Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА

Бәла-каза килгәндә тормышны саклый алган адымнар

Бәла-каза килгәндә тормышны саклый алган адымнар

«Колак тондыргыч шартлау мине идәнгә екты. Вентиляциядән бүлмәгә төтен керде. Безнең бик биек административ бинаны ут чолгап алды» (Джошуа).

Җир тетрәү... давыл... террористлар һөҗүме... мәктәптә атыш. Яңалыкларда андый сүзләр бик еш очрый. Әлбәттә, берәр бәла-каза турында уку — бу бер нәрсә, ә аны үз башыңнан кичерү — бу бөтенләй башка нәрсә. Исән калу ихтималлыгын арттырыр өчен, сез бәла-каза алдыннан, дәвамында һәм аннан соң нәрсә эшли аласыз?

АЛДАН ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ!

БӘЛА-КАЗАГА һәркем дучар булырга мөмкин. Котылыр өчен иң мөһиме — әзерләнү. Әмма ничек әзерләнергә?

  • Акылыгызны әзерләгез. Бәла-казалар була икәнен һәм үзегез белән якыннарыгызга куркыныч янарга мөмкин икәнен таныгыз. Афәт башланганнан соң әзерләнергә бик соң инде.

  • Яшәгән җирегездә була алган бәла-казалар турында күбрәк белегез. Яшеренер урыннар турында белешегез. Яшәгән йортыгыз һәм аның урнашуы куркынычсызмы икәнен билгеләгез. Янгын чыгу куркынычын киметегез. Төтен датчиклары урнаштырыгыз һәм батарейкаларын һәр ел яки ешрак алыштырып торыгыз.

  • Иң кирәкле әйберләрне әзерләп куегыз. Электр тогы, су, телефон элемтәсе бетәргә һәм җәмәгать транспорты йөрмәскә мөмкин. Машинагыз булса, бензобагы һәрвакыт ким дигәндә ярым тулы булсын. Өегездә һәрчак сумкага тутырылган ризык, су һәм иң кирәкле әйберләр булсын. ( «Иң кирәкле әйберләр әзерме?» дигән рамканы карагыз.)

    Котылыр өчен иң мөһиме — әзерләнү

  • Сездә якында һәм еракта яшәүче дусларыгызның телефон номерлары булсын.

  • Эш итү планы корыгыз һәм аның буенча эш итеп карагыз. Бинадагы иң якын чыгу урыннарын билгеләгез һәм балагыз белән ул укыган мәктәптәге эвакуация планы белән танышыгыз. Гаиләгез өчен очрашу урыннарын, мәсәлән, берәр мәктәп я паркны билгеләгез. Берсе яшәгән урыныгыз янында, ә икенчесе ераграк булсын. Хакимиятләр гаиләгез белән андый урыннарга барып килергә киңәш итә.

  • Башкаларга, шул исәптән олы яшьтәгеләргә һәм авыруларга ярдәм итү юлларын алдан уйлап куегыз.

ДӘВАМЫНДА ТИЗ ЭШ ИТЕГЕЗ

«Янгын чыккач, күпчелек кеше паникага бирелмәде, алар тоткарланды,— дип сөйли өстә искә алынган Джошуа.— Кайберәүләр компьютерларын сүндерде я су савытларын тутырды. Берәү әйтте: „Бәлки, безгә көтәргә генә кирәктер?“» Башкалар икеләнеп торса да, Джошуа: «Без хәзер үк моннан китәргә тиеш!» — дип кычкырып җибәргән. Шунда аның хезмәттәшләре аңларына килеп, аның артыннан баскыч буйлап төшеп киткән. «Берәр кем егылса, аны торгызып, төшүегезне дәвам итегез,— дип әйтеп торган Джошуа.— Безнең барыбыз шулай эшләргә тиеш!»

  • Янгын чыкса. Идәнгә якын булырга тырышыгыз һәм тиз генә якындагы чыгу урынына хәрәкәт итегез. Төтен күрүне кыенлаштыра, һәм янгында үлүчеләрнең күбесе төтеннән тончыга. Шәхси әйберләрне коткарырга тырышмагыз. Тормышыгызны секундлар коткарырга мөмкин.

  • Җир тетрәгәндә. Нык бүлмә җиһазы астына яшеренегез я эчке стена янына урнашыгыз. Җир тетрәве кабатланырга мөмкин, һәм җае чыккач та бинадан чыгып ераграк китегез. Коткаручылар озак килмәскә мөмкин, шуңа күрә хәлегездән килсә, башкаларны коткарырга тырышыгыз.

  • Цунами вакытында. Су көтмәгәндә ярдан чигенсә, тизрәк биеклеккә күтәрелегез. Чөнки аннан соң зур дулкыннар киләчәк.

  • Торнадо я давыл булганда. Кичектермичә сыену урынына качыгыз.

  • Су басканда. Су баскан биналардан читтәрәк булыгыз. Су аша җәяү я машинада йөрергә тырышмагыз. Суда шакшы сулар һәм башка куркыныч нәрсәләр, шул исәптән төрле ватык-җимерекләр, ачык люклар һәм төшкән электр чыбыклары булырга мөмкин.

  • Сез белә идегезме? 0,6 метр биеклектәге агым су машинаны алып китә ала. Су басканда күпчелек кеше, ташкынны машинада кичкәндә, һәлак була.

  • Хакимиятләр эвакуацияләнергә кушса, кичектергесез буйсыныгыз! Дусларыгыз сезнең кайда икәнегезне белсен, юкса аларның сезне эзләп, үз тормышларын куркыныч астына куюлары бар.

    Хакимиятләр эвакуацияләнергә кушса, кичектергесез буйсыныгыз!

  • Сез белә идегезме? СМСлар җибәрү телефоннан сөйләшүдән ышанычлырак булырга мөмкин.

  • Хакимиятләр өйдә калырга я бина эченә яшеренергә кушса, урамга чыкмагыз. Химик, биологик я атомтөш афәт я һөҗүм була калса, бина эчендә калыгыз, вентиляцияне сүндерегез һәм бөтен ишек-тәрәзәләрне томалап куегыз. Атомтөш бәла-каза очрагында, радиация тәэсирен киметер өчен, бинаның иң аскы эчке өлешенә күчегез. Җирле радио-телевидение яңалыкларын тыңлагыз. Хакимиятләр куркыныч янамый дигәнче, бина эчендә калыгыз.

АННАН СОҢ САКЛАНЫГЫЗ!

Авырулардан һәм куркынычлардан сакланыр өчен, аста китерелгән тәкъдимнәрне карап чыгыгыз.

  • Мөмкин булса, лагерьда түгел, ә дусларыгызда яшәгез.

  • Яшәү урыныгызны чиста килеш саклагыз.

  • Җимерекләрдән арынганда, шәхси саклану чаралары кулланыгыз. Мөмкин булса, перчаткалар, нык аяк киеме, каска һәм тузаннан саклаучы битлек киегез. Электр чыбыклардан һәм пыскып яткан күмерләрдән сакланыгыз.

  • Көндәлек тәртипне гадәтләнгәнчә тотарга тырышыгыз. Балаларыгыз сезнең тыныч һәм барысы әйбәт булачагына өметегез бар икәнен күреп торсын. Алар белән мәктәп дәресләрен эшләгез, уйнагыз һәм гаилә белән гыйбадәт кылыгыз. Афәт турындагы яңалыкларны һәрвакыт тыңлап утырмагыз. Борчылуыгыз һәм рух төшенкелеге аркасында гаилә әгъзаларын йөдәтмәгез. Ярдәм кабул итегез һәм башкаларга ярдәм итегез.

    Бәла-казадан соң, гадәттәгечә көндәлек тәртип буенча яшәгез

  • Бәла-казалар югалтулар китерә икәнен таныгыз. Хөкүмәт һәм башка ярдәм итү төркемнәре югалган һәм зыян күргән бар нәрсәләрне кайтарыр өчен түгел, ә кешеләргә исән калырга булышыр өчен тырышлыклар куя. Исән калыр өчен безгә чиста су, ризык, кием-салым һәм торыр урын кирәк (1 Тимутигә 6:7, 8).

  • Эмоциональ яктан җәрәхәтләр булачагын таныгыз һәм ярдәм эзләгез. Бу еш кына беренче тетрәнү үткәннән соң күренә. Моның билгеләре мондый булырга мөмкин: борчылу, депрессия, кәефнең үзгәреп торуы, фикер чуалу, эшли һәм йоклый алмау. Кайгыртучан дусларыгыз белән сөйләшегез.

Джошуа эш урынындагы янгында исән калса да, аның күп кенә танышлары һәлак булган. Ул мәсихче өлкәннәрдән һәм психиатрлардан ярдәм алган. «Алар мине кайгы-хәсрәтем терелә баруымның бер өлеше икәненә һәм аның бетәчәгенә ышандырды,— дип сөйли Джошуа.— Алты айдан соң коточкыч төшләр кимеде. Башка симптомнар исә озаграк күзәтелде».

Бәла-казалар безнең гаделлек хисенә тия. Шуңа күрә кайбер кешеләр ялгыш Аллаһыны гаепли. Күпләр, Джошуа кебек, үзләрен исән калганнарына гаепле итеп хис итә. Ул болай ди: «Мин һаман да үземнән, мин күбрәк кешене коткара алмас идемме дип сорыйм. Аллаһы тиздән җиргә гаделлек китерәчәк һәм бөтен гаделсезлекне төзәтәчәк. Мин моңа ышанам, һәм бу мине юата. Ә әлегә мин тормышның һәр көнен кадерлим һәм аны саклар өчен хәлемнән килгәнне эшлим» (Ачылыш 21:4, 5).