Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тере планета

Тере планета

Җирдәге тормыш, бер-бер артлы барган очраклы «туры килүләр» булмаса, беркайчан да мөмкин булмас иде. Бу «туры килүләрнең» кайберләре XX гасырга кадәр хәтта билгеле дә булмаган яисә кешеләр аларны аңлап бетермәгән. Менә аларның кайбер мисаллары:

  • Җирнең Киек каз юлы галактисындагы һәм Кояш системасындагы урыны, аның орбитасы, күчәренең авыш булуы, әйләнеш тизлеге һәм үзенчәлекле иярчене.

  • Җирнең ике катлы «калканы» булып торган магнит кыры һәм атмосферасы.

  • Һава белән суны чистартып торучы һәм аларның күләмен үзгәрешсез калдыручы табигатьтәге әйләнешләр.

Бу мисалларны карап чыкканда, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Җирнең үзенчәлекләре үзеннән-үзе барлыкка килгәнме яки аларны кемдер билгеле бер максат белән яратканмы?»

Җирнең «адресы»

Җир, без анда яши алсын өчен, Галәмнең иң яхшы урынында урнашкан

Кеше үз адресын язганда, гадәттә, яшәгән илен, шәһәрен һәм урамын яза. Җирнең дә адресы бар: «иле» — Киек каз юлы галактикасы, «шәһәре» — Кояш системасы, ягъни кояш белән планеталар, һәм «урамы» — Кояш системасындагы орбитасы. Галимнәр астрономия һәм физика өлкәләрендәге казанышлар ярдәмендә Галәмдәге урыныбызның яшәү өчен никадәр уңайлы булуын яхшырак аңлый башлаган.

Безнең «шәһәр», яки Кояш системасы, Киек каз юлы галактисының иң яхшы урынында урнашкан: ул галактиканың үзәгеннән бик ерак та, аңа бик якын да түгел. Галимнәр галактиканың бу зонасын «яшәү зонасы» дип атыйлар, һәм монда яшәү өчен мөһим булган химик элементлар нәкъ кирәкле күләмдә бар. Галактиканың кырыена якынрак бу элементлар бик аз, ә үзәгенә якынрак бик көчле радиация һәм башка сәбәпләр аркасында яшәү бик куркыныч. «Без Галәмнең иң яхшы урынында яшибез»,— дип әйтелә бер журналда («Scientific American»)1.

Тормыш өчен иң яхшы «урам». Җирнең «шәһәрдәге» «урамы» — Кояш системасындагы орбитасы да — яшәү өчен иң уңайлы «урам». Бу орбита Кояштан якынча 150 миллион километр ераклыкта урнашкан. Ул яшәү өчен яраклы зона буенча үтә — монда бик салкын да, бик эссе дә түгел. Бу «урам» түгәрәк диярлек, шуңа күрә ел дәвамында Җир Кояштан бер ераклыкта калып әйләнә.

Ә Кояш — яктылык белән җылылыкның иң яхшы чыганагы. Ул нәкъ кирәкле зурлыкта һәм яктылык белән җылылыкны нәкъ тиешле күләмдә үзгәрешсез биреп тора. Шуңа күрә аны «үзенә күрә бер йолдыз» дип атыйлар2.

Җирнең иң яхшы «күршесе». Әгәр сезгә Җиргә «күрше» сайларга кушсалар, сез аңа Айдан да яхшырак «күрше» таба алмас идегез. Кояш системасындагы планеталарның иярченнәре үз планеталарыннан күпкә кечерәк. Ә Айның диаметры Җирнең диаметрыннан якынча дүрт тапкыр гына кечерәк. Моның шулай булуы юкка гынамы? Юкка гына түгел.

Ай ярдәмендә океан сулары күтәрелә һәм чигенә, ә бу җирнең экологиясенә зур файда китерә. Ай ярдәмендә, шулай ук, Җир күчәренең авышлыгы үзгәрми. Ай нәкъ безнең планетабыз өчен ясалган: ул булмаса, Җир шарының күчәре чайкалып торыр иде һәм ахыр чиктә Җир, бәлкем, бер ягына «ятар» иде! Моның нәтиҗәсендә туган һава торышындагы һәм бүтән үзгәрешләр Җир өчен һәлакәтле булыр иде.

Җир күчәренең авышлыгы һәм әйләнеше. Җир күчәренең авышлыгы якынча 23,4 градус булганга, планетабызда ел фасыллары алмашынып тора, уртача температура саклана һәм төрле климат зоналары бар. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Планетабызның күчәре тормыш мөмкин булсын өчен нәкъ кирәкле почмакка авышкан» («Rare Earth—Why Complex Life Is Uncommon in the Universe»)3.

Җир әйләнгәнгә, көн белән төн дә «нәкъ кирәкле» озынлыкта. Ул әкренрәк әйләнсә, көннәр озынаер иде, һәм аның кояшлы ягы бик эссе, ә капма-каршы ягы бик салкын булыр иде. Ә тизрәк әйләнсә, көннәр кыскарып, бәлки, берничә сәгать кенә булыр иде һәм бу бертуктаусыз көчле давылларга һәм бүтән һәлакәтләргә китерер иде.

Җирне яклаучы «калканнар»

Галәм — бу бик хәтәр урын. Анда тормыш өчен куркыныч радиация таралган һәм метеороидлар очып йөри. Галәмдә бертуктаусыз «атыш» бара дип әйтеп була. Шулай да безнең зәңгәр планетабыз бу «полигон» аша берни зыян күрмичә очып бара. Ни өчен зыян күрми? Чөнки Җирнең гаҗәеп ике катлы «калканы» бар: көчле магнит кыры һәм нәкъ безнең планетабыз өчен ясалган атмосфера.

Җирнең күзгә күренми торган магнит кыры

Җирнең магнит кыры. Җир үзәгендә эретелгән тимер шар әйләнә, шуңа күрә планетабызның еракка Галәмгә, тарала торган көчле магнит кыры бар. Ул, калкан сыман, безне Галәмдәге радиациянең зур өлешеннән, шулай ук Кояш җиленнән, кабынышларыннан һәм Кояш таҗындагы шартлаулардан яклый. Кояш җиле — бу протоннар белән электроннарның өзлексез агымы, кабынышлары миллиардларча водород бомбаның шартлавына тиң, ә таҗындагы шартлаулары нәтиҗәсендә Галәмгә миллиардлаган тонна материя азат ителә. Җирнең магнит кыры моның барысыннан яклый, һәм моны сез үз күзләрегез белән күрә аласыз. Чөнки Кояш кабынышлары һәм Кояш таҗындагы шартлаулар аркасында төньяк балкышы туа — Җирнең магнит полюсларына якынрак булган атмосфераның югары өлешендә күренә торган төрле төстәге гаҗәеп күренеш.

Төньяк балкышлары

Җирнең атмосферасы. Җирнең төрле газлардан торган бу «юрганы» безгә суларга мөмкинлек тә, Җиргә өстәмә яклау да бирә. Атмосфераның өскә өлешендә, стратосферада, кислородның бер төре — озон катлавы урнашкан. Ул ультрафиолет нурларының 99 процентын үзенә сеңдереп бара. Шулай итеп озон катлавы җирдәге тормышның күп төрләрен, мәсәлән, кешеләрне һәм кислородның зур өлешен ясап чыгаручы планктонны куркыныч радиациядән яклый. Озон катлавының калынлыгы үзгәреп тора һәм ультрафиолет нурлары көчәйгәндә калыная. Шулай итеп озон катлавын Җирнең үзгәреп торучы калканы дип атап була.

Атмосфера безне метеорлардан яклый

Галәмнән Җир атмосферасына һәр көн тузан бөртегеннән алып таш кисәгенә кадәр зурлыкта миллионлаган санлы төрле кисәкләр очып керә һәм барысы диярлек янып бетә. Аларның күктә калдырган якты эзләрен метеорлар дип атыйлар. Шул кисәкләр Җир «калканнары» аша үтә алмаса да, тормыш өчен кирәкле булган җылы һәм яктылык Җиргә үтеп керә. Атмосфера хәтта бу җылыны Җир шары буйлап таратырга булыша, ә төнлә Җирне, юрган шикелле, каплап тора һәм җылының Галәмгә таралуын әкренәйтә.

Гаҗәеп ясалган Җирнең атмосферасын һәм магнит кырын могҗизалар дип атап була. Аларны әле дә тулысынча аңлап бетерә алмыйлар. Моны шулай ук безнең планетабыздагы тормыш өчен кирәк булган табигатьтәге әйләнешләр турында да әйтеп була.

Планетабызның ике катлы «калканы» үзеннән-үзе барлыкка килгәнме?

Табигатьтәге әйләнешләр

Шәһәргә чиста һава һәм чиста су бирми башласалар, шулай ук аның канализациясен япсалар, бу шәһәрдә тиздән төрле авырулар тарала башлар иде һәм кешеләр үләр иде. Җирне ресторан белән чагыштырсак, алар арасындагы зур аерманы күрербез. Ресторанга ризыгын читтән алып килеп, чүп-чарын чыгарып торалар, ә безнең планетабызга чиста суны һәм һаваны Галәмнән алып килмиләр һәм чүп-чарын да Галәмгә чыгармыйлар. Алайса ничек соң Җир сәламәт һәм яшәүгә яраклы булып кала? Моңа табигатьтәге әйләнешләр үз өлешен кертә. Бу брошюрада су, углерод, кислород һәм азот әйләнешләре турында әйтелә.

Су әйләнеше. Су тормыш өчен мөһим. Кеше сусыз берничә көн генә яши ала. Су әйләнеше ярдәмендә Җир йөзендә чиста һәм саф су бар. Бу әйләнеш өч өлештән тора. 1. Кояш җылытканга, су парга әйләнеп, атмосферага күтәрелә. 2. Өскә күтәрелгәч, куерган су парлары болытларга әверелә. 3. Болытлардан су яңгыр, боз яки кар булып җиргә ява һәм соңыннан кабат парга әйләнә. Шулай итеп су әйләнеше тәмамлана. Ел саен мондый әйләнеш аша күпме су үтә? Галимнәрнең исәпләве буенча, бу су бөтен җир йөзен капласа, аның тирәнлеге 80 сантиметр чамасы булыр иде4.

Углерод һәм кислород әйләнешләре. Яшәр өчен без суларга тиеш. Сулыш алганда, без кислород белән сулыйбыз, ә сулап чыгарганда, углекислый газ чыгарабыз. Моны миллиардлаган кеше һәм җәнлек эшли. Ни өчен соң алайса атмосферадагы кислород бетми, ә углекислый газның күләме артмый? Кислород әйләнеше булганга күрә. 1. Фотосинтез вакытында үсемлекләр без сулап чыгарган углекислый газны һәм кояш яктылыгын үзләштереп, углеводород белән кислород булдыралар. 2. Без шул кислород белән сулаганда, бу әйләнеш тәмамлана. Үсемлекнең бар бу матдәләрне һәм шул исәптән сулар өчен һаваны булдырып чыгу процессы тыныч кына, бернинди чүп-чарсыз һәм бертуктаусыз дәвам итә.

Азот әйләнеше. Җир йөзендә тормыш булсын өчен шулай ук протеиннар, ягъни аксым, кебек органик молекулалар кирәк. А. Ә аларны булдыруга үз өлешен азот кертә. Бәхеткә каршы, бу газ безнең атмосфераның 78 процентын тәшкил итә. Яшен яшьнәгәндә, азоттан үсемлекләр үзләштерә ала торган төрле кушылмалар барлыкка килә. Б. Алардан үсемлекләр органик молекулалар булдыра. Җәнлекләр, бу үсемлекләрне ашап, азотны үзләштерәләр. В. Ахыр чиктә, үсемлек корыгач һәм җәнлек үлгәч, бактерияләр алардагы азот кушылмаларны эшкәртәләр. Черү дип аталган бу процесс ярдәмендә азот кире туфракка һәм һавага кайта. Шулай итеп азот әйләнеше тәмамлана.

Искиткеч эшкәртү!

Кешеләр үзләренең алдынгы технологияләре белән һәр ел бихисап күп тонна эшкәртеп булмый торган токсид чүп-чар тудыра. Ә Җир төрле химик реакцияләр ярдәмендә үзенең бар калдыкларын эшкәртеп бара.

Сез ничек уйлыйсыз, Җирнең эшкәртү системалары кайдан килеп чыккан? «Җирнең экосистемасы үзеннән-үзе барлыкка килгән булса, табигатьтә андый камил гармония, бәлкем, булмас иде»,— дип әйтә дин һәм фән турында язучы М. А. Кори5. Сез аның сүзләре белән ризамы?