Чыгыш 6:1—30

6  Йәһвә Мусага болай диде: «Хәзер син фиргавенгә нәрсә эшләячәгемне күрәчәксең.+ Мин аны кодрәтле кулым белән исраиллеләрне җибәрергә һәм аларны үз җиреннән куып чыгарырга мәҗбүр итәрмен».+  Аннары Аллаһы Мусага болай диде: «Мин — Йәһвә.  Мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка Чиксез кодрәтле Аллаһы+ буларак күренгән идем, ләкин аларга Йәһвә+ дигән үз исемем белән ачылсам да, тулысынча ачылмаган идем.+  Мин шулай ук алар белән Кәнга́н җирен — чит ил кешеләре булып яшәгән җирне аларга бирү турында килешү төзедем.+  Хәзер мин мисырлылар кол иткән Исраи́л халкының ыңгырашуын ишетәм һәм килешүемне исемдә тотам.+  Шуңа күрә исраиллеләргә болай дип әйт: „Мин — Йәһвә. Мин сезне мисырлылар изүеннән азат итәчәкмен, аларның коллыгыннан коткарачакмын+ һәм, мисырлыларны каты җәзалап, сезне кодрәтле* кулым белән үземә кайтарачакмын.+  Мин сезне үз халкым итеп кабул итәрмен һәм сезнең Аллаһыгыз булырмын.+ Сез минем Йәһвә икәнемне, сезне Мисыр изүеннән азат итүче Аллаһыгыз икәнемне, һичшиксез, белерсез.  Мин сезне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән* җиргә алып барырмын һәм ул җирне сезгә биләмә итеп бирермен.+ Мин — Йәһвә“».+  Аннары Муса бу сүзләрне исраиллеләргә җиткерде, ләкин алар үзләренең рух төшенкелеге һәм авыр коллыклары аркасында Мусаны тыңларга теләмәде.+ 10  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 11  «Бар, Мисыр патшасы фиргавенгә әйт, исраиллеләрне үз җиреннән җибәрсен». 12  Әмма Муса Йәһвәгә болай диде: «Менә, мине исраиллеләр дә тыңларга теләмәде.+ Ә фиргавен ничек тыңласын инде? Миңа сөйләве авыр* бит».+ 13  Ләкин Йәһвә Муса белән Һарунга, исраиллеләрне Мисыр җиреннән алып чыгар өчен, Мисыр патшасы фиргавенгә һәм исраиллеләргә җиткерәсе боерыкларны кабатлады. 14  Менә исраиллеләрнең нәсел башлыклары: Исраилнең беренче улы Рубинның+ уллары Хану́х, Паллу́, Хисру́н һәм Кәрми́ иде.+ Болар — Руби́н токымнары. 15  Шимонның уллары: Йемуи́л, Ями́н, Әхә́д, Яхи́н, Соха́р һәм кәнганлы хатыннан туган Шабу́л.+ Болар — Шимо́н токымнары. 16  Менә Ле́ви+ улларының исемнәре: Гирсә́н, Коһа́т һәм Мерари́.+ Болардан аларның токымнары килеп чыкты. Ле́ви 137 ел яшәде. 17  Гирсәннең уллары: Либни́ һәм Шимгы́й. Болардан аларның токымнары килеп чыкты.+ 18  Коһатның уллары: Амра́м, Исһа́р, Хебру́н һәм Узии́л.+ Коһат 133 ел яшәде. 19  Мерариның уллары: Маһли́ һәм Муши́. Бу Ле́ви улларыннан килеп чыккан токымнарның нәсел шәҗәрәсе.+ 20  Амрам үз атасының сеңелесе Йәһәбәдне хатынлыкка алды.+ Ул аңа Һарун белән Мусаны тудырды.+ Амрам 137 ел яшәде. 21  Исһарның уллары: Кора́х,+ Нәфи́къ һәм Зикри́. 22  Узиилнең уллары: Мисаи́л, Илсафа́н+ һәм Ситри́. 23  Һарун Аминадабның кызын — Наһшунның+ бертуганы Илишәбәне хатынлыкка алды. Ул аңа Нада́б, Абиһу́, Илгаза́р һәм Итамарны тудырды.+ 24  Корахның уллары: Әси́р, Илкана́ һәм Абиаса́ф.+ Болар — корахлылардан+ килеп чыккан токымнар. 25  Һарунның улы Илгазар+ Путии́л кызларының берсен хатынлыкка алды. Ул аңа Пинхәсне+ тудырды. Болар — Ле́ви улларыннан килеп чыккан нәсел башлыклары.+ 26  Бу — Һарун белән Мусаның шәҗәрәсе. Йәһвә аларга: «Исраил халкын төркем-төркем* Мисыр җиреннән алып чыгыгыз»+,— дип әйткән иде. 27  Исраил халкын Мисырдан алып чыгар өчен Мисыр патшасы фиргавен белән сөйләшкән кешеләр Муса белән Һарун иде.+ 28  Йәһвә Мисыр җирендә Муса белән сөйләшкән көнне 29  Йәһвә Мусага: «Мин — Йәһвә. Сиңа әйткәннәремнең барысын Мисыр патшасы фиргавенгә җиткер»,— диде. 30  Әмма Муса Йәһвәгә: «Менә, миңа сөйләве авыр.* Фиргавен мине тыңлармы соң?»+ — дип әйтте.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сузылган».
Сүзгә-сүз «кулымны күтәреп ант иткән».
Аның, күрәсең, ниндидер сөйләм кимчелеге булган.
Сүзгә-сүз «гаскәрләре буенча».
Аның, күрәсең, ниндидер сөйләм кимчелеге булган.

Искәрмәләр

Медиаматериал