Төп мәгълуматка күчү

Уорвиктан фоторәсемнәр 1 (2014 ел, май — август)

Уорвиктан фоторәсемнәр 1 (2014 ел, май — август)

Уорвикта (Нью-Йорк штаты) Йәһвә Шаһитләре үзләренең төп идарәсен төзүләрен дәвам итәләр. 2014 елның май аеннан алып август аена кадәр эшчеләр машиналар ремонтлау бинасын, административ/хуҗалык бинасын һәм яшәү өчен биналар (C һәм D) төзүдә зур уңышларга ирешкән. Мондагы фоторәсемнәр башкарылган эшне күрсәтә.

Киләчәк комплекс рәсемдә күрсәтелгән. Сул яктан алып уң якка таба:

  1. Машиналар ремонтлау бинасы

  2. Кунаклар өчен машиналар кую урыны

  3. Машиналар ремонтлау бинасы/шәхси машиналар кую урыны

  4. Яшәү өчен бина (B)

  5. Яшәү өчен бина (D)

  6. Яшәү өчен бина (C)

  7. Яшәү өчен бина (A)

  8. Административ/хуҗалык бинасы

2014 ел, 1 май: Уорвик, төзү урыны

Төзү урынының көньяк-көнбатыш почмагыннан көньякка таба, Стерлинг-Форест (Зәңгәр күл) дигән күлгә таба. Беренче планда яшәү өчен бина (D) нигезен салу. Күлгә якынрак булган бина (C) нигезен салырга әзерләнәләр.

2014 ел, 14 май: алдан әзерләнә торган корылмаларны җыю

Яшәү өчен бинаның ванна бүлмәсе өчен санкабина җыялар. Санкабина каркастан һәм каркасны тутыра торган материалдан тора. Анда торбалар, проводлар белән вентиляция өчен тишекләр һәм ванна өчен урын бар. Санкабинаны бинага керткәч, ванна бүлмәсен ясап бетерәчәкләр.

2014 ел, 22 май: машиналар ремонтлау бинасы

Сантехниклар подвалда эшли. Проект вакытына бу урында якынча 500 хезмәтче өчен ашханә булачак, һәм тагын 300 хезмәтче бу бинаның башка ашханәләрендә тукланачак. Проект тәмамлана барганда бу урынны машиналар ремонтлау өчен генә кулланачаклар.

2014 ел, 2 июнь: машиналар ремонтлау бинасы

Ирекле хезмәтчеләр өй түбәсендә яшелләндерү өчен махсус булдырылган җирне тарата. Түбәләр өстендә үсеп торган яшеллек табигатьне саклауга үз өлешен кертә, чөнки ул энергияне саклап тотарга, яңгыр суларының агуын киметергә һәм шул суларны чистартырга ярдәм итә.

2014 ел, 5 июнь: административ/хуҗалык бинасы

Бу бина — өч йорттан торган комплекс. Аның зурлыгы — 42 000 квадрат метр. Эшчеләр колонналар өчен тимер арматура ясый.

2014 ел, 18 июнь: машиналар ремонтлау бинасы

Төзүчеләр пропан газы белән яна торган җайланмалар кулланып түбәне битум белән каплый. Үзләренә эләктерелгән трослар аларны егылудан саклый.

2014 ел, 24 июнь: яшәү өчен бина (C)

Вентиляция өчен әзер булган торбаларны, шулай ук җылыту, кондиционерлау һәм вентиляция систмасын кую. Уорвикта төзү эшләрендә катнашкан Йәһвә Шаһитләренең якынча 35 % — хатын-кызлар.

2014 ел, 11 июль: Монтгомери (Нью-Йорк)

Материалларны саклау һәм корылмаларны җыю өчен кулланылган бу бина 2014 елның февралендә сатып алынган булган. Аның эчке өлешенең зурлыгы — 20 000 квадрат метр. Фотоның өске уң почмагындагы ак нәрсәләр — күчерелер өчен әзер санкабиналар.

2014 ел, 24 июль: яшәү өчен бина (C)

Төньяк-көнчыгыш почмагыннан. Бу бинада төп идарәнең якынча 200 хезмәтчесе яшәячәк. Яшәү бүлмәләренең күбесенең (кухня, ванна бүлмәсе һәм кечкенә балкон) зурлыгы 30—55 квадрат метр тәшкил итәчәк.

2014 ел, 25 июль: машиналар ремонтлау бинасы/шәхси машиналар кую урыны

Әзерләү эшләре. Фотоның өске сул ягында таш вакландыру машинасы казып чыгарылган ташларны ваклый. Бу ташлар төзүдә кулланылачак. Бөтен проектның ахырына Уорвиктагы төзү урыныннан якынча 260 000 куб метр җир чыгарылачак. Һәр көн уртача 23 самосвал эшли.

2014 ел, 30 июль: машиналар ремонтлау бинасы

Түбәне яшелләндерү.

2014 ел, 8 август: Уорвик, төзү урыны

Краннан көньяк-көнбатышка таба. Офис бинасы буласы урын. Аста сулда төзелеп беткән кунаклар өчен машиналар кую урыны. Ул һәр көн хезмәтчеләрнең машиналары белән тула. Кайбер Йәһвә Шаһитләре, ирекле хезмәт итәр өчен, монда өч я дүрт көнгә килә. Кайберләренең юллары бер якка 12 сәгать була.

2014 ел, 13 август: машиналар ремонтлау бинасы

Вакытлыча кулланылган ашханә әзер диярлек. Видеомониторлар (әле урнаштырылмаган) һәм түшәмгә беркетелгән аудиоколонкалар ярдәмендә төзүчеләр Кушма Штатлардагы филиалда үткән иртәнге гыйбадәт кылуны һәм башка рухи программаларны күрә һәм ишетә алачак.

2014 ел, 14 август: административ/хуҗалык бинасы

Беренче кат идәне салына. Уң якта торган төзүче, бетон эчендә һава калмасын өчен һәм ул нык урнашсын өчен, тыгызлау җайланмасын куллана.

2014 ел, 14 август: административ/хуҗалык бинасы

Бина нигезендә кабельләр үткәрер өчен торбалар ята. Тиздән аларны подвал плитасы ябачак.

2014 ел, 14 август: административ/хуҗалык бинасы

Беренче кат идәнен салу тәмамлана. Бүгенге көнгә Уорвиктагы бу төзү эшендә шул идәнне салу башкаларга караганда иң зурысы (540 куб метр). Бетонны шул төзү урынындагы заводта әзерләгәннәр. Аны 8 машина белән китереп торганнар. Идәнне 2 насос кулланып 5,5 сәгать койганнар. Фото уртасында — баскыч корылмаларының берсе.

2014 ел, 14 август: яшәү өчен бина (C)

Түбә култыксасын төзү. Арткы планда яшәү өчен бинаның (A) нигезе салына.

2014 ел, 15 август: яшәү өчен бина (C)

Әзер санкабинаны кран ярдәмендә өченче катка күтәрәләр. Уорвикта башкарылган проектта алдан җыелган күп корылмалар кулланыла. Моның ярдәмендә төзү урынында материаллар артык күп урын алмый һәм эш тизрәк бара.

2014 ел, 20 август: яшәү өчен бина (C)

Төзүчеләр җылыны саклый торган бетон панельләр куя. Панельләр инде буялган, шуңа күрә аларны буярга кирәк булмас, аларны күп ремонтларга туры килмәс. Аларны тиз урнаштырырга була, ә бу проектны үз вакытында тәмамларга ярдәм итәр.

2014 ел, 31 август: Уорвиктагы төзү проекты

Көньяк-көнбатыш почмагыннан. Алгы пландагы яшәү өчен бинада (D), киләсе катны төзәр өчен, бетон коярга җыеналар. Аның артында башка бинаның (C) стеналары төзелеп беткән диярлек.