Төп мәгълуматка күчү

Кушма Штатлардагы филиал комплексларына рәхим итегез!

Кушма Штатлардагы филиал комплексларына рәхим итегез!

Йәһвә Шаһитләренең Кушма Штатлардагы филиал комплексларына барып килгәч, Вануатудан бер пар: «Без әле дә Бәйтелгә барып килгәнебезне хәтерлибез, кадерле истәлекләребез мәңгегә җуелып бетмәс»,— дип әйткән. Елына шул комплексларга дистә меңләгән кешеләр килә. Алар да Бәйтелгә барып килгәннәрен бик яхшы хәтерли.

Ә сезнең Кушма Штатлардагы Бәйтел комплексларына барып килгәнегез бармы? Булмаса, барып килегез.

Өч комплексларга барып нәрсәләрне күреп була?

Уорвикта (Нью-Йорк штаты) урнашкан төп идарә. Экскурсоводсыз карап булган өч күргәзмәне карагыз. Берсе «Изге Язмалар һәм Аллаһының исеме» дип атала. Күргәзмәдә сирәк очрый торган Изге Язмалар басмаларын күреп була һәм Аллаһы исемен Изге Язмалардан бетерергә тырышсалар да аның ничек сакланып калганын белеп була. «Йәһвә исеме хакына халык» дип аталган күргәзмәне карап, Йәһвә Шаһитләренең тарихы турында күбрәк белеп була. «Бөтендөнья төп идарә: иман эштә» дигән күргәзмә Йәһвә Шаһитләренең бергә җыелганнарын, Изге Язмаларны өйрәнгәннәрен, Изге Язмалардагы хәбәрне башкалар белән уртаклашканнарын һәм бер-берсен яратканнарын аңлата. Экскурсовод ярдәме белән административ һәм хуҗалык биналарын, шулай ук Уорвик территориясен 20 минут эчендә карап килергә була.

Паттерсонда (Нью-Йорк штаты) урнашкан Күзәтү манарасының өйрәтү үзәге. Шул үзәктә үткәрелгән мәктәпләр, мәсәлән, Күзәтү манарасы Изге Язмалар мәктәбе Гилад һәм Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәп турында экскурсиядән белеп була. Сәнгать һәм Аудио- һәм видеоязма кебек бүлекләр турында видеороликларны карап шунда башкарыла торган эш турында белеп була.

Уолкиллда (Нью-Йорк штаты) урнашкан әдәбиятны бастыру һәм аны дөньяның төрле төбәкләренә җиткерү. Изге Язмаларның һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнеп язылган басмаларның ничек бастырылганнарын һәм Кушма Штатларның төрле почмакларындагы, Кариб утрауларындагы һәм дөньяның ерак төбәкләрендәге җыелышларга ничек җиткерелгәннәрен экскурсиядән белеп була.

Эскурсиягә ничек язылырга?

Кушма Штатлардагы филиал комплексына барырга җыенсагыз, иң башта экскурсиягә сайтыбызның Филиаллар һәм экскурсияләр битендә язылыгыз. Шушы биттән Кушма Штатлардагы филиал комплекслары турында өстәмә мәгълүматны алып була: мәсәлән, теге я бу комплекс кайда урнашкан һәм һәр экскурсия никадәр озак дәвам ителәчәк.

Экскурсияне кем үткәрә?

Бәйтелдә хезмәт итүче кешеләр үткәрә. Шулай итеп, алар Изге Язмаларга нигезләнгән белемне бөтен дөнья буенча тарату эшенә үз өлешен кертә. Экскурсияләр күп телләрдә үткәрелә.

Экскурсия күпме тора?

Экскурсия бушлай үткәрелә.

Теге я бу филиалга Йәһвә Шаһитләре генә килә аламы?

Юк. Көн саен күп чит кешеләр килә. Йәһвә Шаһитләре һәм башка кешеләр оешмабызның бөтендөнья эше хакына күпме тырышлыклар куйганын күрә ала.

Бер мөселман хатын-кыз Һиндстаннан Паттерсонга килгән булган. Экскурсия үткәннән соң, ул: «Минем монда хезмәт итәсем килә башлады. Миңа хөрмәт күрсәткәнегез өчен мин шундый рәхмәтле!» — дигән.

Балалар килсәләр буламы?

Әлбәттә, була! Баланың ишеткәннәре-күргәннәре аның күңелендә тирән эз калдыруы бар. Кушма Штатларда яшәүче Джон филиал комплексларына барып килгәч менә нәрсә язган: «Безнең белән килгән балалар экскурсия турында өйгә кайтканнан соң да бертуктамый сөйли иде. Филиалга килгәнче, алар Бәйтелнең нәрсә икәнлеген аңлап бетерми иделәр, әмма хәзер аларның шунда хезмәт итәсе килә башлады».

Йәһвә Шаһитләренең башка илләрдә урнашкан филиалларына барып килергә буламы?

Әйе, була. Экскурсияләр дистәләгән илләрдә үткәрелә. Теге я бу филиалның кайда урнашканын сайтыбызның Филиаллар һәм экскурсияләр битеннән белеп була. Йәһвә Шаһитләренең филиаллар комплексларына рәхим итегез!