Төп мәгълуматка күчү

Сездә хатын-кызлар вәгазьлиме?

Сездә хатын-кызлар вәгазьлиме?

 Әйе, бар Йәһвә Шаһитләре вәгазьли, ягъни хезмәт итә. Алар арасында берничә миллион хатын-кыз да бар. Изге Язмаларда алдан ук болай диелгән булган: «Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп» (Зәбур 68:11).

 Йәһвә Шаһитләре оешмасындагы хатын-кызлар Изге Язмаларда искә алынган хатыннардан үрнәк алып яши (Гыйбрәтле сүзләр 31:10—31). Җыелышта җитәкчелек итмәсәләр дә, алар башка кешеләргә ашкынып вәгазьли. Алар шулай ук үз балаларын Изге Язмалардагы принципларга өйрәтә (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Сүзләре һәм эшләре белән алар башкаларга яхшы үрнәк булырга тырыша (Титуска 2:3—5).