Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһите пастор урынына чыгыш ясый

Йәһвә Шаһите пастор урынына чыгыш ясый

 Осман, аның хатыны һәм кызы Чилида яши. Алар күчмә стенд белән вәгазьләгәндә зират янындагы урынга урнашканнар. Бер вакыт бер кешене җирләргә дип музыка уйнатып зур төркем кеше килә. Кешеләрнең кайберләре Осман аларның евангелистик чиркәүнең пасторлары дип уйлап аның янына килеп аны кочаклый башлаган һәм болай дигән: «Пастор, сез инде килеп җиткәнсез икән! Рәхмәт сезгә. Без шулай эшләрсез дип уйлаган идек тә!».

 Осман кем булуын аңлатып бирергә тырышса да, халык шаулап торганга, аның сүзләрен беркем дә аңлый алмаган. Берничә минуттан соң шул төркем зират эченә кереп киткән. Аларның берничәсе Осман янына кире килеп болай дигән: «Пастор, без сезне зиратта көтәбез».

 Хәзер барысы тынычлангач, Осман кем булуын һәм ни өчен монда торуын аңлатып бирә алган. Кешеләр пасторлары зиратка килмәгәнен аңлагач, аларның ачулары чыккан. Алар Османга болай дигәннәр: «Сез безгә Изге Язмалардан юатучы берничә сүз әйтә алмас идегезме?» Осман ризалашкан.

 Кабер янына барганда Осман үлгән хатын турында сораштырган. Ул шулай ук Изге Язмалардагы шигырьләр турында уйланган һәм берничәсен сайлаган. Кабер янына килгәч, ул үзенең Йәһвә Шаһите булуын әйткән һәм кешеләргә яхшы хәбәрне сөйли дигән.

 Шуннан соң ул Ачылыш 21:3, 4 не һәм Яхъя 5:28, 29 ны кулланып Аллаһы ниятен аңлаткан һәм Аллаһы кешеләрнең үлүләрен теләмәгән дигән. Тиздән Аллаһы үлгән кешеләрне терелтәчәк дип әйткән һәм аларның җирдә мәңге яшәргә мөмкинлекләре булачак дип аңлаткан. Осман үз чыгышын тәмамлагач, күпләр аның янына килеп аны җылы итеп кочаклаган һәм «Йәһвәнең яхшы хәбәре» өчен рәхмәтләрен белдергән. Шуннан соң ул хатыны белән кызы янына киткән.

 Җирләү үткәннән соң кайбер кешеләр күчмә стенд янына килгән һәм Осман белән аның хатынына Изге Язмаларга кагылышлы сораулар биргән. Кешеләр озак кына сөйләшеп торган. Шуннан соң алар стендтагы әдәбиятны алып кайтып киткәннәр. Стендта бер әдәбият тә калмаган диярлек.