Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез

Бу китапны укып, сез вакыт буенча сәяхәт итәрсез һәм барлыкка китерү, Гайсә Мәсихнең тууы һәм Патшалыкның килүе турында белерсез.

Җитәкче советтан хат

Бу китапны ничек кулланырга?

БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китерә

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китергән. Ни өчен Аллаһы иң башта, бөтен нәрсәне яратканчы, бер фәрештәне булдырган?

ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китерә

Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китергән, һәм алар Гадән бакчасында яши башлаган. Алар балалар тудырып, бөтен җирне оҗмахка әйләндерергә тиеш булган.

ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган

Гадән бакчасындагы бер агач нәрсә белән аерылып торган? Ни өчен Хаува аның җимешен ашаган?

ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ачу үтерүгә китерә

Аллаһы Һабилнең корбанын кабул иткән, ә Кабилнекен кабул итмәгән. Моны белгәч, Кабилнең нык ачуы килгән һәм ул коточкыч гөнаһ кылган.

БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Нух көймәсе

Кайбер фәрештәләр җирдәге хатын-кызларга өйләнгәч, алардан туган балалар явыз әзмәверләр булып үскән. Җинаятьчелек бөтен җир буйлап таралган. Әмма Нух Аллаһыны яратып һәм тыңлап яшәгән.

АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Сигез кеше Туфанда котылып кала

Туфан вакытында яңгыр 40 көн һәм 40 төн яуган. Нух үз гаиләсе белән көймәдә барлыгы бер елдан артык вакыт булган. Аннан соң алар көймәдән чыккан.

ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бабыл манарасы

Кешеләр шәһәр һәм күккә кадәр җиткән манара төзергә теләгән. Ни өчен Аллаһы кинәт аларның телләрен буташтырган?

СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган

Ни өчен Ибраһим белән Сара Урдагы өйләрен сатып, Кәнган җирендә чатырларда яши башлаган?

ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ниһаять, угыл туа!

Аллаһының Ибраһимга бирелгән вәгъдәсе ничек үтәлер? Исхак ашамы, Исмәгыйл ашамы?

УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Лут хатынын исегездә тотыгыз

Аллаһы Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә ут һәм күкерт яудырган. Ни өчен бу шәһәрләр юк ителгән булган? Ни өчен Лут хатынын истә тотарга кирәк?

УН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһимның иманы сынала

Аллаһы Ибраһимга: «Бердәнбер улыңны ал һәм аны Мориа җирендәге тауда корбан итеп китер»,— дигән. Ибраһим бу иман сынавын ничек үткән?

УН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб мирас ала

Исхак белән Рабиганың Исау һәм Ягъкуб исемле игезәк малайлары булган. Беренче булып туганга, Исау махсус мирас алырга тиеш булган. Ни өчен ул аны бер касә ашка саткан?

УН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб белән Исау татулаша

Ягъкуб, фәрештәдән фатиха алыр өчен, нәрсә эшләгән? Ул Исау белән ничек татулашкан?

УН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһыга тыңлаучан кол

Йосыф яхшылык кылып яшәгән, әмма гаделсезлектән интеккән. Ни өчен?

УН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Йосыфны беркайчан да онытмаган

Йосыф үз гаиләсеннән ерак булса да, Аллаһы аны беркайчан да калдырмаган.

УН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әюп кем ул?

Хәтта авыр булганда да, ул Йәһвәне тыңлаган.

УН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Муса Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый

Әнисенең акыллы эш итүе ярдәмендә, Муса исән калган.

УН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Янып торган куак

Ни өчен янып торган куак янып бетмәгән?

УН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Беренче өч җәза

Фиргавен, горур булып калганга, үз халкына күп бәла-каза китергән.

ЕГЕРМЕНЧЕ ХИКӘЯ

Киләсе алты җәза

Бу алты җәза беренче өч җәзадан нәрсә белән аерылып торган?

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Унынчы җәза

Бу җәза шулкадәр коточкыч булган ки, хәтта горур фиргавен ахыр чиктә бирешкән.

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кызыл диңгездәге могҗиза

Фиргавен ун җәзаны кичереп чыккан. Әмма Кызыл диңгездәге могҗизаны ул кичерәчәкме?

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәгә бирелгән вәгъдә

Исраиллеләр, Синай тавы янында булганда, Аллаһыга махсус вәгъдә биргән.

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар үз вәгъдәсен бозган

Муса таш такталарны алып килгәндә, халык зур гөнаһ кылган.

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гыйбадәт кылу өчен изге чатыр

Бу изге чатырда килешү сандыгы торган.

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Унике шымчы

Йошуа белән Кәлебнең сүзләре Кәнган җирен карарга барган башка ун шымчыныкыннан аерылып торган.

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар Йәһвәгә каршы чыккан

Корах, Датан, Абирам һәм тагын 250 кеше Муса белән Һарунны Йәһвә сайлаганын санга сукмаган.

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бильямның ишәге сөйләшә

Ишәк күренми торган бер шәхесне күргән.

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йәһвә Йошуаны сайлый

Аллаһы Йошуага биргән күрсәтмәләр безгә дә файда китерә.

УТЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Рәхәб шымчыларны яшерә

Әрихә стеналары җимерелеп төшә. Әмма Рәхәбнең шул стенадагы йорты зыян күрми.

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йошуа һәм гибонлылар

Йошуа Йәһвәдән кояш баемасын дип үтенгән. Йәһвә җавап биргәнме?

УТЫЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яңа җитәкче һәм ике кыю хатын

Йошуа үлгәннән соң, исраиллеләр потларга табына башлаган. Тормыш бик авыр булып киткән, ләкин Барак хаким, Дибра пәйгамбәр хатын һәм Йаилә ярдәмгә килә.

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рут белән Нагомия

Ике тол хатын Исраилгә барган. Аларның берсе — Рут — басуда эшләгәндә, аңа Богаз игътибар иткән.

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гидеон мидьянлыларны җиңә

Исраиллеләр, мидьянлылардан газап күреп яшәгәндә, Йәһвәдән ярдәм үтенә башлаган. Гидеонның кечкенә гаскәре дошманнарның 135 000 гаскәриләрен ничек җиңгән?

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Һанна угыл сорап дога кыла

Илкана хатыннары Һанна һәм Пәнинә, шулай ук балалары белән Шилодагы изге чатырга гыйбадәт кылырга бара. Анда Һанна угыл сорап дога кыла. Киләсе елда Ишмуил туа!

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ифтахның вәгъдәсе

Ифтах Йәһвәгә нәрсә вәгъдә иткән һәм ни өчен? Ифтахның кызы әтисенең вәгъдәсенә ничек караган?

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ишмуил белән сөйләшә

Баш рухани Илийнең ике улы изге чатырда руханилар булып хезмәт иткән, ләкин алар Йәһвәнең кануннарын үтәмәгән. Яшь Ишмуил алардан аерылып торган. Бер төнне Йәһвә Ишмуил белән сөйләшкән.

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Шимшонны көчле итә

Аллаһы Шимшонны, ул филистилеләр белән көрәшә алсын өчен, көчле иткән, әмма Шимшон дөрес булмаган адым ясагач, филистилеләр аны тотып алган.

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Исраилнең беренче патшасы

Йәһвә исраиллеләрне җитәкләр өчен хакимнәрне билгеләгән, әмма алар үзләренә патша сораган. Ишмуил Шаулны беренче патша итеп майлаган, ләкин соңрак Йәһвә Шаулны кире каккан. Ни өчен?

КЫРЫГЫНЧЫ ХИКӘЯ

Давыт һәм Голиат

Йәһвә Давытны Исраилнең киләсе патшасы итеп сайлый. Давыт яхшы патша була.

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт һәм Шаул

Ни өчен бу ике кешенең берсе икенчесен нәфрәт иткән, һәм икенчесе үзен ничек тоткан?

КЫРЫК ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кыю һәм тугры Йонафан

Патшаның улы белән Давыт якын дуслар булып китә.

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт патша гөнаһ кыла

Начар карар күп кайгы китерә.

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең гыйбадәтханәсе

Сөләйман патшаның үтенече Йәһвәгә бик ошаган. Йәһвә аңа сораганыннан күпкә күбрәк биргән.

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраил патшалыгы бүленә

Күп кенә исраиллеләр Йәһвәгә хезмәт итүләрен калдырган.

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Кармил тавындагы сынау

Кем хак Аллаһы: Йәһвә я Багалмы?

КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ильясны ныгыта

Синеңчә, Йәһвә сине дә ныгыта аламы?

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Тол хатынның улы үледән терелтелә

Бер йортта ике могҗиза була!

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Яман патшабикә җәза ала

Нәбутәйнең йөзем бакчасын урлап алыр өчен, Изәбел аны үтерергә мәкерле план кора! Йәһвә Аллаһы Изәбелнең явызлыгын күрми калмый.

ИЛЛЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Йәһшәфәтне яклый

Яһүдкә дошман халыклардан куркыныч янаганда, яхшы патша Йәһшәфәт Аллаһыга дога кылган.

ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гаскәр башлыгы һәм кечкенә кыз

Кечкенә исраилле кыз үз хуҗабикәсенә Йәһвәнең бөек көче турында сөйли. Нәтиҗәсендә могҗиза була.

ИЛЛЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең утлы гаскәре

Илишаның хезмәтчесе «безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк» икәнен ничек күрә алган?

ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йодай кыюлык күрсәтә

Тугры рухани явыз патшабикәгә каршы тора.

ИЛЛЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Юныска карата сабырлык күрсәтә

Аллаһының бер пәйгамбәрен зур балык йоткан. Ничек бу килеп чыккан? Ул яңадан коры җиргә ничек ирешкән? Йәһвә аны нәрсәгә өйрәткән?

ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең фәрештәсе Һизәкыяне яклый

Яһүд патшалыгының дошманнары Йәһвә үз халкын коткара алмаячак дип әйткән, ләкин алар хак булмаган!

ИЛЛЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йошия Аллаһы Канунын яраткан

Йошиягә сигез яшь булганда, ул Яһүд патшасы булып китә. Ул үз халкына Йәһвәгә гыйбадәт кылырга ярдәм итә.

ИЛЛЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ирмияне вәгазьләргә җибәрә

Бу яшь пәйгамбәр Йәһвә әйткәнне эшләгәч, аксакаллар бик ярсып киткән.

ИЛЛЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимның җимерелүе

Йәһвә Яһүд халкын аларның ялган илаһларга табынулары өчен калдырган.

ИЛЛЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йәһвәгә тыңлаучан дүрт егет

Яшь яһүдләр, хәтта Бабылдагы сараенда булганда, тәвәккәллек белән Йәһвәгә тугрылыкларын саклаган.

АЛТМЫШЫНЧЫ ХИКӘЯ

Мәңгелек Патшалык

Даниял Нәбукаднизарның сәер төшенең мәгънәсен аңлатып бирә.

АЛТМЫШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар сынга табынмаган

Сидрах, Мисах һәм Әбдинах Бабылның патшасы куйган зур алтын сынга табынудан ваз кичә.

АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Зур агач турындагы төш

Нәбукаднизарның төше аның киләчәгенә кагыла.

АЛТМЫШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Стенадагы язу

Стенадагы серле сүзләр кайчан пәйда булган һәм алар нәрсә аңлаткан?

АЛТМЫШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Даниял арысланнар чокырында

Даниял кебек, көн саен Йәһвәгә дога кыл!

АЛТМЫШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Әсфирә үз халкын коткара

Әсфирә, килмешәк ятим булса да, патшабикә булып киткән.

АЛТМЫШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Езра Аллаһы Канунына өйрәтә

Халык, Езраны тыңлаганнан соң, Аллаһыга махсус вәгъдә биргән.

АЛТМЫШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимның стеналары

Никами дошманнарның һөҗүм итәргә җыенганнары турында белгән. Ни өчен ул куркып китмәгән?

АЛТМЫШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Илисәбәтнең улы туа

Ни өчен фәрештә Илисәбәтнең иренә, бала туганчы ул сөйләшә алмаячак, дип әйткән?

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Мәрьям янына Җәбраил килә

Җәбраил Мәрьямгә бер хәбәр әйтә. Бу Мәрьямнең тормышын үзгәртә.

ҖИТМЕШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә

Көтүчеләр, моны ишеткәч, шунда ук эш итә башлаган.

ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Гайсәне яклый

Явыз патша Гайсәне үтерергә тели.

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яшь Гайсә

Ул гыйбадәтханәдә утырган укытучыларны ничек гаҗәпләндерә?

ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъя Мәсихнең килүе турында вәгазьли

Яхъя, үскәч, пәйгамбәр булып китә. Ул Мәсихнең килүе турында вәгазьли. Кешеләр бу хәбәргә ничек карый?

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең Мәсих булып китүе

Яхъя Гайсә турында Аллаһы Бәрәне дип әйткәндә, аның нәрсә әйтәсе килгән?

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иблис Гайсәне сыный

Иблис Гайсәне өч тапкыр сыный. Ничек итеп? Гайсә ничек үзен тоткан?

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куа

Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдән хайваннарны куып чыгара һәм акча алмаштыручыларның өстәлләрен аудара?

ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Самарияле хатын

Ягъкуб коесы янында Гайсә самарияле хатын белән сөйләшкән. Хатын моңа бик гаҗәпләнгән. Ни өчен? Гайсә аңа моңарчы беркемгә дә әйтмәгән нинди сүзләрне әйткән?

ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Патшалык хакында вәгазьли

Гайсә үзенең кайбер шәкертләрен «кеше тотучылар» булырга чакыра. Соңрак ул 70 шәкертен яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәтә.

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә күп могҗизалар кыла

Гайсә кайда гына барса да, авырулы кешеләр аңардан ярдәм алыр өчен килгән, һәм ул аларны савыктырган. Ул хәтта бер кызны үледән терелткән.

СИКСӘНЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә унике рәсүлне сайлый

Ул аларны нинди максат белән сайлаган? Аларның исемнәрен хәтерлисезме?

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Таудагы вәгазь

Гайсә тауда җыелган халыкны күп файдалы нәрсәгә өйрәтә.

СИКСӘН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтә

Ул аларны нәрсә турында «бертуктаусыз дога кылырга» өйрәткән?

СИКСӘН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә меңләгән кешене ашата

Бу могҗизадан без Гайсә һәм Йәһвә турында нәрсә беләбез?

СИКСӘН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә су өстеннән атлап бара

Рәсүлләрнең бу могҗизаны күргәч нәрсә хис иткәннәрен күз алдына китерә аласыңмы?

СИКСӘН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Шимбә көнне кешене савыктыра

Ни өчен кайберәүләргә Гайсәнең эшләре ошамаган?

СИКСӘН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Лазарны үледән терелтә

Гайсә Мәрьямнең елаганын күргәч, үзе дә елап җибәрә. Ләкин тиздән аларның күз яшьләре шатлык белән алмашына.

СИКСӘН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме

Гайсә, үзенең үлеме алдыннан үз рәсүлләре белән соңгы тапкыр ашаганда, аларга мөһим күрсәтмәләр бирә.

СИКСӘН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәне кулга алалар

Яһүд Искариот Гитсимән бакчасына кылычлар һәм чукмарлар тоткан күп кешене китерә. Шунда алар Гайсәне кулга алалар.

СИКСӘН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Петер Гайсәдән ваз кичә

Каяфәс йортының ишегалдында нинди вакыйгалар булган? Шул йорт эчендә Гайсә белән нәрсә була?

ТУКСАНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Голгофада үлә

Ни өчен Пилат Гайсәне үтерергә кушкан?

ТУКСАН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үледән терелә

Гайсә үлеменнән соң нинди искитеч вакыйгалар була?

ТУКСАН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә янә үз шәкертләренә күренә

Гайсә балыкчыларның игътибарын җәлеп итәр өчен нәрсә эшли?

ТУКСАН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә күккә кайта

Ләкин башта ул үз шәкертләренә мөһим күрсәтмәләр бирә.

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Шәкертләргә изге рух бирелә

Изге рух ярдәмендә алар нинди могҗизалы сәләткә ия булган?

ТУКСАН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аларны бернәрсә дә туктата алмаган

Гайсәне үтергән дини җитәкчеләр аның шәкертләрен вәгазьләүдән туктатырга тели. Ләкин аларның бернәрсә дә килеп чыкмый.

ТУКСАН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Шаулны сайлый

Шаул мәсихчеләрнең дошманы булган, ләкин кинәт барысы да үзгәргән.

ТУКСАН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Көрнилигә изге рух бирелә

Ни өчен Аллаһы Петергә яһүд булмаган шул кешенең йортына барырга кушкан?

ТУКСАН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мәсихчеләр дине төрле халыкларга тарала

Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре ерак җирләрдә вәгазьли.

ТУКСАН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Төрмә сакчысы хакыйкатьне кабул итә

Ни өчен Паул белән Силасны төрмәгә ябалар? Төрмә сакчысы хакыйкать белән ничек таныша?

ЙӨЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паул белән Тимути

Бу ике ир кеше куп еллар буе яхшы дуслар һәм хезмәттәшләр булган.

ЙӨЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паулны Римга алып китәләр

Бу сәяхәт бик куркыныч булган, ләкин бернәрсә дә бу рәсүлне туктата алмаган.

ЙӨЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъяга бирелгән ачылыш

Гайсә аңа, күренешләр күрсәтеп, киләчәктә нәрсә булачагын ача.

ЙӨЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

«Синең Патшалыгың килсен»

Яхъяга бирелгән ачылыштан Аллаһы Патшалыгының җирдәге тормышны ничек үзгәртәчәген белеп була.