Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең йолым корбаны сезгә дә файда китерсен

Гайсәнең йолым корбаны сезгә дә файда китерсен

 Елына бер тапкыр бөтен дөнья буйлап Йәһвә Шаһитләре һәм алар чакырган миллионлаган кеше, Гайсә әмер иткәнчә, аның үлемен искә алыр өчен бергә җыела (Лүк 22:19). Бу вакыйга безгә Гайсәнең, кешелек хакына үз гомерен биреп, нинди кыйммәтле корбан китергәнен аңларга булыша. Бу вакыйга шулай ук Гайсәнең корбаны безнең тормышыбызга хәзер һәм киләчәктә ничек тәэсир итә ала икәнен күрсәтә (Яхъя 3:16).

 Бәлки, сез быел Кичәгә килмәгәнсездер. Әмма Гайсәнең корбан үлеме сезгә ничек файда китерә ала? Гайсә өйрәткәнчә, безгә ике мөһим нәрсәне эшләргә кирәк:

  1.  1. Аллаһы һәм Гайсә турында белем алыгыз. Гайсә, үзенең күктәге Атасына дога кылганда, болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

  2.  2. Белгәннәрегез буенча эш итегез. Без Гайсәнең тәгълиматларын үз тормышыбызда кулланырга тиеш. Ул моңа күп тапкыр басым ясаган. Мәсәлән, Таудагы вәгазен ул, үзенең «сүзләрен ишетеп, аларны үтәүче» кешене мактап, тәмамлаган (Лүк 6:46—48). Ә икенче очракта ул болай дигән: «Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:17).

 Сез Аллаһы һәм Гайсә турында күбрәк белем алырга теләр идегезме? Белгәннәрегез буенча ничек эш итәргә икәнен гамәли киңәш аласыгыз киләме? Аста сезгә ярдәм итә алган кайбер мәгълүмат китерелгән.

Изге Язмаларны өйрәнү курсы

 Безнең түләүсез интерактив курс ярдәмендә күп кешеләр Изге Язмалар белән таныша һәм белгәннәрен үз тормышларында куллана башлый.

  •   Бу программа турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларны өйрәнү курсы» дигән битне карагыз.

  •   Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнү ничегрәк үтә икәнен белер өчен, «Изге Язмаларны өйрәнә башлагыз» дигән видеороликны карагыз.

Йәһвә Шаһитләренең очрашулары

 Йәһвә Шаһитләре атнага ике тапкыр Патшалык Заллары дип аталган гыйбадәт кылу урыннарында очраша. Бу очрашуларда без Изге Язмалардагы тәгълиматларны карап чыгабыз һәм аларны үз тормышыбызда кулланырга өйрәнәбез.

 Бу очрашуларга һәрбер кеше, Йәһвә Шаһите булмаган кеше дә, килә ала. Җирле шартларга карап, сез я Патшалык Залына килә аласыз, я видеоконференция аша тоташа аласыз.

  •   Җыелыш очрашуларының ничек үткәнен белер өчен, «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеороликны карагыз.

Интернет мәкаләләр һәм видеолар

 Бу сайттагы күп кенә мәкаләләр һәм видеолар Гайсәнең тәгълиматлары белән танышырга булыша. Сез алардан шулай ук аның корбан үлеменең никадәр кыйммәтле булуын белерсез.

 Мәсәлән, бер кешенең үлеме ничек миллионлаган кешегә файда китерә ала икәнен белер өчен, «Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?» һәм «Ни өчен Гайсә газап чиккән һәм үлгән?» дигән мәкаләләрне укыгыз я «Ни өчен Гайсә үлгән?» дигән видеороликны карагыз.