Төп мәгълуматка күчү

«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы өчен җитәкчелек

«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы өчен җитәкчелек

Эчтәлек

1. Бу җитәкчелек «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында катнашачак бар кешеләргә булышачак. Укучылар үз пунктларын әзерләр алдыннан «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә үз йөкләмәләренә кагылышлы язылган җитәкчелекне һәм шушы җитәкчелекне карап чыгарга тиеш. Бар вәгазьчеләрне укучы йөкләмәләре белән чыгыш ясарга дәртләндерегез. Шулай ук җыелыш очрашуларына йөргән, Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән риза булган һәм тормышларын мәсихче принципларга туры китергән башка кешеләр дә очрашуда катнаша ала. Берәрсе йөкләмә белән чыгышлар ясарга теләген белдерсә һәм ул әле вәгазьче булмаса, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы җитәкчесе» аның белән тиешле таләпләрне карап чыгарга тиеш. Андый сөйләшү вакытында аның белән өйрәнү үткәргән кардәш булса я аның әти-әнисе (безнең кардәшләр) булса, яхшырак булыр иде. Бу таләпләр — суга чумдырылмаган вәгазьче булыр өчен таләпләр (od 8 бүл., абз. 8).

 РӘИСНЕҢ БАШЛАНГЫЧ СҮЗЛӘРЕ

2. 1 минут. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе һәр атна беренче җырдан һәм догадан соң буласы программага кызыксыну уятачак. Ул җыелыш өчен иң файдалы фикерләрне ассызыкларга тиеш.

  АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

 3Нотык (10 минут). «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә бу нотыкның темасы һәм ике-өч төп пункттан торган кыскача эчтәлеге китерелә. Бу нотык өлкәнгә яисә сәләтле хезмәттәш ярдәмчегә бирелә. Изге Язмаларны һәр атна уку графигы буенча, Изге Язмаларның яңа китабы каралганда, шул китап белән таныштыручы видеоролик күрсәтеләчәк. Чыгыш ясаучы кардәш видеороликта күрсәтелгән фикерләрнең тема белән бәйләнешен күрсәтә ала. Ул эш дәфтәрендә китерелгән фикерләрне ассызыкларга тиеш. Вакыт җитәрлек булса, аңа шулай ук эш дәфтәрендәге рәсемнәрне файдалы итеп кулланырга кирәк; алар каралган теманы тулыландыра. Докладчы шулай ук пландагы фикерләрне ачыклаучы өстәмә материалны да куллана ала.

 4Рухи энҗеләр (10 минут). Бу пункт, кереш сүзләрне һәм йомгаклау сүзләрен әйтмичә, сораулар һәм җаваплар ярдәмендә үткәрелә. Аны өлкән яисә сәләтле хезмәттәш ярдәмче үткәрә. Ул сорауларның икесен дә бирергә тиеш. Шулай ук ул шигырьләрне укырга кирәкме-юкмы икәнен хәл итәр. Комментарийлар 30 секундтан артык булмаска тиеш.

 5Изге Язмаларны уку (4 минут). Бу йөкләмә ир-ат укучыга бирелә. Ул билгеләнгән материалны кереш сүзләрне һәм йомгаклау сүзләрен әйтмичә укый. Очрашу рәисе укучыларга уку осталыкларын яхшыртырга булышырга тырыша: материалны дөрес, табигый, аңлау белән, шома, дөрес интонация, дөрес басым һәм паузалар белән укырга өйрәнергә булыша. Изге Язмалар өзекләре төрле озынлыкта була. Шуңа күрә «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы күзәтчесе, бу йөкләмәләрне биргәндә, укучыларның сәләтләрен исәпкә алырга тиеш.

 ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

6. 15 минут. Очрашуның бу өлеше һәр вәгазьчегә хезмәттә тәҗрибә тупларга, сөйләшү осталыкларын яхшыртырга, вәгазьләү һәм өйрәтү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Ихтыяҗ булганда, өлкәннәргә укучы йөкләмәләре бирелергә мөмкин. Һәр укучы «Уку һәм өйрәтү» я «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасыннан алынган дәресне кулланырга тиеш. Дәрес «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә йөкләмә бирелгәннән соң җәяләрдә күрсәтелгән. Кайвакыт берәр пункт фикер алышу рәвешендә билгеләнгән булачак. Андый пункт өлкәнгә яисә сәләтле хезмәттәш ярдәмчегә бирелергә тиеш. (Фикер алышу пунктларын ничек алып барырга икәнен  15 нче абзацта кара.)

 7Беренче сөйләшү. Бу йөкләмәне ир-ат я хатын-кыз укучы үтәргә мөмкин. Ярдәмче шул ук җенестәге кеше я укучының гаилә әгъзасы булырга тиеш. Укучы һәм ярдәмче утырып я басып тора ала. (Бу йөкләмәнең эчтәлеге һәм вәгазьләү ысулы турында күбрәк  12 һәм  13 нче абзацларда укы.)

 8Кабат килеп китү. Бу йөкләмәне ир-ат я хатын-кыз укучы үтәргә мөмкин. Ярдәмче шул ук җенестәге кеше булырга тиеш (km-U 5/97 7 б.). Укучы һәм ярдәмче утырып я басып тора ала. Укучы үткәндәге сөйләшүне ничек дәвам итәчәген күрсәтергә тиеш. (Бу йөкләмәнең эчтәлеге һәм вәгазьләү ысулы турында күбрәк  12 һәм  13 нче абзацларда укы.)

 9Шәкертләр әзерләү. Бу йөкләмәне ир-ат я хатын-кыз укучы үтәргә мөмкин. Ярдәмче шул ук җенестәге кеше булырга тиеш (km-U 5/97 7 б.). Укучы һәм ярдәмче утырып я басып тора ала. Бу пунктта өйрәнүнең бер өлешен күрсәтергә кирәк. Кереш сүзләр я йомгаклау сүзләрен әйтү мәҗбүри түгел. Ләкин укучының дәресе кереш сүзләргә я йомгаклау сүзләренә кагылса, аларны әйтергә кирәк. Бөтен материалны укып була, ләкин бу мәҗбүри түгел.

 10Карашларыңны аңлатып бирү. Бу йөкләмә нотык итеп билгеләнсә, аны ир-ат укучы үтәргә тиеш. Сөйләшү итеп билгеләнсә, аны ир-ат я хатын-кыз укучы үтәргә мөмкин. Ярдәмче шул ук җенестәге кеше я укучының гаилә әгъзасы булырга тиеш. Укучы китерелгән чыганактагы мәгълүматны кулланып, темадагы сорауга ачык һәм әдәпле җавап бирергә тиеш. Ул чыгышы дәвамында шул чыганак басманы әйтеп китәргәме, юкмы икәнен үзе карар итә ала.

 11Нотык. Бу йөкләмәне ир-ат укучы үтәргә тиеш. Ул аны җыелыш алдындагы нотык итеп сөйли. Нотык «Кешеләрне яратыгыз» дигән брошюрадагы А кушымтасындагы пунктка нигезләнгән булса, укучы андагы шигырь(ләр)не ничек хезмәттә кулланып була икәнен ассызыкларга тиеш. Мәсәлән, ул шигырьне кайсы очракта кулланып була икәнен, аның мәгънәсен һәм кеше белән аның ярдәмендә ничек фикер йөртергә икәнен аңлата ала. Әгәр дә нотык «Кешеләрне яратыгыз» дигән брошюрадагы берәр дәреснең пунктына нигезләнгән булса, укучы шул пунктны хезмәттә ничек кулланырга икәнен күрсәтергә тиеш. Ул, кирәк дип тапса, шул дәрестәге 1 нче пунктта китерелгән мисалга игътибар итә ала я дәрестәге өстәмә шигырьләрне ассызыкларга мөмкин.

   12Йөкләмәнең эчтәлеге. Бу абзацта һәм киләсе абзацтагы мәгълүмат «Беренче сөйләшү» һәм «Кабат килеп китү» йөкләмәләренә кагыла. Башка күрсәтмә бирелмәсә, укучының максаты — үзе сөйләшкән кеше өчен мөһим булган Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләү һәм киләсе сөйләшүгә нигез салу. Укучы үзе яшәгән җирдә уңышлы һәм актуаль теманы сайларга тиеш. Ул Өйрәтү коралларыбыздан берәр басма бирергәме я берәр видео күрсәтергәме икәнен үзе карар итә ала. Яттан белгән кереш сүзләрне әйтер урынына, укучы сөйләшү осталыкларын булдырырга тиеш. Мәсәлән, аңа кешегә шәхси кызыксыну күрсәтергә һәм әңгәмәне табигый итеп алып барырга өйрәнергә кирәк.

   13Вәгазьләү ысуллары. Укучы билгеләнгән ысулны җирле шартларга туры китерергә тиеш. Мәсәлән:

  1.  (1) Өйдән өйгә вәгазьләү. Бу ысул өйдән өйгә вәгазьләүне һәм шул вакытта очраткан кеше белән үткәндәге сөйләшүне дәвам итүне үз эченә ала. Бу турыдан-туры, телефон аша я хат язып вәгазьләү булырга мөмкин.

  2.  (2) Очраклы вәгазьләү. Бу ысул, һәр мөмкинлектән файдаланып, гади сөйләшүне рухи темага боруны сурәтли. Бу эштә, мәктәптә, транспортта, я көндәлек эшләрне башкарганда очраткан кеше я күршеләр белән Изге Язмалардагы фикер белән уртаклашуны үз эченә ала.

  3.  (3) Җәмәгать урыннарында вәгазьләү. Бу ысул күчмә стенд белән вәгазьләү, эш урыннарындагы кешеләргә шалтырату, урамнарда, паркларда, парковкаларда я кешеләр күп булган башка урыннарда вәгазьләүне үз эченә ала.

 14Видеолар һәм әдәбиятны куллану. Шартларга карап, укучы видео күрсәтергәме я әдәбият бирергәме икәнен үзе хәл итә ала. Әгәр укучы йөкләмәсе үз эченә видео ала икән я укучы берәр видео күрсәтергә хәл итә икән, ул, аны күрсәтмичә генә, аның буенча фикер алышырга тиеш.

  МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

15. Бу өлеш җыр белән башлана, аннары 15 минут дәвамында Аллаһы Сүзен куллану турында бер-ике пункт булачак. Башка күрсәтмә бирелмәсә, бу пунктларны өлкәннәргә яисә сәләтле хезмәттәш ярдәмчеләргә бирергә кирәк. Әмма җирле ихтыяҗлар дигән пункт белән өлкәннәр генә чыгыш ясый. Пункт фикер алышу рәвешендә билгеләнгәндә, докладчы, пункттагы сораулардан тыш, өстәмә сораулар да бирә ала. Төп фикерләр әйтелсен өчен һәм тыңлаучылар катнаша алсын өчен, ул кереш сүзләрне кыскача әйтергә тиеш. Интервью алырга кирәк булса, интервью бирүче комментариен үз урыныннан түгел, ә сәхнәдән бирсә, яхшырак булыр.

  16Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү (30 минут). Бу пунктны өлкән үткәрергә тиеш. (Өлкәннәр аз булса, өйрәнүне сәләтле хезмәттәш ярдәмче үткәрә ала.) Өлкәннәр советы Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүне кем үткәрергә яраклы икәнен карар итәргә тиеш. Хупланган бу кардәшләр өйрәнүне файда китерерлек итеп үткәрергә, вакытында тәмамларга, төп шигырьләрне ачыкларга һәм каралган фикерләрнең гамәли файдасын күрсәтергә тиеш. Бу кардәшләргә сораулар һәм җаваплар ярдәмендә үткәреләчәк өлешләргә кагылышлы җитәкчелекне карап чыгу файдалы булыр (w23.04 24 б., рамка). Атна өчен билгеләнгән материал җентекләп каралган икән, калган вакытны кулланыр өчен генә өйрәнүне сузасы юк. Мөмкинлек булса, өйрәнү үткәрер өчен һәм абзацларны укыр өчен, һәр атна төрле кардәшләрне билгеләргә кирәк. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе Изге Язмаларны өйрәнүне кыскартырга дигән күрсәтмә бирсә, өйрәнү үткәрүче моны ничек эшләргә икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Мәсәлән, кайбер абзацларны укымыйча карап чыгып була.

  ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ

17. 3 минут. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе очрашуда яңгыраган аеруча файдалы фикерләрнең кайберләрен искә алыр. Ул киләсе атнада үткәреләчәк очрашуның материалын да кыскача гына карап китәр. Ул шулай ук киләсе атнага йөкләмәләр бирелгән укучыларның исемнәрен әйтеп китә ала. Башка күрсәтмә бирелмәсә, очрашу рәисе үзенең йомгаклау сүзләрендә җыелыш өчен кирәкле белдерүләр ясарга һәм филиалдан килгән хатларны укырга тиеш. Вәгазь очрашуы һәм җыештыру графигына кагылышлы белдерүләргә охшаш мәгълүмат сәхнәдән әйтелми. Аны белдерүләр тактасына эләргә кирәк. Моның барысы өчен вакыт җитмәсә, ул «Мәсихче тормышыбыз» дигән өлештә чыгыш ясаучы кардәшләрне үз пунктларын бераз кыскартырга сорар. ( 16 һәм  19 нчы абзацларны кара.) Очрашу җыр һәм дога белән тәмамлана.

  МАКТАУ ҺӘМ КИҢӘШ БИРҮ

18. Укучылар йөкләмәсенең һәрберсеннән соң «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе якынча бер минут эчендә укучыны билгеләнгән дәрес нигезендә мактый һәм киңәшләр бирә. Укучының чыгышы турында белдерү ясаганда, очрашу рәисе аның нинди дәрес кулланганын алдан әйтми. Укучы чыгышын тәмамлагач һәм мактау сүзләре әйтелгәч, очрашу рәисе укучының дәресен әйтер һәм ул аны кайсы яклардан яхшы үтәгәнен яисә ни өчен аңа тагын бу дәресне кулланырга кирәклеген ипләп кенә аңлатыр. Очрашу рәисе, файдалы дип тапса, чыгышның башка якларын да искә ала ала. Укучыга берүзенә генә җыелыштан соң я башка уңайлы вакытта, «Уку һәм өйрәтү» брошюрасына нигезләнеп, өстәмә киңәшләр биреп була. Бу киңәшләр укучы кулланган дәрес нигезендә я башка дәрес нигезендә була ала. ( 19,  24 һәм  25 нче абзацларда «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе һәм киңәшләр бирүче кардәшнең рольләре турында күбрәк укы.)

     ВАКЫТ

19. Пунктлар үткәрүче кардәшләр, шул исәптән «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе, үз чыгышларын билгеләнгән вакыт эчендә ясарга тиеш. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә һәр пункт өчен вакыт билгеләнгән булса да, материал ачыкланганнан соң вакыт калса, чыгышны сузасы юк. Берәр чыгыш сузылса, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе я киңәшләр бирүче кардәш җыелыштан соң чыгыш ясаучының берүзенә генә киңәш бирергә тиеш. ( 24 һәм  25 нче абзацларны кара.) Җыелыш очрашуы, шул исәптән җырлар һәм догалар, 1 сәгать 45 минут дәвам итәргә тиеш.

 РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕНЕҢ КИЛЕП КИТҮЕ

20. Район күзәтчесе җыелышка килгәндә, программа «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә әйтелгәнчә үткәрелер, ләкин бер генә үзгәреш булыр: «Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү» урынына район күзәтчесенең 30 минутлык хезмәт нотыгы булачак. Бу нотык яңгыраганчы, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе программаның төп фикерләрен кабатлар, киләсе атнада булачак программага игътибар итәр, кирәкле белдерүләр ясар, кирәкле хатлар укыр һәм район күзәтчесенең чыгышын игълан итәр. Район күзәтчесе үз нотыгыннан соң, туры килгән җырны сайлап, очрашуны тәмамлар. Ул җыелышны дога белән тәмамларга икенче кардәшне сорарга мөмкин. Район күзәтчесенең җыелышка килеп китүе атнасында җыелыш телендә өстәмә сыйныфларда чыгышлар ясалмый. Җыелышта берәр төркем оештырылган булса, бу төркем район күзәтчесенең җыелышка килеп китүе атнасында да үз очрашуын үткәрә ала, ләкин район күзәтчесенең хезмәт нотыгын алар җыелыш белән бергә тыңларга тиеш.

 КОНГРЕСС ҮТКӘН АТНА

21. Конгресс үткән атнада җыелыш очрашулары үткәрелми. Җыелышта белдерү ясалсын: шул атнадагы материалны кардәшләр шәхси рәвештә я гаиләләре белән бергә өйрәнсен.

 МӘСИХНЕҢ ҮЛЕМЕН ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ АТНАСЫ

22. Кичә үткәреләчәк көн эш көннәренә туры килсә, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы үткәрелмәячәк.

 «ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ» ОЧРАШУЫ ҖИТӘКЧЕСЕ

23. Өлкәннәр советы «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы җитәкчесе итеп берәр өлкәнне сайлар. Бу өлкән очрашуның яхшы оештырылган булуы һәм шушы җитәкчелек буенча үткәрелүе өчен җаваплы. Ул киңәшләр бирүче кардәш белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш. Яңа эш дәфтәре чыккач, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы җитәкчесе атна уртасындагы очрашуның бар пунктларын 2 айга билгеләр. Ягъни ул бар йөкләмәләрне һәм өлкәннәр советы хуплаган кардәшләр арасыннан атна уртасындагы очрашулар рәисен, шулай ук укучыларга йөкләмәләрне билгели. ( 3—16 нчы һәм  24 нче абзацларны кара.) Укучыларга йөкләмәләрне билгеләгәндә, ул укучыларның яшен, тәҗрибәсен һәм каралачак темага кагылышлы сөйләү иреген исәпкә алырга тиеш. Ул очрашуның башка пунктларын билгеләгәндә дә шулай эш итәргә тиеш. Һәрбер йөкләмәне ким дигәндә өч атна алдан бирергә кирәк. Укучы йөкләмәләре өчен «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез очрашуындагы йөкләмә» (S-89) дигән бланкны кулланып була. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы җитәкчесе очрашуда кем нинди пункт белән чыгыш ясаганын күрсәтүче графикның белдерүләр тактасына эленүе турында кайгырта. Өлкәннәр советы аңа ярдәм итәр өчен икенче бер өлкәнне я хезмәттәш ярдәмчене билгели ала. Әмма пунктлар белән чыгыш ясар өчен өлкәннәр генә билгеләнергә тиеш.

    «ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ» ОЧРАШУЫ РӘИСЕ

24. Һәр атна төрле өлкәннәр бу очрашуны тулаем үткәрер. (Өлкәннәр аз булса, очрашу рәисе булып сәләтле хезмәттәш ярдәмче билгеләнергә мөмкин.) Бу очрашуны үткәргән кардәш очрашуның башлангыч һәм йомгаклау сүзләрен әзерләргә тиеш. Ул программаның бар өлешләрен игълан итеп торыр. Өлкәннәр санына карап, аңа бу очрашуның башка пунктлары да, аеруча, фикер алышмыйча, видеоролик күрсәтелергә тиеш пунктлар, бирелергә мөмкин. Пунктлар арасындагы сүзләр бик кыска булырга тиеш. Өлкәннәр советы нинди өлкәннәр очрашуның рәисе була ала икәнен билгеләр. Бу билгеләнгән өлкәннәр вакыт-вакыт очрашу рәисе булып хезмәт итәр. Җирле шартларга карап, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуының җитәкчесе, бәлки, башка өлкәннәргә караганда, очрашуның рәисе булып ешрак хезмәт итәчәк. Берәр өлкән Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүне үткәрергә яраклы икән, димәк, ул очрашу рәисе дә булырга сәләтледер. Шуны истә тотыгызчы: «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы рәисе катнашучыларны эчкерсез мактарга һәм, кирәк булганда, аларга гамәли киңәшләр бирергә тиеш. Очрашу рәисе программаның үз вакытында тәмамлануы өчен җаваплы. ( 17 һәм  19 нчы абзацларны кара.) Очрашу рәисе теләсә һәм сәхнәдә җитәрлек урын булса, сәхнәдә аерым микрофон стойкасын куеп була. Шул чакта очрашу рәисе, бу стойка алдында басып торып, үз сүзләрен әйтәчәк, ә пунктлар үткәргән кардәшләр үз чыгышларын төп микрофон алдында ясаячак. Шулай ук очрашу рәисе, Изге Язмалар укылганда һәм «Хезмәт итү осталыгын яхшыртабыз» өлеше барганда, сәхнәдә өстәл артында утырырга мөмкин. Бу вакытны саклап калырга булышыр.

   КИҢӘШЛӘР БИРҮЧЕ КАРДӘШ

25. Мөмкин булса, бу вазифа тәҗрибәле докладчы булган өлкәнгә бирелер. Кирәк булганда, ул чыгышлар ясаучы өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә йөзгә-йөз киңәшләр бирәчәк; бу чыгышларга «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуындагы пунктлар, ачык нотыклар, өйрәнү өчен мәкаләләрне үткәрү, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү һәм андагы материалны уку керә. ( 19 нчы абзацны кара.) Җыелышта оста итеп нотыклар сөйли һәм өйрәтә алган берничә өлкән булса, һәр ел төрле кардәшләр бу вазифаны үти ала. Өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә һәр чыгышларыннан соң киңәш бирү мәҗбүри түгел.

 ӨСТӘМӘ КЛАССЛАР

26. Укучыларның санына карап, өстәмә классларны оештырып була. Укучыларга киңәш бирер өчен, һәр класска туры килгән абый-кардәш билгеләнә. Мөмкин булса, бу өлкән булырга тиеш. Әмма, кирәк булса, бу вазифаны сәләтле хезмәттәш ярдәмчегә билгеләп була. Өлкәннәр советы бу вазифаны кемгә бирергә һәм моны берничә кардәш чиратлап үтәрме икәнен хәл итә. Бу вазифаны үтәгән кардәш  18 нче абзацта язылган тәртип буенча эш итсен. Өстәмә класс оештырылса, укучылар «Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр» дигән өлештәге «Рухи энҗеләр» дигән пункттан соң классларга бүленә. Алар, соңгы укучы йөкләмәсе үтәлгәннән соң, төп залга кайтырга тиеш.

 ВИДЕОЛАР

27. Очрашуда төрле видеороликлар күрсәтеләчәк. Аларны JW Library® кушымтасында табып һәм төрле электрон җайланмаларда карап була.

© 2023 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania

S-38-TAT 11/23