Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Филип вәгазьләгән хәбәш түрәсе нинди транспорт чарасына утырып барган?

«ЯҢА дөнья тәрҗемәсе»ндә «арба» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе төрле төрдәге транспорт чараларын аңлатырга мөмкин (Рәс. 8:28, 29, 38). Хәбәш түрәсе барган арба исә, сугыш яисә спорт арбасына караганда, күпкә зуррак булган, күрәсең. Мондый нәтиҗә ясар өчен нинди сәбәпләр бар? Әйдәгез, берничәсен карап китик.

Хәбәш түрәсе озак вакытлы сәяхәткә чыгып киткән булган. Ул «Хәбәшстан патшабикәсенең бар байлыкларына баш итеп куелган» югары дәрәҗәле түрә булган (Рәс. 8:27). Борынгы Хәбәшстан территориясенә хәзерге Судан һәм Мисырның көньяк өлеше кергән. Түрәгә озак сәяхәт вакытында берничә транспорт чарасын алыштырырга туры килгән, күрәсең, һәм аның багажы да булгандыр. Безнең эраның беренче гасырында, пассажирларны йөртер өчен, түбәсе булган, дүрт тәгәрмәчле арбалар кулланылган. Рәсүлләр китабына багышланган бер хезмәттә болай дип әйтелә: «Шундый арба сәяхәтчегә үзе белән күбрәк әйберләр алырга, сәяхәтне уңайлырак үткәрергә һәм тагын да озынрак юлларны үтәргә мөмкинлек биргән» («An Exegetical Commentary»).

Хәбәш түрәсе арбада укып барган. Сәяхәт итү өчен кулланыла торган арбалар әкрен йөргән, шуңа күрә түрә юлда укып бара алган, ә Филип аны куып тота алган. Изге Язмаларда «Филип арба янына йөгергән һәм, якынлашкач, хәбәшнең Ишагыя пәйгамбәр төргәген укуын ишеткән» дип әйтелә (Рәс. 8:30).

Хәбәш түрәсе «Филипне үзе янына менеп утырырга чакырган» (Рәс. 8:31). Спорт ярышлары өчен кулланылган арбаларда утырып барыр өчен урын булмаган, ә басып кына барып булган. Ә хәбәш түрәсе белән Филип сәяхәт итәр өчен кулланылган арбада бергә утырып бара алган.

Рәсүлләр китабының 8 нче бүлегендә әйтелгәннәрне һәм тарихи фактларны исәпкә алып, без хәбәш түрәсе утырып барган арбаны башкачарак сурәтли башладык: бу транспорт чарасын сугыш я спорт өчен кулланылган арбаларга караганда зуррак, дүрт тәгәрмәчле арба итеп күрсәтәбез.