Төп мәгълуматка күчү

Кер юу машинасы астында калдырылган язулар

Кер юу машинасы астында калдырылган язулар

 Зарина Россиядә суга чумдырылу үткән һәм үз туган җирләренә Үзәк Азиядәге бер илгә кайткан. Аның үз ике кызын да Йәһвә Шаһите итеп тәрбиялисе килгән. Акча ягыннан авырлыклары булганга, аңа үз әти-әнисе, абые һәм абыеның хатыны белән бергә бер бүлмәле фатирда яшәргә туры килгән. Әти-әнисе аңа үз балаларын Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтмәскә кушкан. Кызларына да үз әниегез белән Изге Язмалар турында сөйләшәсе булмагыз дигән.

 Зарина балаларына Йәһвә турында сөйләргә тәвәккәл булган һәм моның өчен мөмкинлекләр эзли башлаган (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Ул Йәһвәгә дога кылган һәм үтенеп-үтенеп аңардан җитәкчелек, зирәклек сораган. Шуннан соң ул балалары белән Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләр турында сөйләшер өчен, аларның икесен дә алып, саф һавада йөреп алырга чыга башлаган. Андый кыска гына «дәресләр» балаларда Барлыкка Китерүчегә карата кызыксыну уяткан.

 Аннан соң ул үз кызлары белән «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» a дигән китапны өйрәнергә булган. Алар ничек өйрәнгән? Зарина бер биткә китаптагы абзацларны һәм сорауларны күчереп язган. Кызлары материалны тагын да яхшырак үзләштерә алсын өчен ул тагын берничә җөмлә өстәгән. Шуннан соң ул шул кәгазь битен һәм бер каләмне ваннада торган кер юу машинасы астына тыгып куйган. Ә кызлары шул бүлмәгә кергәндә абзацларны укыган һәм сорауларга җавапларын язып калдырган.

 Шулай итеп Зарина үз кызлары белән «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабыннан ике бүлекне үтә алган. Шуннан соң алар яшәр өчен башка урын тапкан һәм шунда күченгән. Яңа урында Зарина үз кызларын иркен генә өйрәтә алган. 2016 елның октябрь аенда аның кызларының икесе дә суга чумдырылу үткән. Әйе, аларның әниләре ал арны рухи яктан яхшы тукландырган һәм бу яхшы җимешләр китергән.

a Бүген күпләр «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны куллана.