Төп мәгълуматка күчү

Уорвиктан фоторәсемнәр 6 (март — август 2016)

Уорвиктан фоторәсемнәр 6 (март — август 2016)

Йәһвәнең яңа төп идарәсендә хәлләр ничек бара? 2016 елның март-август тирәләрендә ирекле хезмәтчеләр төзелештә ничек булышлык күрсәткән? Биредәге фоторәсемнәр башкарылган эшне күрсәтә.

Әзер Уорвик комплексы рәсемдә күрсәтелгән. Сул яктан алып уң якка таба:

  1. Машиналар ремонтлау бинасы

  2. Кунаклар өчен машиналар кую урыны

  3. Җиһазларны ремонтлау бинасы/шәхси машиналар кую урыны

  4. Яшәү өчен бина (B)

  5. Яшәү өчен бина (D)

  6. Яшәү өчен бина (C)

  7. Яшәү өчен бина (A)

  8. Административ/хуҗалык бинасы

2016 елның 16 марты, Уорвик территориясе

Ландшафт дизайнерлары имән һәм өрәңге агачларын махсус билгеләп куелган участокка алып киләләр. 1 400 дән артык агач Уорвик территориясендә утыртылачак.

2016 елның 23 марты, машиналар ремонтлау бинасы

Уорвик хезмәтчеләре Хуҗаның кичке ашын үткәрә. Бу бинада ул көнне 384 кеше Кичәне бәйрәм итә. Кичә ел саен бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре тарафыннан үткәрелә.

2016 елның 15 апрель көне, Уорвик территориясе

Монтажчылар капка янындагы йортка тәрәзә куя. Каравылчылар кунакларны каршы алачак, территорияне саклап утырачак һәм керә-чыга торган машиналарның үтеп баруларын күзәтәчәк.

2016 елның 19 апрель көне, административ/хуҗалык бинасы

Әти белән угыл икенче катта плиткалы ковролин җәя. Андый ковролинны җәмәгать урыннарында җәйгәннәр, чөнки берәр зыян килсә, кечкенә кисәкләрне алмаштыру җиңелрәк.

2016 елның 27 апрель көне, административ/хуҗалык бинасы

Монтажчылар офисның күчермә стеналарын урнаштыра. Андый стеналарны кулланып, офисны кирәк чакта зурайтырга-кечкенәйтергә була.

2016 елның 10 май көне, административ/хуҗалык бинасы

Эшче вестибюльгә якын кунаклар өчен бәдрәфләрне ышкып чыга, шуннан соң шунда унитазлар куелачак һәм стеналар урнаштырылачак.

2016 елның 26 май көне, Уорвик территориясе

Укулар вакытында МЧС хезмәткәрләре янгын сүндерергә җыена. Андый мәсьәләләрне тиз хәл итә белеп, алар Уорвиктагы персоналны һәм биналарны зыяннан саклар, шулай ук җирле янгын сүндерү бригадасына азрак эш булыр.

2016 елның 30 май көне, административ/хуҗалык бинасы

Төп ашханәдә официант Уорвик эшчеләрен иртәнге гыйбадәт башланганчы утырта. Иртәнге гыйбадәт шунда трансляция аша беренче тапкыр күрсәтелә.

2016 елның 31 май көне, җиһазларны ремонтлау бинасы/шәхси машиналар кую урыны

Лазер тигезләгеч кулланып, монтажчы бәйтелчеләр һәм кунаклар өчен 2 500 нан артык юл күрсәткечләрнең берсен стенага беркетеп куя.

2016 елның 1 июнь көне, административ/хуҗалык бинасы

Эретеп ябыштыручы вестибюльдән аудиториягә илтә торган төп баскычка култыкса ясый. Рәсемнең астагы өлешендә күрсәтелгән, утка чыдый торган тукыма әзер отделканы зыяннан саклый.

2016 елның 9 июнь көне, административ/хуҗалык бинасы

Стена/түшәм өчен җаваплы бригаданың бер эшчесе гипсокартон эшкәртү белән маташа. Ул коридордан «Иман эштә» дип аталган, экскурсоводтан башка карап булган өч күргәзмәнең берсе башлана. Күргәзмәләрнең архитектура бизәкләрендә һәрбер бүлекнең темасы язылган.

2016 елның 16 июнь көне, машиналар ремонтлау бинасы

Эшчеләр идәнне тыгызлар алдыннан чистарта. Андый процесс вакытында бетондагы ярыклар бетә, ә тигезсез җирләре тигезләнә, нәтиҗәдә, бетон озаграк хезмәт итә, һәм аны тиешле хәлдә саклау җиңел.

2016 елның 29 июнь көне, административ/хуҗалык бинасы

Монтажчылар бригадасы вестибюльгә керү урыны өстеннән стеклопластиктан япма урнаштыра. Үтә күренмәле панельләр төп керү урынын яктырта.

2016 елның 29 июнь көне, административ/хуҗалык бинасы

Ирле-хатынлы «Изге Язмалар һәм Аллаһының исеме» дигән күргәзмәгә керү урынында гранит плитка сала.

2016 елның 6 июль көне, административ/хуҗалык бинасы

Монтажчы төп аудиториядә 1 018 урындыкның берсен урнаштыра. Ул аудиториядә Бәйтел гаиләсенең «Күзәтү манарасы»н өйрәнүе һәм башка теократик программалар үткәреләчәк.

2016 елның 9 июль көне, административ/хуҗалык бинасы

Вестибюльдә эшчеләр рәхим сүзләре язылган, төнлә яктыртыла торган вывеска асып куялар.

2016 елның 13 июль көне, административ/хуҗалык бинасы

Биналарны һәм җиһазларны ремонтлау бригадасыннан ике апа-кардәш вестибюльдәге эшчеләргә су китерә. Эссе булганда, төзүчелергә су эчәргә киңәш итәләр.

2016 елның 19 июль көне, административ/хуҗалык бинасы

Монтажчы «Изге Язмалар һәм Аллаһының исеме» дигән күргәзмәнең витриналарын урнаштыра; пыяла астында сирәк Изге Язмалар данәләре сакланачак. Күргәзмәдә шулай ук төрле Изге Язмалар данәләре һәм Изге Язмаларга кагылышлы экспонатлар тулы әйләнмәле стендлар булачак.

2016 елның 22 июль көне, административ/хуҗалык бинасы

Вестибюль стенасына проектор ярдәмендә төшерелгән карта эскизына карап, монтажчы Австралия һәм Көньяк-көнчыгыш Азиянең рәсемен картага беркетеп куя. Шушы стенага «Йәһвә Шаһитләре» дип якынча 700 телдә язалган.

2016 елның 23 июль көне, административ/хуҗалык бинасы

Бәйтел гаиләсе Уорвикта яшәячәк һәм хезмәт итәчәк кешеләр өчен оештырылган лекцияне тыңлап утыра. Бу лекцияне рәхим сүзләре белән башлаганнар, аннары ничек ориентлашырга икәнен аңлатканнар һәм төзелеш әле бетмәгәнгә саклык чаралары күрергә кирәклеге турында сөйләгәннәр.

2016 елның 17 августы көне, «JW телевидениесе» студиясы

Монтажчылар «JW телевидениесе» программаны алып баручының өстәле өстеннән түгәрәк формасында яктырткычны урнаштырып элеп куя. Студиянең күпчелек өлешләре Бруклиннан инде күченеп килгән.

2016 елның 24 август көне, Уорвик территориясе

Электрик төп керү урынында светодиод лампалары белән яктыртыла торган язу урнаштыра. 1 сентябрьгә кадәр төп идарәнең күп бүлекләре эшләренә инде Уорвикка тотынган булган.