Төп мәгълуматка күчү

Йорт хуҗаларының хатлары

Йорт хуҗаларының хатлары

Күптән түгел генә Йәһвә Шаһитләре алты еллык төзү проектларын тәмамладылар: Уолкиллда (Нью-Йорк штаты) урнашкан Күзәтү манарасы фермаларындагы биналарны киңәйттеләр. Соңгы ике ел эчендә төзү эшенең тизлеге арта барган саен, ирекле хезмәтчеләрнең саны да күбәя барды, ә аларны сыйдырып бетерерлек бүлмәләр җитми иде. Шуңа күрә 25 йортны арендага алдылар.

Арендага алучылар

Йорт хуҗалары үз йортларын Йәһвә Шаһитләренә арендага бирү турында үз фикерләрен белдерә.

  • «Безгә арендага алучылар бик охшый иде,— дип язган бер хуҗа.— Без ирем белән [арендага алынган биналардан] ерак түгел генә яшибез, [безнең күзгә] һәрвакыт арендага алучыларның үзара хезмәттәшлек итүләре һәм үзләрен дусларча тотулары ташланып торды».

  • Башка бер йорт хуҗасы шулай ук [арендага алынган милектән] ерак түгел генә яши. Ул арендага алучылар турында менә нәрсә язган: «Безнең сөйләшүләребез гел мөлаем иде. [Безнең] йортыбыз артында бассейн тора, егетләр еш кына бездән рөхсәт сорап су керә иде. Безгә килгән саен, алар үзләрен әдәпле һәм ихтирамлы тотты. Безгә алар белән аралашырга охшый иде, шуңа күрә аларның кырда йөгерүләрен сагынырбыз. Безнең алардан яхшырак арендага алучылар юк иде».

  • «Безнең йортыбызда яшәгән кешеләр арендага алучылар гына түгел, ә күршеләр дә иде»,— дип әйткән бер йорт хуҗасы.

Йортлар

Арендага алучылар арендага алынган биналардан күченгәч, шул биналар нинди хәлдә булган? Бина хуҗаларының фикере:

  • «Аренда һәрвакыт үз вакытында түләнә иде, һәм йорт бик яхшы хәлдә сакланды».

  • «Йортыбызны тиешле хәлдә саклаганыгыз өчен сезгә һәм бөтен Күзәтү манарасы оешмасына зур рәхмәт!» — дигән өстәрәк искә алынган бер йорт хуҗасы. Ул шулай ук Шаһитләрдән «шулкадәр җентекләп» йортны җыештырганнарын таләп итмәгәнен телгә алган.

  • «Сезнең оешмагыз үз сүзен тота белгәнгә,— дип аңлата бер хатын-кыз,— без сездән залог [түләттермәдек]. Аренда беткәч, ике йортыбыз да чип-чиста иде».

  • Шаһитләр бер йорт хуҗасының йортында вак нәрсәләрне ремонтлагач, ул: «Сезнең оешмадагы кешеләрне эшкә ничек ялларга микән? — дип сораган. «Сез шушындый вакытта килербез дигәч, үз вәгъдәгезне үтәдегез. Минем эшчеләрем үз сүзләрен тота белми, һәм мин аларны берничек тә үзгәртә алмыйм»,— ди ул.

Саубуллашу сүзләре

  • Аренда вакыты тәмамлангач, бер йорт хуҗасы үз хатында бер фикер белдергән: Шаһитләр договорны дәвам иттерергә теләсә, ул аренда бәясен әйбәт кенә төшереп «бонус бирер иде».

  • Башка бер йорт хуҗасы: «Мөмкин булса, йортымны Күзәтү манарасы оешмасына арендага тагын бирер идем»,— дигән.