Төп мәгълуматка күчү

Челмсфордтагы табигатьне саклау

Челмсфордтагы табигатьне саклау

Британиядәге Йәһвә Шаһитләре үзләренең яңа филиалларын Челмсфорд (Эссекс графлыгы) янында төзи башлаган. Шул матур җирдә Берләшкән Патшалыкның саклавында күп төрле тереклек яши. Анда 1981 елгы кыргый табигатьне һәм авыл җирләрен саклау акты кулланыла. Йәһвә Шаһитләре төзелеш вакытында шул актка буйсынганнарын ничек күрсәтәләр һәм тереклекне саклауга үз өлешен ничек кертәләр?

Тычкан өчен күпер салалар

Шаһитләр эшкәртелгән бүрәнәләрне алганнар да, чикләвек агачлары арасында яшәүче тычканны кечкенә утлык ясап төзелештән ераграк күчергәннәр. Алар шулай ук яңа керү урыны өстеннән күпер салганнар, моның ярдәмендә тычкан бер агачтан икенче агачка тоткарлык күрмичә йөри ала. Алай гына да түгел, Шаһитләр тычканны кайгыртып бер-бер артлы куаклар утырткан. Ел саен тычкан берничә айга йокыга китә, ул вакытта куакларның ботакларын кисәләр. Һәрвакыт төрле ботакларны кискәнгә, тычкан тыныч кына йоклый. Аңа башка яшәү урыны һәм ризык эзлисе юк.

Тычкан өчен утлыклар урнаштыралар

Тычканнан тыш Шаһитләр шулай ук тузбаш еланны, ягъни киң билгеле кәлтәне һәм кечкенә аяксыз кәлтәне, ягъни бакыр еланны сакларга тырыша. Экологлар сөйрәлүче хайваннарны чирәп түбәләрдән җыеп — алар анда вакытлыча сыеныч тапкан булган — бу хайваннарны төзелештән ераграк куркынычсыз урынга күчергәннәр. Кәлтәләрнең яңа яшәү урынында йоклау камералары һәм махсус койма урнаштырганнар. Шаһитләр сөйрәлүче хайваннар төзелеш урынына кермәделәрме һәм аларга зыян килмәдеме дип койманы вакыт-вакыт тикшереп торалар.

Чикләвек агачлары арасында яшәүче тычкан

Төнлә оча торган ярканатны куркытмас өчен, эшчеләр энергияне саклый торган яктылык-диод лампаларын кулланалар. Шушы лампалар берәр машина узганда гына кабына, шулай итеп, төнлә ут бик кыска вакытка гына кабынып ала, һәм ярканат үзен имин хис итә. Гадәттә, ярканат үзенә ризыкны төзелештән ерак түгел генә бер-бер артлы тезелгән куаклар эчендә эзли, шуңа күрә Шаһитләр күпчелек куакларга тимәскә һәм якынча 3 километр озынлыктагы җирдә яңа куаклар утыртырга булганнар. Кайбер агачларны төзү эшенә комачалаумасыннар өчен алып куярга туры килгән, һәм эшчеләр ярканат куна алсын өчен яңа урыннар ясаган.

Ярканат өчен куначалар урнаштыру

Шаһитләр югары бәягә тиң агачларны, мәсәлән, йөз еллык агачларны да саклый: шуның өчен алар машиналарында тамырлары үскән җирләрдән ераграк йөри. Чынында, йөз еллык агачларның ботакларында күп кенә умырткасыз хайваннар, ярканатлар һәм кошлар яши. Боларның барысын исәпкә алып, Шаһитләр Челмсфордтагы табигатьне сакларга тырыша.