Төп мәгълуматка күчү

Полиция вәгазьләргә булыша

Полиция вәгазьләргә булыша

 Әйтик, сез вәгазьгә чыгасыз һәм сезне бер йорттан икенчесенә кадәр үз машинасына утыртып полиция йөртә ди. Моны күз алдына китерә аласызмы? 2017 елда, Микронезиядә хезмәт иткәндә Джозеф исемле Йәһвә Шаһите андый хәлгә эләккән. Джозеф һәм башка өч Шаһит махсус кампаниядә катнашкан. Аларның максаты ерак утрауларда яшәүче кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерү булган.

 Көн урталарында бу дүрт Шаһит якынча 600 кеше яшәгән бер утрауга барып җиткән. Аларны каршы алырга дип бу утрауның мэры килгән. Шуннан соң нәрсә булган? Джозеф болай дип сөйли: «Мэр әйткәнчә, безне полиция машинасы көтә һәм ул безне бер йорттан икенчесенә кадәр илтәчәк. Без шаккаттык! Шулай да, ипләп кенә бу тәкъдимне кире кагарга булдык. Кешеләргә, гадәттәгечә, бер йорттан икенчесенә күчә-күчә вәгазьлисе килә иде».

 Бу Шаһитләр бер йорттан икенчесенә күчә-күчә мөмкин кадәр күбрәк кеше белән сөйләшеп алырга тырышкан. Алар болай дип сөйли: «Кешеләр безне ачык йөз белән кабул итте. Алар бик кунакчыл иде һәм яхшы хәбәр белән кызыксындылар. Нәтиҗәдә һәр йорт янында сөйләшүләр озакка сузылды».

 Көн инде кичкә авышып барганда, полиция машинасы Джозеф яныннан ике тапкыр үтеп киткән. Өченче тапкыр үтеп барганда ул аның янында туктаган һәм бер полицейский без сине калган йортлар янына машина белән алып барабыз дигән. Джозеф болай дип сөйли: «Мин аларга кирәкми дип әйттем. Ләкин алар вәгазьләр өчен вакытыгыз күп калмаган, шуңа күрә калган йортларга машина белән илтеп куябыз дип каты торды. Мин алар белән бәхәсләшеп тормадым, чөнки кереп чыгасы йорт әле күп иде. Һәр йорт янында, туктагач, полиция хезмәткәре миңа йорт хуҗасының исемен һәм фамилиясен әйтә иде. Шакыгач, ишек янына килүче булмаса, безгә әйт, без машина сигналына басарбыз диделәр.

 Шулай итеп без бар йортларны үттек. Кешеләр күп кенә әдәбият алды. Күбрәк белергә теләгән кешеләр белән кабат килеп китү турында сөйләштек».

 Полиция хезмәткәре Джозефка болай дигән: «Без яхшы хәбәрне таратуга үз өлешебезне кертергә бик шат булдык». Кич белән, Шаһитләр утраудан китеп барганда, полиция хезмәткәрләре елмаеп һәм кулларына Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият тотып, аларга кул болгап калган.