Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сиңа дан китерәчәк урын

Сиңа дан китерәчәк урын

Йөкләргә:

  1. 1. Күкләр Хуҗасы, бар Галәм дә

    Чиксез даныңны сыйдырмас.

    Җирдәге йортта яшәмисең,

    Бу бина да сиңа җитмәс.

    Шулай да синнән үтенәбез:

    Рухың белән булчы монда.

    Атабыз, монда даның булсын

    Һәм халкың табынсын сиңа.

    КҮЧЕШ:

    Тик синнән килгәнне

    Без сиңа кайтарабыз.

    Бар камил бүләкләр

    Синнән, и Йәһвә Алла.

    КУШЫМТА:

    Рәхмәт хисеннән без җырлыйбыз—

    Бина, ниһаять, төзелгән!

    И Йәһвә, монда даның булыр.

    Без көттек бу көнне күптән.

  2. 2. Йәһвә, син үзең дә беләсең:

    Монда исемең данланыр.

    Бу урын синең халкың белән

    Гыйбадәт үзәге булыр.

    Әле күп эшләр кыласы бар

    Улың тапшырган хезмәттә.

    Бу урын безгә ярдәм итсен

    Вәгазьне үтәргә, Йәһвә.

    КҮЧЕШ:

    Бар бездә булганны

    Без сиңа багышлыйбыз.

    Син моңа лаеклы,

    Юмарт бирүче Йәһвә.

    КУШЫМТА:

    Рәхмәт хисеннән без җырлыйбыз—

    Бина, ниһаять, төзелгән!

    И Йәһвә, монда даның булыр.

    Без көттек бу көнне күптән.