Төп мәгълуматка күчү

Имән агачына менеп дога кылам

Имән агачына менеп дога кылам

 «Мин Йәһвәгә хезмәт итүче гаиләдә тудым,— дип сөйли Доминикан Республикасында яшәүче Рэйчел.— Бер көн, һич тә көтмәгәндә, әтием Йәһвә халкы белән араларын өзде һәм хакыйкатькә каты каршы килә башлады. Миңа ул вакытта 7 яшь иде. Мине хак гыйбадәт кылудан читкә алып китәр өчен ул төрле алымнар кулланды, Йәһвәгә хезмәт итүемне төрле нәрсәләргә алмаштырырга тәкъдим итте. Мәсәлән, миңа телефон, Диснейлэндка сәяхәт, хәтта кредит карта тәкъдим итте! Йәһвәгә хезмәт итми башласам, моның барысы минеке булыр иде. Кайвакыт, ул мине кыйнады. Имеш, мин йөри я сөйли алмасам, мин җыелыш очрашуларына бармаячакмын. Ләкин ул үз максатына ирешмәде. Мин очрашуларны калдырмаска тәвәккәл идем.

 Әтием, әни өйдә булганда, миңа тими иде, әнигә дә сөйләмәскә кушты. Сөйләсәм, ул әнигә зыян китерәчәк диде. Ул мине сугышырга өйрәтә торган секциягә көчләп яздырган иде. Шуңа күрә тәнемдәге кара янган урыннарны шул секциядәге күнегүләр нәтиҗәсе дип аңлата иде.

 Бик яшь булганга һәм әтидән курыкканга, мин әнигә бернәрсә дә әйтмәдем, барысын Йәһвәгә сөйләдем. Безнең йортыбыз Мэриленд (АКШ) штатында урнашкан иде, ә йорт артында, шактый гына үткәч, күп агачлар үсә иде. Мин шунда йөрергә ярата идем. Агачлар арасында гаҗәеп бер имән агачы бар иде. Мин аңа менә идем дә, бер ботакка уңайлы гына урнашып барысын Йәһвәгә сөйли идем. Мин аңа күңелемне бушаттым. Әгәр ул миңа исән калырга булышса, үскәч аңа нәрсә эшләргә җыенганым турында сөйли идем. Мин аңа шулай ук яңа дөньяда башкарачак эшләрем турында, нинди гаиләм булачак икәнен сөйли идем. Авырту белән курку булмаячак яңа дөньяда нинди шатлык кичерәчәгем турында әйтә идем.

 Әтием төрле бүләкләр һәм кыйнаулар ярдәмендә мине Йәһвәдән читкә алып китәргә тырышса да, мин һәрвакыт Йәһвә кулын сизеп тордым. Ул мине юатты, ныгытып торды, тугры калырга һәм бирешмәскә булышты.

 10 яшемдә мин суга чумдырылу үттем. Ике елдан соң пионер хезмәтен башладым. Әтием моның турында бернәрсә дә белмәде. Әмма белгәч, миңа китереп сукты һәм казналыгымны урыннан кузгатты.

 Кайберәүләр, мин әле яшь һәм карарымның җитдилеген аңлап бетермим дип пионер хезмәтен башларга ашыкма дип әйтә иделәр. Ләкин мин шуңа игътибар иттем: күп кенә яшьләр Йәһвәгә хезмәтне беренче урынга куймыйча аңардан читкә китә иделәр. Алар күбрәк төрле кичләргә йөрү һәм күңел ачулар турында уйлап яшиләр иде. Аларның тормышлары бик кызыктыргыч булып күренә иде! Кайвакыт минем дә аларга кушыласы килә иде. Мин мондый сорау үземә бирә идем: „Вәгазьләмичә генә, башка яшьләр кебек яшәү яхшырак булмасмы?“ Андый фикер туу белән мин барысын Йәһвәгә сөйләп бирә идем.

 Унбиш яшьләремдә модельләр әзерли торган агентстводан бер кеше минем белән элемтәгә керде. Алар Италиядәге Милан шәһәрендәге офисларына эшләргә чакырдылар һәм күп акча вәгъдә иттеләр. Мин модель була алам! Мине төрле журналларда бастырачаклар, мин кыйбат кием киеп подиумларга чыга алачакмын! Мин әле өч ел гына гомуми пионер булып хезмәт итә идем һәм болай уйлап куйдым: „Бу эшкә ризалашсам, минем җитәрлек акчам булачак һәм мин озак вакыт пионер булып хезмәт итә алачакмын!“ Әтием безне ташлап киткән иде, шуңа әниемә дә булыша алыр идем.

 Мин Йәһвәгә дога кылдым, күп еллар пионер булып хезмәт итүче әнием белән һәм яратучан, хөрмәтле бер өлкән белән сөйләштем. Гадәттәгечә, мин үз имәнем янына барып, дога кылдым. Йәһвә миңа өлкәннәр аша җавап бирде. Алар миңа Вәгазьче 5:4 тәге сүзләрне күрсәтте. Анда болай диелгән: „Аллаһыга вәгъдә биргәндә, аны кичектермичә үтә.... Биргән вәгъдәңне үтә“. Мин Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәргә вәгъдә биргән идем, һәм яңа эшкә ризалашсам, бу миңа рухи яктан зыян китерер дип курыктым. Шуңа тәкъдимне кире кактым.

 Бала чактагы авырлыкларга карамастан мин исән калдым! Мин кияүгә чыктым. Без ирем Ясер белән улыбыз Коннорны үстерәбез. Аңа инде 9 яшь. Без бәхетле яшибез. Ирем — өлкән, улыбыз — суга чумдырылмаган вәгазьче. Ә мин якынча 27 ел тулы вакытлы хезмәттә катнашам.

 Йәһвә белән имәнгә менеп озак кына сөйләшүләремне мин әле дә еш кына искә төшереп торам. Мин Йәһвәдән ярдәмен үтенеп сораган идем һәм ул гаҗәеп итеп ярдәм итте. Ул мине ныгытты, юатты һәм җитәкчелек бирде. Ул миңа нинди гаҗәеп Әти булуын кат-кат күрсәтеп тора. Аңа бөтен йөрәгем белән хезмәт итүне сайлаганыма мин шундый шат. Бу иң акыллы сайлавым булды!».