Һошия 2:1—23
2 Үз абый-энеләреңә: „Минем халкым!“*+
Һәм апа-сеңелләреңә: „И шәфкать күрсәтелгән хатыннар!“*+ — дип әйт.
2 Анагызны гаепләгез, аны гаепләгез,Чөнки ул минем хатыным түгел+ һәм мин аның ире түгел.
Үз фахишәлеген үзеннән,Үз зинасын күкрәкләре арасыннан алып куйсын.
3 Югыйсә мин аны шәрә калдырырмын һәм туган чагында нинди булса, шундый итәрмен,Аны чүлгә охшаш итәрмен,Сусыз җиргә әйләндерермен,Һәм ул сусаудан һәлак булыр.
4 Аның уллары — уйнаштан туган уллар,Шуңа күрә аларга шәфкать күрсәтмәм.
5 Аларның аналары фахишәлек кылды.+
Аларны үз карынында йөрткән аналары:
„Үз сөяркәләрем артыннан,+Миңа икмәк белән су,Йон белән җитен, май белән эчемлекләр бирүчеләр артыннан барырмын“,— диеп, үзен оятсыз тотты.+
6 Шуңа күрә мин аның юлына чәнечкеле читән куярмын.
Ул үз сукмакларын таба алмасын өчен,Каршына таш стена төзермен.
7 Ул үз сөяркәләре артыннан йөгерер, әмма куып җитә алмас.+
Аларны эзләр, ләкин таба алмас.
Шунда ул: „Беренче иремә кайтыйм,+Ул вакытта миңа хәзерге вакытка караганда яхшырак иде бит“,— дияр.+
8 Мин аңа ашлык, яңа шәраб һәм май бирдем,+Ул Багалга табыну өчен кулланган көмеш белән алтынны да мул итеп мин бирдем,Ләкин ул моны танымады.+
9 „Шуңа күрә мин башкача эш итеп, урак өсте җиткәч, аңардан — ашлыгымныҺәм, шәраб ясалганда, яңа шәрабымны тартып алырмын,+Шәрәлеген каплап торган йоным белән җитенемне сыдырып төшерермен.
10 Сөяркәләре алдында аның җенси әгъзасын ачармын.
Кулымнан аны беркем дә коткара алмас.+
11 Мин аның бар шатлыгының эзен дә калдырмам,Яңа айларын, бәйрәмнәрен,+ Шимбәләрен һәм күңел ачып җыелуларын бетерермен.
12 Мин аның йөзем һәм инҗир агачларын юк итәрмен.
Алар турында ул: „Бу — минем сөяркәләрем биргән эш хакым“,— дип әйткән иде.
Мин аларны урманга әйләндерермен,Һәм кыргый хайваннар аларны йотар.
13 Мин аны Бага́л сыннарына корбаннар китергән+ көннәре өчен җавапка тартырмын.
Ул вакытта ул үзен алкалар* һәм бизәнү әйберләре белән бизәп үз сөяркәләре артыннан йөгереп йөрде.
Ул мине оныткан иде“+,— дип әйтә Йәһвә.
14 „Шуңа күрә мин аны барырга күндерермен,Аны чүлгә алып барып,Йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләрмен.
15 Ул вакытта мин аңа йөзем бакчаларын кайтарырмын,+Һәм ул Ахо́р үзәне+ аша өмет җиренә керер.
Анда ул миңа яшь чагындагы кебек,Мисыр җиреннән чыккан көндәге кебек җавап бирер.+
16 Ул көнне,— дип әйтә Йәһвә,—Син мине „Хуҗам“* дип бүтән атамассың, ә „Ирем“ дип атарсың“.
17 „Мин аңа Багал сыннарының исемнәрен телгә алырга рөхсәт итмәм.+
Аларның исемнәре бүтән искә алынмас.+
18 Шул көнне мин үз халкым хакына кыргый хайваннар белән,+Күкләрдәге кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән килешү төзермен.+
Шул җирне җәядән, кылычтан һәм сугыштан азат итәрмен,+Һәм алар тыныч-имин яшәр.+
19 Син мәңгегә минеке булсын өчен, сине үземә ярәшермен.
Сине тәкъвалыкта, гаделлектә,Тугры мәхәббәттә һәм шәфкатьтә үземә ярәшермен.+
20 Сине тугрылыкта үземә ярәшермен,Һәм син һичшиксез Йәһвәне белерсең“.+
21 „Ул көнне мин җавап бирермен,— дип әйтә Йәһвә,—Күкләрнең үтенеченә җавап бирермен,Ә алар җирнең үтенеченә җавап бирер.+
22 Җир исә ашлык, яңа шәраб һәм майның үтенеченә җавап бирер,Ә алар үзләре Йәзриилнең* үтенеченә җавап бирер.+
23 Мин аны үзем өчен җирдә орлык чәчкәндәй чәчәрмен,+Мин аңа, шәфкать күрсәтелмәгән хатынга,* шәфкать күрсәтермен.
Мин үземнеке булмаган халыкка:* „Син минем халкым“+,— диярмен,Һәм алар: „Син безнең Аллаһыбыз“,— дияр“».+
Искәрмәләр
^ Һо 1:9 дагы искәрмәне к.
^ Һо 1:6 дагы искәрмәне к.
^ Яки «борын балдаклары».
^ Яки «Багалым».
^ Мәгъ. «Аллаһы орлык чәчәр».
^ Һо 1:6 дагы искәрмәне к.
^ Һо 1:9 дагы искәрмәне к.