Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ

Яшүсмер бала белән бәхәсләшмичә сөйләшеп буламы?

Яшүсмер бала белән бәхәсләшмичә сөйләшеп буламы?

«Кызыма 14 яшь тулгач, ул минем белән чәнчеп сөйләшә башлады. Мин аны ашарга чакырганда, ул: „Ашыйсым килгәч, ашармын әле“,— дип җавап кайтара иде. Ә: „Өйдәге эшләрен тәмамлап бетердеңме“,— дип сораганда, ул: „Бәйләнмә миңа!“ — дип әйтә иде. Без еш кына тавыш күтәреп кычкырыша идек» (МАКИ, ЯПОНИЯ) *.

Яшүсмер балагыз булса, сезгә дә аның белән аралашканда зур түземлелек һәм осталык кирәк. Бразилиядә яши торган Мария исемле әни кеше 14 яшьлек кызын тәрбияли. Ул болай ди: «Кызым сүзләремә колак салмаганда, каным кайный башлый». Италиядә яши торган Кармела исемле әни кеше шундый ук хәлгә юлыга. Ул болай ди: «Безнең ачуыбыз чыга һәм без бер-беребезгә акыра башлыйбыз. Без улым белән һәрвакыт каты бәхәсләшәбез. Шуннан соң улым, гадәттәгечә, үз бүлмәсенә кереп бикләнә».

Ни өчен кайбер яшүсмерләр талашчан? Яшьтәшләре аркасындамы? Бәлки, шулайдыр. Изге Язмалардан күренгәнчә, кешенең дуслары үзенә я уңай яктан, я тискәре яктан көчле йогынты ясый ала (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Яшьләргә кызык булган күп кенә күңел ачулар да яшүсмерләрне фетнәчел булырга һәм башкаларны хөрмәт итмәскә этәрә.

Әмма башка сәбәпләр дә бар. Аларның яшүсмер балагызга ничек тәэсир итә алганын аңласагыз, сез нәрсә эшләргә икәнен белерсез. Әйдәгез, берничә мисал карап чыгыйк.

ФИКЕР ЙӨРТҮ СӘЛӘТЕНЕҢ ҮСҮЕ

Рәсүл Паул болай дип язган: «Сабый чагымда мин сабыйларча сөйләдем, сабыйларча уйладым, сабыйларча фикер йөрттем, ә инде хәзер, үсеп җиткәч, сабый чагымдагыларны ташладым» (1 Көринтлеләргә 13:11). Паулның сүзләреннән күренгәнчә, балалар һәм олы кешеләр төрлечә фикер йөртә.

Мәсәлән, балаларга конкрет төшенчәләр белән уйлау хас: алар өчен я яхшылык, я яманлык кына бар. Олылар исә еш кына абстракт төшенчәләр белән уйлый; алар берәр нәтиҗә ясарга һәм карар кабул итәргә кирәк булганда мәсьәләгә киңрәк карый. Мәсәлән, олылар, гадәттәгечә, әхлакый нормаларны исәпкә ала һәм үз эшләренең нәтиҗәләре турында уйлана. Яшүсмерләр исә моңа өйрәнә генә.

Изге Язмалар яшьләрне фикер йөртү сәләтен үстерергә чакыра (Гыйбрәтле сүзләр 1:4). Чынында Изге Язмалар һәр мәсихчене «акылын кулланырга» дәртләндерә (Римлыларга 12:1, 2; Еврейләргә 5:14). Ләкин яшүсмернең фикер йөртү сәләте үскәндә, ул сезнең белән кайвакыт юк-бар нәрсәләр турында бәхәсләшә башларга мөмкин. Кайвакыт ул хәтта ялгыш фикер әйтеп куяр (Гыйбрәтле сүзләр 14:12). Аның белән талашып торганчы, аның белән фикер алышу яхшырак булыр иде. Ничек моны эшләргә?

КИҢӘШ. Яшүсмер фикер йөртергә өйрәнә генә. Бәлки, ул, берәр нәрсә әйтеп куйганда, үзе башкарак уйлыйдыр. Аның чынында нәрсә уйлаганын белер өчен, балагызны мактагыз. (Мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Сүзләрең белән риза булмасам да, синең нәрсә әйтәсе килгәнеңне аңлыйм».) Шуннан соң балагызга үз уйларының барышын тикшерергә ярдәм итегез. (Болайрак әйтеп була: «Ничек уйлыйсың, әле генә әйткән сүзләреңне һәрбер очракта кулланып буламы?») Сез, бәлки, гаҗәпләнерсез, әмма яшүсмер балагыз үз карашларын тикшереп аларны үзгәртергә ризалашыр.

Сак булыгыз: яшүсмер белән сөйләшкәндә, үзегезнең хак булуыгызны исбатлап торырга кирәк дип уйламагыз. Балагыз сүзләрегезне колагына алмый кебек күренсә дә, ул, бәлки, сөйләшүегездән күп файда алыр. Ул сүзләрегезне ишетә дә, исендә дә калдыра. Бәлки, балагыз берничә көннән соң, әйткән фикерегезне үзләштереп, аны үзенеке итеп күрсәтер.

«Без улым белән кайчак буш нәрсәләр аркасында бәхәсләшә идек. Мәсәлән, мин аңа акчаны туздырырга һәм сеңелесен үртәргә ярамый дип әйтә идем. Әмма күпчелек очракларда баламның миннән: „Улым, син моның турында нәрсә уйлыйсың?“ — дигән сорауны ишетәсе килә иде, ул үзенең хәленә керүемне тели иде. Аның миннән „ә, хәл менә нәрсәдә икән“ һәм „хәзер сине яхшырак аңлыйм“ дигән сүзләрне ишетәсе килә иде. Үткән елларга борылып караганда, мин бер нәтиҗәгә киләм: моңа охшаш сүзләр әйткән булган булсам, без улым белән, бәлки, әрләшмәгән булыр идек» (Кэндзи, Япония).

ШӘХЕС ИТЕП ФОРМАЛАШУ

Акыллы әти-әни яшүсмер баласы үз карашларын кыенсынмыйча белдерсен өчен шартлар булдыра

Яшүсмер тәрбияләгән әти-әнинең максаты — аны киләчәк тормышка әзерләү һәм җаваплы кеше булырга өйрәтү (Яратылыш 2:24). Алар баланың шәхес буларак формалашуында зур роль уйный: алар аның сыйфатларын, карашларын һәм нормаларын формалаштыра. Шәхес итеп формалашкан яшүсмер начарлык эшләү вәсвәсәсенә каршы тора ала. Ул үз эшләренең нәтиҗәләре турында гына түгел, ә шулай ук үзенең нинди кеше булуы турында да уйланыр. Мәсәлән, ул үзеннән: «Мин нәрсәне кадерлим? Андый нәрсәләрне кадерләгән кеше бу очракта нишләр иде?» — дип сорар (2 Петер 3:11).

Изге Язмаларда Йосыф исемле бер яшь кеше турында әйтелә. Ул үз карашларында нык торган. Мәсәлән, Потифарның хатыны Йосыфны үзе белән якынлык кылырга кыстагач, ул болай дип җавап кайтарган: «Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» (Яратылыш 39:9). Ул вакытта исраиллеләргә зина кылуга кагылышлы канун әле бирелмәгән булган. Шулай да Йосыф зиначылыкка Аллаһы күзлегеннән караган. Алай гына да түгел, «ничек инде мин» дигән сүзләрдән күренгәнчә, ул Аллаһының фикер йөртүен үзләштергән һәм аның карашларына таянып эш иткән (Эфеслеләргә 5:1).

Сезнең яшүсмер балагыз да шәхес буларак үсә. Һәм аның карашлары төпләнә. Шуңа күрә ул яшьтәшләренең басымына каршы тора алыр (Гыйбрәтле сүзләр 1:10—15). Шул ук вакыт шәхес буларак үскәнгә, ул сезгә дә каршы чыгарга мөмкин. Андый чакларда нәрсә эшләргә?

КИҢӘШ. Балагыз белән бәхәсләшеп торганчы, аның әйткән сүзләрен үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез. (Мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Мин сине дөрес аңладыммы? Синең менә шуны әйтәсең килгән идеме?») Аннары аны сораштырыгыз. («Ни өчен син шулай уйлыйсың?», «Ни өчен син шундый нәтиҗәгә килдең?») Балагызның күңелендәге уй-ниятләрен чумырып алыгыз. Аңа үз фикерләрен әйтергә юл бирегез. Сез бер фикергә килмәскә һәм аның белән риза булмаска да мөмкин. Шулай да аның карашы Изге Язмаларга каршы килмәсә, балагызның бу карашы белән исәпләшегез. Аның белән риза булмасагыз да, шулай эшләгез.

Баланың шәхес буларак үсеше һәм аның карашларының үскән вакытта төпләнүе — табигый хәл. Моннан тыш, бу процесслар балага уңай яктан тәэсир итә. Изге Язмаларда мәсихчеләр кечкенә балалар кебек булырга тиеш түгел дип әйтелә. Аларны «дулкыннар ыргытып, һәм төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп» йөртергә тиеш түгел (Эфеслеләргә 4:14). Яшүсмер балагызның шәхес буларак үсешенә комачауламагыз, киресенчә, аны төпле карашлар үстерергә дәртләндереп торыгыз.

«Мин кызларымны теләп тыңлаганда, аларга минем карашым белән — ул аларныкыннан аерылып торса да — исәпләшү җиңел. Мин аларга басым ясамаска тырышам, чөнки аларның үз карашларын үстерүен телим» (Ивана, Чехия).

ЭЗЛЕКЛЕ ҺӘМ АКЫЛЛЫ ӘТИ-ӘНИ БУЛЫГЫЗ

Кайбер яшүсмерләр, кечкенә балалар сыман, бер үк үтенечне кат-кат әйтеп әти-әнисен хәлдән тайдыра. Гаиләгездә андый хәл еш кына кабатланып торса, сак булыгыз. Балагызның басымына бирешсәгез, сез, бәлки, берникадәр вакытка җиңеллек сизәрсез дә, әмма балагыз мондый нәтиҗәгә килер: бәхәсләшеп теләгәнне алып була. Сез нәрсә эшли аласыз? Гайсә пәйгамбәрнең киңәше буенча эш итегез: «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» (Маттай 5:37). Балалар, эзлекле булуыгызны күрсә, сезнең белән бәхәсләшергә теләмәс.

Шул ук вакыт акыллы булыгыз. Мәсәлән, балагыз өйгә тиешле сәгатьтән соңрак кайтырга теләсә, ни өчен ул шулай эшләргә теләгәнен аңлатсын. Аңа соңрак кайтырга рөхсәт итсәгез, сез аның басымына бирешәсез дигән сүз түгел. Сез Инҗилдәге киңәшне генә тотасыз: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 4:5).

КИҢӘШ. Гаиләгезне җыегыз һәм өйгә кайту сәгате, шулай ук өйдәге башка кагыйдәләр турында фикер алышыгыз. Берәр карарны кабул итәр алдыннан бар якларны исәпкә алырга һәм тыңларга әзер булуыгыз күренеп торсын. Бразилиядә яши торган Роберто исемле әти кеше болай ди: «Яшүсмер балага шуны белү мөһим: әти-әнисе аның үтенечен, ул Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәгәндә, үтәргә әзер».

Әлбәттә, камил әти-әни юк. Инҗилдә: «Барыбыз да еш кына абына»,— дип язылган (Ягъкуб 3:2). Балагыз белән бәхәсләшүдә үзегезне өлешчә гаепле хис итсәгез, гафу үтенергә оялмагыз. Үз хаталарыгызны танып сез басынкылык үрнәген күрсәтәсез, һәм балагыз сезгә карап шулай ук эшләр.

«Бер тапкыр без улым белән бәхәсләштек. Күңелем тынычлангач, мин улымнан кабынып китүем өчен гафу үтендем. Шуннан соң улым да тынычланды һәм мине теләп тыңлады» (Кэндзи, Япония).

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Мин яшүсмер балам белән бәхәснең кубуына үзем кайсы яклардан гаепле булырга мөмкин?

  • Үз баламны яхшырак аңлар өчен, мин бу мәкаләдәге материалны ничек куллана алам?

  • Балам белән бәхәсләшмичә сөйләшер өчен, мин нәрсә эшли алам?