Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нинәвәдә зур биналар һәм монументлар булган

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Юныс көннәреннән соң Нинәвә белән нәрсә булган?

Б. Э. К. VII гасырга Ассирия дөньядагы иң зур империя булып киткән. Британия музее сайтында әйтелгәнчә, «Ассирия Кипрдан алып Иранга кадәр сузылган һәм кайбер елларда үз эченә хәтта Мисырны алган». Ассириянең башкаласы Нинәвә дөньядагы иң зур шәһәр булган. Анда гаять зур монументлар, матур бакчалар, купшы сарайлар һәм зур китапханәләр булган. Диварлардагы язулардан күренгәнчә, Ашшурбанипал, башка Ассирия патшалары кебек, үзен «дөнья патшасы» дип атаган. Ул вакытларда Ассирияне һәм Нинәвәне беркем дә яулый алмас кебек тоелган.

Ассирия бөтендөнья державасы үз вакытында иң зур держава булган

Шулай да Ассириянең иң яхшы вакытларында Йәһвәнең пәйгамбәре Сафуния болай дигән: «[Йәһвә] ...Ассирияне җимерер һәм Нинәвәне буш итәр, ул чүлдәй коры урын булыр». Ә Наһум пәйгамбәр болай дип алдан әйткән булган: «Көмеш, алтын талап алыгыз! [...] Шәһәр буш, җимерек һәм ташландык хәлдә! Сине күрүче һәркем синнән качып китәр һәм: „Нинәвә җимерелде!“ — дип әйтер» (Саф. 2:13; Наһум 2:9, 10; 3:7). Кайбер кешеләр: «Ничек инде бу сүзләр үтәлә алсын! Бөек Ассирияне берәрсе җиңә аламыни?» — дип уйлагандыр. Чыннан да, бу пәйгамбәрлекләргә ышану авыр булган.

Нинәвә буш урынга әверелгән

Әмма нәкъ шулай килеп чыккан да! Б. э. к. VII гасырның азагына бабыллылар белән мидиялеләр Ассирияне яулаган. Нәтиҗәдә, Нинәвә ташландык хәлдә калган һәм кешеләрнең хәтереннән җуелган! Нью-Йорк шәһәрендәге Метрополитен сәнгать музее сайтында болай дип әйтелә: «Урта гасырларда Нинәвәнең эзе дә калмаган. Аның турында Изге Язмалардан гына белеп булган». Ә «Изге Язмалар археологиясе җәмгыяте»нең онлайн-архивлары буенча, XIX гасырның башында «беркем дә Ассириянең бөек башкаласы Нинәвә чыннан да булганмы, юкмы икәнен төгәл белмәгән». 1845 елда Остин Хенри Лэйерд элек Нинәвә торган урында казу эшләрен башлаган. Аның табылдыклары Нинәвәнең чыннан да зур шәһәр булганын раслаган.

Нинәвә турындагы пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлүе безнең иманыбызны ныгыта. Изге Язмаларда бүгенге сәяси державалар турында пәйгамбәрлекләр язылган, һәм алар да, һичшиксез, үтәләчәк (Дан. 2:44; Ачыл. 19:15, 19—21).