Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИНДОНЕЗИЯ

Без иманыбызны сатмадык

Даньел Локолло

Без иманыбызны сатмадык
  • ТУУ ЕЛЫ: 1965

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1986

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: бу махсус пионер эзәрлекләүләр вакытында тугры булып калган.

1989 ЕЛНЫҢ 14 апрелендә мин Флорес утравындагы Маумере шәһәрендә җыелыш очрашуын үткәрә идем. Шунда кинәт кенә полицейскийлар өй ишеген бәреп керде дә мине һәм тагын өч кардәшне кулга алды.

Төрмә сакчылары безне байракка честь бирергә мәҗбүр итәргә тырышты. Без моны эшләүдән баш тарткач, алар безне кыйнады һәм биш көн кояш астында көйдергеч эсселектә тотты. Төнлә без кечкенә камераларда салкын цемент идәндә калтырап йокладык. Без пычрак һәм алҗыган идек, яралар сызлый иде. Төрмә начальнигы, без иманнан ваз кичсен өчен, күп тапкыр басым ясады, әмма без: «Үлсәк, үләбез, ләкин байракка честь бирмибез»,— дип җавап кайтара идек. Элек яшәгән бихисап күп тугры мәсихчеләр кебек, без дә «тәкъва булу өчен газап чигү» хөрмәтенә ия булдык (1 Пет. 3:14).