Беренче көринтлеләргә 2:1—16
2 Кардәшләр, яныгызга Аллаһының изге серен игълан итәргә дип килгәч,+ мин купшы сүзләр сөйләмәдем+ һәм зирәклегемне күрсәтергә тырышмадым.
2 Чөнки сезнең янда булганда, мин Гайсә Мәсихкә генә һәм аның баганага кадаклап үтерелгәненә генә игътибар итәргә булдым.+
3 Мин яныгызга көчсез, курыккан хәлдә һәм бик калтыранып килдем;
4 сезгә сөйләгәндә һәм вәгазьләгәндә, кеше зирәклегенә хас ышанычлы сүзләр кулланмадым, сүзләрем һәм вәгазем Аллаһы рухының кодрәтен исбат итте.+
5 Бу иманыгыз кеше зирәклегенә түгел, ә Аллаһы кодрәтенә нигезләнеп торсын өчен булды.
6 Без җитлеккәннәр+ арасында зирәклек турында сөйлибез. Әмма бу зирәклек — бу дөнья төзелешенең* зирәклеге я бу дөнья төзелешенең юкка чыгачак идарәчеләренең зирәклеге түгел,+
7 ә изге сер,+ ягъни Аллаһының яшерелгән зирәклеге. Аллаһы бу зирәклек буенча эш итүне әле дөнья төзелешләре бар булганчы без данлансын өчен ниятләп куйган.
8 Шул зирәклекне бу дөнья төзелешенең* бер идарәчесе дә танып белмәде,+ чөнки танып белсәләр, данлыклы Хуҗабызны баганага кадаклап үтермәс иделәр.
9 Болай дип язылган бит: «Аллаһы үзен яратучыларга әзерләгәнне күз дә күрмәгән, колак та ишетмәгән һәм бу турыда кеше күңелендә уй да тумаган».+
10 Ә Аллаһы безгә моны үз рухы+ аша ачты,+ чөнки рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен дә тикшерә.+
11 Кешедәгене аның үз рухыннан башка нинди кеше белә? Аллаһыдагыны да Аллаһы рухыннан башка һичкем белми.
12 Ә без, Аллаһының үзебезгә биргән бүләкләрен белер өчен, бу дөнья рухын түгел, ә Аллаһыдан килгән рухны кабул иттек.+
13 Өстәвенә, без болар турында кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел,+ ә рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез.+ Моны без рухи нәрсәләрне рухи сүзләр белән аңлатып эшлибез.
14 Әмма үз теләге буенча яшәүче кеше Аллаһы рухыннан килгәннәрне кабул итми, чөнки аның өчен алар — акылсыз нәрсә. Ул аларны аңлый да алмый, чөнки аларны тикшереп бәяләр өчен Аллаһы рухы кирәк.
15 Рухи кеше исә бар нәрсәне тикшереп бәяли ала,+ ә аның үзен һичкем тикшереп бәяли алмый.
16 Чөнки «Йәһвәгә* күрсәтмәләр биреп торыр өчен, аның уй-фикерләренә кем төшенгән?»+ Ә без Мәсихнең уй-фикерләренә ия.+