Зәбур 41:1—13

Дирижер өчен. Давытның җыры. 41  Мескен* адәм турында кайгырткан кеше бәхетле,+Йәһвә аны бәла-каза килгән көнне коткарыр.  Йәһвә аны саклар һәм исән калдырыр. Ул җир йөзендә бәхетле дип аталыр,+Син аны дошманнары ихтыярына* һич бирмәссең.+  Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр,+Авырган чагында син аның турында кайгыртырсың.  Мин: «И Йәһвә, миңа илтифат кыл+,— дидем.—Мине савыктыр,+ чөнки мин сиңа каршы гөнаһ кылдым бит».+  Ләкин дошманнарым минем хакта яманны сөйли: «Кайчан соң ул үләр? Аның исеме кайчан юкка чыгар?»  Дошманнарның берәрсе мине күрергә дип килгәндә, аның йөрәге ялган сөйли. Ул миңа каршы начарлык эзли,Аннары, чыгып китеп, шуны һәркайда тарата.  Мине күралмаучыларның барысы да пышылдаша. Алар миңа каршы начарлык ниятләп, болай ди:  «Аның башына бәла төште,Менә, ул түшәк өстендә ята, ул инде тора алмас».+  Хәтта мин таянган, миңа якын дус булган,+Икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты.*+ 10  Ләкин син, и Йәһвә, миңа илтифатлы бул һәм мине савыктыр,Шулчак мин аларга кылган эшләре өчен җәза бирә алырмын. 11  Дошманымның минем өстән тантана итә алмавыннан+Мине хуп күргәнеңне белермен. 12  Саф булганым өчен син мине ныгытасың,+Син мине мәңге хуш күрерсең.+ 13  Исраилнең Аллаһысы ЙәһвәМәңге* макталсын.+ Амин, амин!

Искәрмәләр

Яки «Гади».
Яки «җанына». Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «үкчәсен күтәрде».
Яки «Мәңгедән-мәңгегә».

Искәрмәләр

Медиаматериал