Зәбур 98:1—9
Җыр.
98 Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+Чөнки ул гаҗәеп эшләр кылды.+
Аның уң кулы — изге кулы — коткару китерде.*+
2 Йәһвә үзенең коткаруын белгертте,+Ул халыклар алдында үз тәкъвалыгын ачты.+
3 Ул Исраи́л йортына күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын истә тотты.+
Җирнең бар читләре Аллаһыбыз китергән коткаруны* күрде.+
4 Бөтен җир, Йәһвәгә тантана белән аваз сал.
Шат бул, сөенеп аваз сал һәм Аллаһыга мәдхияләр җырла.*+
5 Арфа уйнап, Йәһвәгә мактау җыры җырла,*Арфа уйнап һәм моңлы җыр белән.
6 Быргы һәм мөгез быргы тавышына кушылып,+Патшабыз Йәһвә алдында тантана белән аваз сал.
7 Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә,Җир йөзе һәм анда яшәүчеләр шауласын.
8 Йәһвә алдында елгалар кул чапсын;Таулар, бергә куанып, аваз салсын,+
9 Чөнки ул җирне хөкем итәргә килә.*
Ул җир йөзен — тәкъвалык белән,Кешеләрне гаделлек белән хөкем итәчәк.+
Искәрмәләр
^ Яки «үзенә җиңү яулады».
^ Яки «Аллаһыбызның җиңүен».
^ Яки «көй уйна».
^ Яки «көй уйна».
^ Яки «килде».