Шуңа күрә Йонафан Йәһвәнең Шаулны ни өчен патша итеп куйганын аңлагандыр. Шамуил пәйгамбәр дә Шаул турында: «Исраил халкында аңардай... берәү юк»,— дигән (1 Ишмуил 9:1, 2, 21; 10:20—24; 20:2).

Йонафан үз әтисенең җитәкчелегендә Йәһвә халкының дошманнарына каршы сугыш алып баруны зур хөрмәт дип санаган. Ул замандагы сугышларның максаты бүгенге көннәрдәгесе белән чагыштырсаң, икенче төрле булган. Ул вакытта Йәһвә Исраилне үз халкы иткән, һәм Исраилгә ялган илаһларга табынучы халыклар һөҗүм итә торган булган. Филистилеләр Дагонга табынып бозылып беткән. Алар еш кына Йәһвә халкын җәберләгән һәм хәтта кырып бетерергә тырышкан.

Йонафан кебек кешеләр өчен андый сугышларда катнашу Йәһвә Аллаһыга тугрылык күрсәтү булган. Йәһвә Йонафанның тырышлыкларын фатихалаган. Шаул патша итеп куелгач, ул үз улын 1000 кеше өстеннән башчы итеп куйган. Йонафан җитәкчелегендә алар Гебәдә урнашкан филистилеләрнең гарнизонына һөҗүм иткән. Исраиллеләр начар коралланган булса да, Йәһвәнең ярдәме белән Йонафан филистилеләрне җиңгән. Әмма тегеләре зур гаскәр җыеп исраиллеләргә каршы чыккан. Шаулның күп гаскәриләре куркуга төшкән. Кайберәүләре качып киткән, ә кайберәүләре хәтта дошман ягына күчкән! Әмма Йонафан беркайчан да кыюлыгын югалтмаган (1 Ишмуил 13:2—7; 14:21).

Мәкалә башында әйтелгәнчә, Йонафан корал йөртүчесен алган да, лагерьдан шыпырт кына чыгып киткән. Филистилеләрнең Михмастагы заставасына якынлашканда, Йонафан үз планы турында корал йөртүчесенә сөйләп биргән. Аларга филистиле сугышчылары алдында пәйда булырга гына кирәк булган. Филистилеләр икесенә дә менәргә кушса, димәк, Йәһвә аларны үз хезмәтчеләренең кулына бирәчәк. Корал йөртүче ризалашкан. Бәлки, аңа Йонафанның: «Йәһвә... күпләр аша да, азлар аша да коткара ала, аңа һичнәрсә комачаулый алмый»,— дигән көчле сүзләре нык тәэсир иткәндер (1 Ишмуил 14:6—10). Йонафанның нәрсә әйтәсе килгән?

Йонафан үз Аллаһысын яхшы белгән. Аңа шунысы да яхшы билгеле булган: моңарчы Йәһвә үз халкына гаять күп санлы дошманнарны җиңәргә булышкан. Кайчак Ул хәтта нибары бер кеше ярдәмендә җиңүләр биргән (Хакимнәр 3:31; 4:1—23; 16:23—30). Шуңа күрә Йонафан белгән: Аллаһы хезмәтчеләренең күпсанлы, көчле һәм яхшы коралланган булуы роль уйнамый, иң мөһиме — Аллаһыга иман итү. Йонафан заставага һөҗүм итәргәме, юкмы дип үзе сайлап тормаган. Иман күрсәтеп, ул бу мәсьәләне Йәһвә кулына тапшырган. Йәһвәнең аларның ягында булуына инаныр өчен, ул билге сайлаган. Йәһвәнең хуплавын сизгәч, Йонафан тәвәккәл эш иткән.

Йонафанның иманы ике кырлы булган дип әйтеп була. Беренчедән, аның Аллаһысы Йәһвәгә карата тирән курку-хөрмәте булган. Ул белгән: Чиксез Кодрәт Иясенә үз ниятләрен тормышка ашырыр өчен кеше көче кирәкми, шулай да Йәһвә үзенә хезмәт иткән тугры хезмәтчеләрен фатихаларга ярата (2 Елъязма 16:9). Икенчедән, эш итәр алдыннан Йонафан Йәһвәнең хуплавын эзләгән. Әлбәттә, бүген без Йәһвәнең безнең ясарга теләгән адымнарыбызны хуплыймы, юкмы икәнен күрсәтүче билгеләр бирүен сорамыйбыз. Безнең Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларыбыз бар, һәм аның аша Аллаһының ихтыярын белеп була (2 Тимутигә 3:16, 17). Мөһим карарлар кабул итәр алдыннан, без Изге Язмаларда язылганнарны җентекләп тикшерәбезме? Тикшерәбез икән, димәк, без Аллаһының ихтыярын үз теләкләребездән өстенрәк куябыз һәм Йонафаннан үрнәк алабыз.

Шулай итеп, ике ир-ат — сугышчы һәм аның корал йөртүчесе тиз генә текә тарлавык битеннән менеп, заставага җиткән. Филистилеләр, һөҗүмгә дучар булганнарын белгәч, аларның каршысына сугышчыларын җибәрә. Сан ягыннан күбрәк булуларыннан тыш, филистилеләрнең яхшы позицияләре дә булган, шуңа күрә алар бу ике һөҗүмчене җиңел генә җиңә алыр иде. Әмма киресе килеп чыккан: Йонафан филистилеләрне бер-бер артлы егып сала башлаган, ә корал йөртүчесе аның артыннан исән калганнарны үтерә барган. Кыска вакыт эчендә алар икәү якынча 20 кешене кырып салган! Һәм Йәһвә тагын бер могҗиза кылган. Изге Язмаларда без укыйбыз: «Кырдагы лагерь һәм бөтен каравыл отряды кешеләренең котлары очты. Хәтта һөҗүмнәр ясап йөргәннәрне дә көчле курку биләп алды. Аяк асты тетри башлады. Моның барысы да Аллаһыдан иде» (1 Ишмуил 14:15).

Йонафан корал йөртүчесе белән яхшы коралланган дошман заставысына менеп бара

Шаул һәм аның сугышчылары ерактан филистилеләрнең паникага бирелгәннәрен һәм лагерьларында чуалыш чыкканын күреп алган. Алар хәтта бер-берсенә каршы кылыч күтәргән! (1 Ишмуил 14:16, 20) Исраиллеләр бу хәлдән кыюланып киткән һәм, бәлки, үле филистилеләрнең коралларын үзләренә алып, һөҗүм иткән. Ул көнне Йәһвә үз халкына зур җиңү биргән. Шул дулкынландыргыч вакытлардан күп вакыт үтсә дә, Йәһвә үзгәрмәгән. Әгәр дә без Аллаһыга Йонафан һәм исеме әйтелмәгән корал йөртүчесе иман иткән кебек иман итсәк, без Аның хезмәтчеләре булуыбызга беркайчан да үкенмәбез (Малахи 3:6; Римлыларга 10:11).

«Ул бүген Аллаһы ярдәме белән эш итте»

Шаул, Йонафаннан аермалы буларак, җиңүләренә әллә ни шатланмаган. Ул бик җитди хаталар кыла башлаган. Беренчедән, Шаул Йәһвәнең пәйгамбәре Ишмуилны тыңламаган: аны көтеп тормыйча корбан китергән. Левиле булып хезмәт итүче пәйгамбәрнең генә андый корбан китерергә хакы булган. Икенчедән, үз гаскәриләрен сугышка җибәрер алдыннан Шаул аларны: «Мин дошманнарымнан үч алганчы һәм кич җиткәнче, икмәк ашамаска ант итегез. Антны бозган һәркем өстенә ләгънәт төшсен»,— дип ант иттергән! (1 Ишмуил 13:10—14; 14:24).

Шаулның начар якка үзгәрә башлаганы ап-ачык булган. Басынкы һәм рухи кешедән ул мин-минлек белән авыручы эгоистка әйләнә барган. Йәһвә беркайчан да кыю һәм тырыш сугышчыларга андый акылсыз чикләүләр бирмәгән. Ә Шаулның «мин дошманнарымнан үч алганчы» дигән сүзләре турында нәрсә әйтеп була? Әллә Шаул бу сугыш аныкы дип уйлаганмы? Бу сугышта Йәһвәнең катнашканын һәм гаделлекне яклаганын ул онытканмы әллә? Шаулның игътибар үзәгендә үч алу, үзенә дан эзләү һәм җиңү теләге булган түгелме?

Йонафан әтисенең халыкны ант иттергәнен ишетмәгән. Кан койгыч сугыштан арып, ул кулындагы таяк очы белән кәрәзгә манган һәм авызына бал капкан; шундук аңа көч кергән. Шунда бер кеше аңа атасының ашарга тыйганы турында сөйләп биргән. Йонафан болай дигән: «Атам халыкка зур бәла китерде. Карагыз, аз гына бал ашап та күзләрем ничек яктырып китте. Халык бүген сугышта кулга төшкән табыштан рәхәтләнеп тукланган булса, җиңүебез күпкә зуррак булыр иде!» (1 Ишмуил 14:25—30). Ул хаклы булган. Ул тугры угыл булган, әмма аның тугрылыгы сукыр тугрылык булмаган. Ул атасының һәр әйткәннәрен я һәр кылганнарын хупламаган. Аек фикер йөрткәнгә, халык аны яраткан.

Шаул, Йонафанның әмерне бозганын белгәннән соң да үзенең акылсызлык кылганына төшенмәгән. Чынлыкта ул аның улы үләргә тиеш дип уйлаган! Йонафан атасы белән бәхәсләшмәгән, үзенә мәрхәмәт күрсәтүен дә сорамаган. Аның җавабына игътибар итик. Үзен аямыйча ул: «Мин үлем җәзасын кабул итәргә әзер!» — дигән. Әмма исраиллеләр: «Йонафан үләргә тиешме соң? Бу акылга сыймаслык нәрсә! Ул бит Исраилгә бөек җиңү китерде. Йәһвә белән ант итәбез: аның башыннан бер чәч бөртеге дә төшмәячәк. Чөнки ул бүген Аллаһы ярдәме белән эш итте»,— дип Шаулга каршы төшкән. Нәтиҗәдә нәрсә булган? Шаул акылга өстенлек биргән. Изге Язмаларда: «Шулай итеп халык Йонафанны коткарды, һәм ул үлмәде»,— диелә (1 Ишмуил 14:43—45).

«Мин үлем җәзасын кабул итәргә әзер!»

Үзен аямаган кыю һәм тырыш Йонафан яхшы абруйга ирешкән. Бәлагә эләккәч, аның абруе аңа файда китергән. Безгә дә нинди абруйга ирешкәнебез турында уйлау яхшы булыр иде. Изге Язмаларда яхшы исем, ягъни абруй бик кыйммәтле дип әйтелә (Вәгазьче 7:1). Йонафанның үрнәгенә ияреп, Йәһвәнең ярдәме белән яхшы абруйга ирешсәк, абруебыз кыйммәтле хәзинә кебек булыр.

Аның тормышын караңгылык баса

Шаулның хаталарына карамастан, Йонафан еллар буе атасының ягында сугышкан. Атасының тыңламаучан һәм горур кешегә әйләнгәнен күреп, Йонафан үзенә урын тапмагандыр. Атасының тормышын караңгылык баса барган, әмма Йонафан бернәрсә дә эшли алмаган.

Йәһвә Шаулга амаликлыларны җир йөзеннән кырып бетерергә кушкач, хәл тагы да начарланган. Амаликлылар әле Муса заманында явызлыкка баткан булган, шуңа күрә Йәһвә бөтен халыкны юк итәргә булган (Чыгыш 17:14). Йәһвә Шаулга амаликлыларның малларын да, патшалары Агакны да жәлләмәскә кушкан. Шаул аларны җиңгән, һәм шик тә юк, аның ягында кыю Йонафан да сугышкан. Ләкин Шаул үҗәтләнеп китеп, Йәһвәнең әмерен бозган: ул Агакны да исән калдырган, бар яхшы нәрсәләр белән малларга да тимәгән. Ишмуил пәйгамбәр Шаулга Йәһвәнең хөкемен җиткергән. Ул: «Син Йәһвә сүзен кире какканга, ул да сине кире кага һәм тәхетеңнән төшерә»,— дигән (1 Ишмуил 15:2, 3, 9, 10, 23).

Бу Йәһвә Шаулны изге рухыннан аерганыннан соң озак та үтмәстән булган. Йәһвәнең яратуыннан һәм ярдәменнән мәхрүм калгач, Шаулның кәефе тиз үзгәрүчән, үзе тиз ярсып китүчән булып киткән, һәм ул куркуга бирелә башлаган. Йәһвә юл куйган яман рух Шаулны интектерергә тотынган (1 Ишмуил 16:14; 18:10—12). Кайчандыр тәкъва, тугры булган атасының тәмам бозылып беткәнен күреп, Йонафанның йөрәге сызлангандыр! Нәрсә генә булмасын, Йонафан Йәһвәгә тугры хезмәтен калдырмаска булган. Ул атасына кулыннан килгәнчә булышып торган (кайчак аңа ялгышлыклары турында ачык әйткән). Әмма ул үз игътибарын беркайчан да үзгәрмәгән Аллаһысына һәм Атасына — Йәһвәгә туплаган (1 Ишмуил 19:4, 5).

Сезнең кайчан да булса берәр якыныгызның, бәлки, туганыгызның начар якка үзгәргәнен күргәнегез булдымы? Күргәнегез булса, бу сезгә әрнү китрегәндер. Йонафан белән булган хәлләр бер мәдхия язучының сүзләрен искә төшерә. Ул: «Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да, Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр»,— дип әйткән булган (Зәбур 27:10). Әйе, Йәһвә тугры. Гөнаһлы кешеләр сезне күңелсезләндерерлек һәм өметегезне өзәрлек берәр эш кылса да, Аллаһы сезне үзенә сыендырыр һәм сезнең өчен иң яхшы Ата булыр.

Йонафан Йәһвәнең Шаулны тәхетеннән төшерергә җыенганын белгәндер, мөгаен. Аның реакциясе нинди булган? Ул: «Мин нинди патша булыр идем микән?» — дип уйлап йөргәнме? «Әтиемнең хаталарын төзәтермен дә, яхшырак патша булачакмын»,— дип өметләнеп йөргәнме? Аның нәрсә турында уйлаганы билгеле түгел. Әмма безгә тик шунысы билгеле: һәртөрле андый өметләр беркайчан да тормышка ашмый. Алайса, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчесен ташлады булып чыгамы? Һич тә юк! Ул Йонафан белән булган хәлләрне Изге Язмаларга язылуы турында кайгырткан. Аның Давыт белән дуслыгы үрнәк алырлык дуслык булып киткән. Аларның дуслыклары турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.